Зөләйха Хисмәтуллина
Зөләйха Хисмәтуллина | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Зөләйха Гатаулла кызы Хисмәтуллина |
Туган | 22 ноябрь 1922 (102 яшь) Казан, ![]() ![]() ![]() |
Үлгән | 24 февраль 1994[1] (71 яшь)![]() ![]() ![]() |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе[1] |
Һөнәре | җырчы, мөгаллим |
Эш бирүче | Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры[1] һәм Казан дәүләт консерваториясе[1] |
Гыйльми дәрәҗә: | профессор[d][1] (1983) |
Зөләйха Гатаулла кызы Хисмәтуллина (22.11.1922 ел, Казан, ТАССР,
РСФСР,
ССРБ — 24.02.1994 ел,
Казан,
Татарстан Республикасы,
Россия Федерациясе) — Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының солисты, җырчы (лирик-драматик сопраносы), укытучы. Татар АССР атказанган артисты[ru], РСФСР Халык артисты, Татарстан халык артисты, 5 нче чакырылыштагы ТАССР Югары Советының депутаты.
Биография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Җырчы 1922 елның 22 ноябрендә Казан шәһәрендә туа.
Башлангыч музыкаль белемне Зөләйха Казанның 1 нче балалар музыка мәктәбендә ала. 16 яшендә радиокомитетның вокал ансамблендә җырлый башлый. Ул вакытта радиода музыкаль редактор булган Җәүдәт Фәйзи киңәше буенча 1940 елда ул Ленинград дәүләт консерваториясе каршындагы музыка училищесына (З. Р. Артемьева-Леонтьевская классы) керә. Бөек Ватан сугышы башланганнан соң Казанга әйләнеп кайта һәм 1942—1945 елларда Казан музыка училищесында (Е. В. Кузьмина, Е. Г. Ковелькова, А. А. Рожковская класслары) җырларга өйрәнә.
1945—1974 елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында солист булып җырлый, 40-ка якын классик һәм милли репертуар партияләрен башкара. Татарстанның күпчелек композиторлары Зөләйха Хисмәтуллинага үз эшләрен багышлыйлар. Нәҗип Җиһановның «Намус» һәм «Теләче» операларының төп партияләре, Хөснулла Вәлиуллинның «Самат» һәм «Дим буенда» операларының баш партияләре, Җәүдәт Фәйзинең «Тапшырылмаган хатлар»ы җырчының иҗади индивидуальлегенә исәпләнеп языла. Зөләйха Хисмәтуллина — Мансур Мозаффаров, Александр Ключарёв, Алмаз Монасыйпов, Заһит Хәбибуллин, Рөстәм Яхин һәм башкаларның бик күп танылган җырларын һәм романсларын беренче башкаручы.
1950 елда ул Казан консерваториясен тәмамлый. 1961 елдан Казан консерваториясендә укыта башлый, 1983 елдан — профессор, 1974—1983 елларда кафедра башлыгы.
Аның шәкертләре арасында Әлфия Заһидуллина, Зөһрә Сәхәбиева, Айдар Фәйзрахманов кебек танылган шәхесләр бар.
1994 елда Зөләйха Хисмәтуллина вафат була.
Премияләр һәм исемнәр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ТАССРның атказанган артисткасы.
- РСФСРның халык артисткасы (1966)
- Татарстанның халык артисткасы (1992)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Милләттәшләр» сайтында Зөләйха Хисмәтуллина(үле сылтама) (рус.)
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
- 22 ноябрь көнне туганнар
- 1922 елда туганнар
- 24 февраль көнне вафатлар
- 1994 елда вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Татар җырчылары
- ТАССР атказанган артистлары
- РСФСР халык артистлары
- Казан дәүләт консерваториясе укытучылары
- Шәхесләр:Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры
- Казан консерваториясен тәмамлаучылар