Зөлфия Таҗуризина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зөлфия Таҗуризина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Зөлфия Таҗуризина
Z.A.Tagurizina.jpg
Туган телдә исем Зөлфия Габделхак кызы Таҗуризина
Туган 22 июнь 1932(1932-06-22) (86 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Горно-Алтайск дәүләт университеты[d]
Һөнәре фәлсәфәче-галим, мөгаллим
Балалар улы Вадим Бакусев, язучы
Ата-ана
  • Абдулхак Таҗуриза улы (1907-1943) (әти)
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре докторы[d]

Зөлфия Таҗуризина (Зөлфия Габделхак кызы Таҗуризина, рус.  Тажуризина Зульфия Абдулхаковна) — галим, фәлсәфә фәннәре докторы (1993), Мәскәү дәүләт университетының фәлсәфә факультеты проофессоры (1995). Мәскәү дәүләт университетының атказанган профессоры (2005). Русия фәлсәфә җәмгыяте әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Китабы. Мәскәү, 2010

1932 елның 22 июнендә Казанда[1] туган. Чыгышы белән Нижгар өлкәсе Красная Горка (Сафаҗай)авылыннан. Ул өч күренекле гаилә нәселеннән: бөек мәгърифәтче Мәрҗани, Казан нәшриятчеләре Кәримовлар hәм Сафаҗай авылы мулласы Таҗуриза Хәбибуллин. 1939 елга хәтле Сафаҗайда яшәгән. Әтисе Ленинградтан сөргенлеккә сөрелгән Стәрлетамак шәһәрендә мәктәпне тәмамлаган (1949).

« Әтием уникаль кеше иде, ул математика hәм җәгърафия белән бәйле китапларны бик ярата иде. Минем бу фәннәргә булган сәләтем hәм бар нәрсәне белергә омтылышым әтиемнән килә дип уйлыйм. Ул сугышта Славянск шәhәре янында 1943 елда hәлак була. Әнием Кәримовлар-Мәрҗани нәселеннән. »

М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының фәлсәфә факультетын (1955), шул ук уку йортында фәлсәфә факультетының чит ил фәлсәфәсе тарихы кафедрасында аспирантура (1964) тәмамлаган. Мәскәү дәүләт университетында «Николай Кузанскийның тормыш итү һәм танып белү турында тәгълиматы» (Учение Николая Кузанского о бытии и познании) темасына фәлсәфә фәннәре кандидатлыгына (1964), «Дингә карата хөр фикерлелек - рухи мәдәниятнең чагылышы» (Свободомыслие в отношении религии как явление духовной культуры) темасына докторлык (1993) диссертацияләре яклаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйльми эшчәнлегенең юнәлеше — хөр фикерлелек тарихы һәм теориясе. 60 тан артык фәнни хезмәте нәшер ителгән, шул исәптән 8 китабы, «Здравый смысл», «Вестник МГУ», «Философия и общество», «Воспитать атеиста» һ. б. журналларда 14 мәкаләсе басылып чыккан [3].

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Буржуазный гуманизм: иллюзии и действительность. М., 1975. (Е.В. Боголюбова белән автордаш)
  • Буржуазный атеизм в прошлом и настоящем. М.: Знание, 1976.
  • Закономерности развития атеизма. М.: Знание, 1978.
  • Актуальные вопросы истории атеизма. М.: МДУ нәшрияты, 1979.
  • Творческая сущность атеизма. М.: Знание, 1981.
  • Атеизм и свободомыслие в духовной жизни русского народа. М.: Знание, 1986.
  • Идеи свободомыслия в истории культуры. М.: МДУ нәшрияты, 1987.
  • Атеистическое просвещение молодежи в период перестройки. М., 1989. (В.Н. Савельев белән автордаш)
  • Философия Николая Кузанского. М.: МДУ нәшрияты, 1972. 148 с.; М.: ЛИБРОКОМ, 2010.


« Бүгенге көнгәчә мин инанган атеист, марксист, коммунист. 1970 елларда ук мин үзебезнең факультетта Совет җәмгыятенең кризисын алдан күрсәткән доклад ясадым. Маркс өйрәтүе буенча, әгәр дә кешеләр киләчәккә ышанычларын hәм ул киләчәкне төзүгә сәләтләрен югалта башласалар, дингә омтылыш барлыкка килә. Ул вакытта кайберәүләр миннән көлделәр, чигә тирәсендә бармак бөтерүчеләр дә табылды. Ә хәзер инде 30 елдан соң минем янга килеп: «Ничек соң Сез моны алдан күрә белдегез?» дип сорыйлар. »

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. туу турындагы документларында: 1932 елның 26 июнендә Сафаҗайда туган дип теркәлгән
  2. Башкорт белешмәлегендә(рус.)
  3. МДУның ИСТИНА сайтындагы профилендә