Зөлфирә Шәйхетдинова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зөлфирә Шәйхетдинова latin yazuında])

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәйхетдинова Зөлфирә Шәйхетдинова 1948 елның 10 августында Түнтәр авылында туган. 1964 елда Түнтәр җидееллык мәктәбен тәмамлый. Шул ук елны Түнтәр мәдәният йорты директоры булып эшкә алына. Яшь кыз шундук яшьләрне бик тиз туплый һәм авылда үзешчән сәнгатьне күтәреп җибәрә.

Терлекчелектә хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1966 елда үз теләге белән ул чорның удар тармагы саналган терлекчелеккә килә һәм сөтчелек фермасында сыер савучы булып эшли башлый. Кичке мәктәпкә йөреп урта белем ала. Лаеклы ялга чыкканчы ул ферманың якты йолдызы булып яна.

З.Шәйхетдинова үзенең утыз елдан артык гомерен терлекчелеккә бирде. Ул бөтен хезмәт юлы дәвамында барлык энергиясен, осталыгын биреп эшләде, зур тәҗрибә туплады, үзенең тәҗрибәсен башкалар, бигрәк тә яшьләр белән уртаклаша белде. Һәрвакыт сөт муллыгы өчен  көрәшүчеләрнең алгы  сафында булды.

Алдынгы терлекченең тырыш хезмәте үзенең югары бәясен алды. Аңа инде 1969 елда ук «Коммунистик хезмәт ударнигы» исеме бирелде. 1973, 1978, 1980 елларда «Социалистик ярышта җиңүче» билгеләре, «Тугызынчы бишьеллык ударнигы», «Унынчы бишьеллык ударнигы» билгеләре белән бүләкләнде. 1973 елда аңа хөкүмәтебезнең югары бүләге—Хезмәт Кызыл Байрагы ордены тапшырылды.

Хезмәттәшләре З.Шәйхетдинованы олы хөрмәт күрсәтеп 1975 елда халык депутатларының район Советы депутаты итеп сайладылар. 1969 елда Мәскәүдә колхозчыларның өченче Бөтенсоюз съездында делегат булып катнашты. Авылда җәмәгать эшләрендә актив катнашуын дәвам итте. Үзешчән сәнгатьне ташланмады. Мәктәптә укучылар белән очрашуларга да бик теләп йөрде.

Гаилә тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

З.Шәйхетдинова авылның тырыш егете Тәбрис белән гаилә корып 5 егет үстерделәр. Хәзер аларның бишесе дә гаиләле, илебезгә тырыш хезмәт куялар, Үрнәк гаиләләр булып тормыш итәләр. Тәбрис белән Зөлфирә Шәйхетдиновлар авылда матур гомер итәләр.

Чыганаклар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р.Зарипов Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008.

Р.Зарипов Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога, 2021.

Г.Мөхәммәтшин Балтач энциклопедиясе (Р.Зарипов туплап биргән мәгълүмат), 1 том, 2006.