Эчтәлеккә күчү

Зөлфәт Фәхразыев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зөлфәт Фәхразыев latin yazuında])
Зөлфәт Фәхразыев
Төп мәгълүмат
Тугандагы исеме

Зөлфәт Тәлгат улы Фәхразыев

Туу көне

4 август 1991(1991-08-04) (34 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, Буа (Татарстан)

Эшчәнлек еллары

2015 ― х.в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

пианист

Кораллар

фортепьяно

Жанрлар

классика

Коллективлар

Казан дәүләт консерваториясе
StellArt трио

Бүләкләр

Муса Җәлил премиясе (2025)ТР атказанган артисты (2025)

zulfat_fakhraziev

Зөлфәт Фәхразыев, Зөлфәт Тәлгат улы Фәхразыев (Зульфат Талгатович Фахразиев; 1991 елның 4 августы, СССР, РСФСР, ТССР, Буа) ― музыкант (пианист), 2018 елдан Казан дәүләт консерваториясенең махсус фортепиано кафедрасы педагогы, 2023 елдан махсус фортепиано кафедрасы мөдире в.б., доцент. Халыкара, Бөтенроссия конкурслары һәм Татарстанның М. Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты (2025)[1]. Татарстанның атказанган артисты (2025).

1991 елның 4 августында Буа шәһәрендә музыкантлар гаиләсендә туган (әтисе Тәлгат, әнисе Гөлчәчәк, энесе Сәйдәш[2][3] халык уен коралларында, баянда уйнаучылар). 5 яшеннән үк Зөлфәт профессиональ рәвештә музыка белән шөгыльләнә башлаган. Чаллы шәһәрендә 6нчы музыка мәктәбендә, 7нче балалар сәнгать мәктәбендә укыган, 13нче сәнгать мәктәбендә аның педагоглары Розалия Фаат кызы Каһарманова, соңрак Эльвира Илшат кызы Ногманова булган. 7 яшеннән шәһәр, республика һәм бөтенроссия конкурсларында катнаша башлаган, анда һәрвакыт призлы урыннар алган[4].

2005 елда, 14 яшендә Казанга күченә, музыкаль белем алуны Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы урта махсус музыка мәктәбендә (көллият) профессор, Татарстан Республикасының халык артисты Ф. И. Хәсәнова классында, аннары, 2010 елдан, Казан консерваториясенең үзендә (Ф. И. Хәсәнова курсы) дәвам иткән[5].

2015 елда Казан дәүләт консерваториясесен кызыл диплом белән тәмамлаган һәм үзенең һөнәри осталыгын Казан консерваториясендә профессор, РФ халык артисты Рубин Кәбир улы Абдуллин классында ассистентура-стажировкада камилләштерүен дәвам иткән. 2018 елда Казан консерваториясендә ассистентура-стажировка һәм Германиянең Любек музыка югары мәктәбендә профессор Констанца Айкхорст[d] классында магистратураны уңышлы тәмамлаган.

Казан дәүләт консерваториясесендә уку чорында берничә тапкыр төбәк, бөтенроссия һәм чит ил конкурсларында чыгыш ясаган: В. Ю. Виллуан исемендәге Бөтенроссия пианистлар конкурсы (Түбән Новгород, 2003), Рөстәм Латыйпов исемендәге төбәк пианистлар конкурсы (Казан, 2007) һ.б. 2010 елда Мәскәүдә «Заманча сәнгать һәм мәгариф» халыкара конкурсында икенче премиягә лаек булган. Уфада А. Д. Франк исемендәге халыкара конкурста икенче премия һәм Казанда «SFORZANDO» халыкара яшүсмерләр классик музыка конкурсында беренче премия белән билгеләп үтелгән.

  • И. С. Бах исемендәге төбәк пианистлар конкурсы (Казан) ― лауреат (1нче премия)
  • «Дөнья музалары» (Музы мира) халыкара конкурсы (Мәскәү) ― лауреат (2нче премия)
  • Яшь музыкантларның «Oldenburgerpromenade» халыкара конкурсы (Ольденбург, Германия) ― лауреат (1нче премия, тамашачылар симпатиясе призы һәм Steinway сәүдә йорты призы)
  • София Гобәйдуллина исемендәге II халыкара пианистлар конкурсы (Казан) ― дипломант («Чакона»ны башкарган)
  • Галина Черни-Стефаньска истәлегенә II халыкара пианистлар конкурсы (Познань, Польша) ― финалга чыккан
  • Steinway Forderpreise пианистлар конкурсы (Гамбург, Германия) ― җиңүче
  • Иль-де-франс халыкара пианистлар конкурсы (Париж) ― лауреат (2нче премия)
  • II Бөтенроссия музыкаль конкурсы ― финалга чыккан
  • ТР Мәдәният министрлыгы стипендиаты
  • Мстислав Ростропович фонды стипендиаты (2012)[6].

Россиянең һәм чит илләрнең танылган музыкантлары: Сергей Бабаян[d] (АКШ), Бернд Гётцке (Германия), Юрий Слесарев, Михаил Воскресенский (Россия), Паскаль Девуайон[d] (Франция) мастер-классларында катнашкан.

Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры, Ярославль академия симфоник оркестры, Әстерхан опера һәм балет театрының симфоник оркестры белән чыгыш ясаган. Хәзерге вакытта Россия һәм Германия шәһәрләрендә ялгыз программалар белән чыгыш ясый. Пианист репертуарына төрле стильдәге күп кенә әһәмиятле әсәрләр керә, алар арасында Бетховен, Шопен, Чайковский, Рахманиновның оркестр белән фортепиано өчен концертлары, Моцарт, Бетховен, Шуберт, Чайковский, Рахманинов сонаталары һ. б. бар. III Бөтенроссия музыкаль конкурсында камера ансамбльләре номинациясендә 2нче премия алганнан соң, Stellart trio[7] составында (Тимур Гыйләҗетдинов [8] (скрипка) һәм Сергей Пономарев (виолончель)) Россиянең һәм чит илләрнең (Аргентина, Европа илләре, Монголия, Кытай һ.б.) төрле музыкаль мәйданчыкларында актив концертлар куя [9].

2018 елдан Казан консерваториясенең махсус фортепиано кафедрасы педагогы булып эшли. Студентлары консерваториянең концерт программаларында актив катнашалар, Татарстан Республикасы һәм Россия шәһәрләренең концерт мәйданчыкларында чыгыш ясыйлар.

З. Т. Фәхразыевны төрле музыкаль конкурсларга жюри рәисе яки әгъзасы сыйфатында чакыралар, шулай ук еш кына Россиянең һәм чит илләрнең югары һәм урта уку йортларында мастер-класслар һәм ачык дәресләр бирә[10].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Гаиләле. 2015 елда өйләнгән. Хатыны Сәйдә[13], Казан консерваториясен тәмамлаган. Улы бар.