Зөлхәбирә (җыр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зөлхәбирә (җыр) latin yazuında])
Зөлхәбирә
Сәнгать формасы җыр
Жанр озын көй
Башкаручы Сөләйман Абдуллин, Габдулла Солтанов һәм Зәки Мәхмүтев
Әсәр яки аның атамасы теле башкорт теле

Зөлхәбирә (рус. Зульхабира, баш. Зөлхәбирә) — җыр, башкорт халкының озын көйләренең берсе.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җырның тексты

Зөлхәбирә китап уҡый,
Ҡыя ябып шәлен башына.
Зөлхәбирә үкһеп илай,
Хур булдым тип кеше ҡаршында.

Мостафа мулла бай икән,
Ун ике лә кәртә тотторған.
Бай булһа ла, аҡылы һай икән,
Кәрт уйнатып, ҡыҙын отторған.
[1]

«Зөлхәбирә» җыры берничә вариантта яшәп килгән. Аны беренче тапкыр совет музыка белгече, фольклорчы Л.Н. Лебединский 1937 елда Баймак районында курайчы Х.Г.Муллакаевтан язып алган. 1969 елда «Азия һәм Көнчыгыш халыклары музыкасы» җыентыгында ул «Башкортларның озын көйле җыры „Зөлхизә“» дигән мәкаләсен бастыра. Җыр «Башкорт халык йырзары» җыентыгына кертелә.

«Зөлхәбирә» җыры — моңлы‑драматик эчтәлекле җыр, куплетлап башкарыла, фаҗигале аһәңле.

«Зөлхәбирә» җырының бер вариантын Ф.А. Нәдершина язып ала.

Легендасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җырда бәян ителгәнчә, Мостафа мулла карта уйнарга һәвәсләнә һәм өяз исправнигы белән Зөлхәбирә исемле кызын кәрткә салып уйнатып, отыла. Кыз баланың язмышы фаҗига белән тәмамлана.

Җырны башкаручылар һәм эшкәртүчеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Зөлхәбирә» чокыр башкаручылар арасында С.Ә.Абдуллин ,А. А. Солтанов Я. Ф.Акмурзин, З.Г.Мәхмүтов, Гата Сөләймәновлар бар.

Җырны музыка коралларында һәм музыкасыз башкаруга эшкәртүчеләр: Р. Х.Газизов — тавыш һәм фортепьяно, А. Г. Тихомиров хор (а cappella) өчен эшкәрткән.

Татар композиторы Мансур Мозаффаров бу легенданы файдаланып, татар җирлегенә күчереп, «Зөлхәбирә» дигән опера язган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Нәдершина Ф. А. Рухи байлык. Уфа, 1992.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]