Зөлфия Вәлиева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зөлфия Вәлиева latin yazuında])
Зөлфия Вәлиева
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Зөлфия Наил кызы Вәлиева

Туу датасы:

17 июнь 1973(1973-06-17) (49 яшь)

Туу җире:

Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Казан

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1995 – х. в.

Бүләк һәм премияләр:

Татарстанның атказанган артисты

zulfiyavaleeva_zv.

Зөлфия Вәлиева, Зөлфия Наил кызы Вәлиева (1973 елның 17 июне, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Казан) — театр актрисасы, җырчы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы (1998 елдан), Казан шәһәр филармониясенең «Зө-ләй-лә» төркеме җырчысы. «Татар җыры» фестиваленың «Ак барс» призы иясе (2005, 2009), Татарстанның атказанган артисты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1973 елның 17 июнендә Казанда өч балалы гаиләдә беренче бала булып туган. Баянда оста уйнаучы, балта остасы булган әтисе Наил Балык Бистәсе районы Хутор авылыннан[1], әнисе Сәвия Яшел Үзәннән. Энеләре Рөстәм (вафат), Илнур. Зөлфия музыка мәктәбен, Казанның 55нче санлы урта гомумибелем бирү мәктәбен (1988), Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка укуханәсен (1995) [2], «актерлык осталыгы» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен (хәзер институт) тәмамлый (1998). Өстәмә рәвештә укып, «психолог» белгечлеге ала. Казан дәүләт консерваториясенә укырга кергән, ләкин укымаган. 1995 елда өченче курста укыганда Тинчурин театрында «Йолдызлы яңгыр» спектаклендә (Шамил Фәрхетдинов) Инҗилә ролендә уйный. Укып бетергәндә, Камал театрына («Җанкисәккәем» спектакленә баш рольгә) чакыру ала. Әмма академиядә Тинчурин театры өчен махсус курсны (җитәкчесе Рәшит Заһидуллин) тәмамлаган булгач, 1998 елдан Кәрим Тинчурин театрында хезмәт итә башлый. 1998 елдан Казан шәһәр филармониясенең «Зө-ләй-лә» төркемендә җырлый. Казанның 6нчы санлы гимназиясендә «Манзара» театрының актерлык осталыгы буенча педагог-режиссеры булып эшли. Зур концертлар һәм «Алтын мөнбәр» мөселман кинофестиваленың (хәзер Казан мөселман кинофестивале) даими алып баручысы. Хәйриячелек белән шөгыльләнә[3].

Башкарган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Зө-ләй-лә» төркеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан шәһәр филармониясе каршында эшләүче «Зө-ләй-лә» төркемендә җырлый (филармониядә эшләми). Төркем башкара торган күп җырларга көй язган. 2005 елда «Җан ярам» җыры «Татар җыры» фестиваленың «Ак барс» призына лаек булган[4][5].

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сания — «Өч аяклы ат» (2006, режиссеры Нурания Җамали, дистрибьютор «Легенда» кинокомпаниясе)
  • Алинә — «Язмышлардан узмыш юк икән» (телесериал, режиссеры Нурания Җамали) (баш рольдә)

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Тәлгать (1980), ут куючы режиссер, Казанның «Пирамида» күңел ачу үзәгендә эшли. Балалары: улы Кәрим, кызы Латыйфа. Вафат булган энесе Рөстәмнең кызын үстерә[6].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Нәбирә Гыйматдинова. Зөлфия Вәлиева: «Тәлгать минем күкләрдә никах укылган ярым-парым». «Сәхнә», 2016 ел, гыйнвар.
  2. Алинә Айдарова. Зөлфия Вәлиева: «Үзеңне һәм дөньяны яратырга кирәк». «Атна вакыйгалары», 2019 ел, № 25.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]