Зөләйха Хәкимҗанова
| Зөләйха Хәкимҗанова | |
|---|---|
| Туган телдә исем | Зөләйха Рафыйк кызы Хәкимҗанова |
| Туган | 30 июнь 1950 (75 яшь) СССР, РСФСР, Идел буе районы (Әстерхан өлкәсе), Ярлы Түбә |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Һөнәре | актриса |
| Эш бирүче | Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры |
| Бүләк һәм премияләре | |
Зөләйха Хәкимҗанова, Зөләйха Рафыйк кызы Хәкимҗанова, кыз фамилиясе Әбүбакирова (Зулейха Рафиковна Хакимзянова; 1950 елның 30 июне, СССР, РСФСР, Әстерхан өлкәсе, Идел буе районы, Ярлы Түбә) — күренекле татар актрисасы, Татарстанның халык артисты (2003)[1].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Ул 1950 елның 30 июнендә Әстерхан өлкәсе Идел буе районы Ярлы Түбә авылында өч балалы гаиләдә өлкән бала булып туган. Авыл клубы мөдире булып эшләгән әтисе Рафыйк чыгышы белән Татарстаннан, бик матур җырлаган әнисе Раузаҗан ― нугай кызы. Энесе Марат (2021 елда вфаат), сеңлесе Гүзәл (Әстерханда яши). Әтисе кызын кечкенәдән үзешчән сәнгатькә тарткан, 5 яшендә авыл клубында балалар рольләренә куя башлаган. 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң, 1966 елдан, үзләрендә ремонт башланып, Ярлы Түбә авылы клубына күчеп килгән Нариман халык театрында эшли башлаган. Хезмәтенең беренче елында ук Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» трагедиясендә Зөбәрҗәт ролен башкарып, «Театр язы» фестивалендә I дәрәҗә Диплом алган. 1966 елдан читтән торып, Әстерхан мәдәни-агарту училищесында белем алган[2].
Казандагы иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1974 елдан башлап ул Республика күчмә театрында эшли башлый. 100гә якын ролеь башкарган. Тинчурин театрында чакырылган режиссерлар Марсель Сәлимҗанов куйган өч, Празат Исәнбәт куйган өч спектакльнең икесендә уйнарга туры килгән. Беренче мөстәкыйль роле — К. Гольдонинның «Ике хуҗаның хезмәтчесе» комедиясендә хезмәтче малай Джакомо. Икенче роле ― Туфан Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә» драмасы буенча куелган спектакльдә Алинә роле (җырлы роль)[3]. Соңрак, тәҗрибә туплап, ул хикмәтле, характерлы рольләрдә уңыш казана башлый. Уены эмоциональ, колоритлы.
Рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Рольләре арасында «Ефәк баулы былбыл кош»та Шифан, «Хушлашырга иртәрәк бит әле»дә Фаягөл, «Сөяркә»дә Хатимә, «Тол хатыннар көймәсе»ндә Аида, «Гайфи бабай, өйлән давай!»да картның кызы Наилә, «Хуҗа Насретдин»дә Сәхилә карчык һәм башка бик күп образлар бар.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 2003 ― Татарстан Республикасының Халык артисты
- 2025 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале ― Татарстан Республикасының мәдәни-рухи мирасын саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүе өчен[4].
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1977 елда театр шоферы Вазыйх Хәкимҗановка (1953 елгы) кияүгә чыккан. Вазыйх соңрак театр директорын, Мәдәният министрлыгында җитәкчене йөрткән, Татарстанның атказанган транспорт хезмәткәре исемен алган. Бер кыз тәрбияләп үстергәннәр: Энҗе (1978 елгы) инженер-конструкторлыкка, модельерлыкка укыган, хәзер дәүләт эшендә[5].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Театр юбилее, archived from the original on 2011-11-21, retrieved 2011-09-29
- ↑ Зөләйха Рафыйк кызы Хәкимҗанова. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры
- ↑ Равия Садыйкова. Зөләйха Хәкимҗанова: «Театр мине үзе сайлады». «Ватаным Татарстан», 18.06.2025, № 66 (29376). ― Б.10.
- ↑ Котлыйбыз! Ватаным Татарстан, 27.08.2025, № 96. ― Б.4
- ↑ Румия Сәйфуллина. Зөләйха Хәкимҗанова: «Тавышымнан таныйлар». «Ирек мәйданы», 2.07.2025, № 26 (1186). ― Б.2―3.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Мәкаләләр
- Румия Сәйфуллина. Зөләйха Хәкимҗанова: «Тавышымнан таныйлар». «Ирек мәйданы», 2.07.2025, № 26 (1186). ― Б.2―3.
- Равия Садыйкова. Зөләйха Хәкимҗанова: «Театр мине үзе сайлады». «Ватаным Татарстан», 18.06.2025, № 66 (29376). ― Б.10.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Зөләйха Рафыйк кызы Хәкимҗанова Кәрим Тинчурин театры сайты
- Белем.ру 2016 елның 11 март көнендә архивланган
