Зөлфирә Фәрхетдинова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зөлфирә Фәрхетдинова latin yazuında])
Зөлфирә Фәрхетдинова
Туган 8 апрель 1943(1943-04-08) (80 яшь)
Балтач районы, БАССР, РСФСР, СССР
Һөнәре җырчы
Эш бирүче Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты
Гыйльми дәрәҗә: педагогия фәннәре нәмзәте[d]

Фәрхетдинова Зөлфирә Әгъләм кызы (8 апрель, 1943 ел) — җырчы, галим-педагог, югары мәктәп укытучысы. 1974 елдан ССРБ Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы. Педагогия фәннәре кандидаты (2004). Башкортстан Республикасының халык артисты (1994).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зөлфирә Әгъләм кызы Фәрхетдинова (кыз фамилиясе Бәкерова) 1943 елның 8 апрелендә Башкорт АССР-ының Балтач районы Маты авылында туган.

Уфа музыкаль педагогия училищесының 1 курсын тәмамлагач, Мәскәүгә укырга бара[1].

1969 елда А. Т. Москаленко класы буенча Гнесиннар исемендәге Мәскәү музыкаль‑педагогия институтын белем ала һәм 2001 елга кадәр Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты булып эшли.

Бер вакытта 1999 елдан Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында музыкаль белем бирү кафедрасы мөдире. 2004 елда кандидатлык диссертациясе яклый. Музыкаль педагогия буенча 20‑дән артык фәнни хезмәт, укыту‑методик әсбаплар авторы.

Иҗади эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тавышы — моңлы‑колоратуралы сопрано. Башкорт, татар, рус һәм чит ил композиторлары операларында 3 дистәдән артык партия башкара. Хөсәен Әхмәтов, Айрат Кобагошов, Р. Ф. Кәлимуллин һәм башка кайбер композиторларның әсәрләрен беренче башкаручысы булып тора. Зөлфирә Фәрхетдинованың концерт репертуарында Халик Заимов, Заһир Исмәгыйлев, Салават Низаметдинов, Нариман Сабитов һәм башка композиторларның вокаль әсәрләре; рус һәм чит ил композиторлары операларыннан арияләр һәм романслар, халык җырлары («Зөлхиҗә», «Таштугай», «Сыр», «Шәл бәйләдем») һәм башкалар бар.

1961 елда Мәскәүдә, 1973 елда Якут АССР-ында Башкорт әдәбияты һәм сәнгате атналарында катнаша. ССРБдан тыш кайбер чит илләрдә, шул исәптән Алмания, Финляндия һәм Швецияда гастрольләрдә була.

Мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының халык артисты (1994).
  • Башкорт АССРның атказанган артисты (1991).
  • Салават Юлаев ордены (2018)

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Активизация познавательной деятельности будущего учителя музыки. — Уфа, 2006.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Гөлдәр Сәлихова.. Көмөш шишмәләрҙән күскән моң. Башҡортостан ҡыҙы. 2018-03-09 тикшерелгән.(үле сылтама)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Латипова Р. Ғ. Фәрхетдинова Зөлфирә Әғләм ҡыҙы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.