Зөфәр Абдуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зөфәр Абдуллин latin yazuında])
Зөфәр Абдуллин
Зөфәр Абдуллин
Туган телдә исем Зөфәр Габдулла улы Абдуллин
Туган 1 сентябрь 1927(1927-09-01)
СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә кантоны, Нөркәй волосте, Чураш
Үлгән 4 июнь 2020(2020-06-04) (92 яшь)
РФ, ТР, Баулы
Милләт татар
Һөнәре журналист
Бүләк һәм премияләре «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале
Татарстан Республикасы Мактау грамотасы,
ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты

Зөфәр Абдуллин, Зөфәр Габдулла улы Абдуллин (1927 елның 1 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә кантоны, Нөркәй волосте, Чураш2020 елның 4 июне, РФ, ТР, Баулы) ― журналист, 1957 елдан СССР Журналистлар Берлеге әгъзасы, Бөек Ватан сугышының соңгы хәрби чакырылыш солдаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зөфәр Абдуллин 1927 елның 1 сентябрендә Татарстан АССР Минзәлә кантоны Нөркәй волосте (хәзерге Сарман районы) Чураш авылында туган. Туган авылында ― башлангыч мәктәпне, 1942 елда күрше Карашай Саклау авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм 1944 елның октябренә кадәр колхозда эшли.

1944 елның октябреннән 1951 елның июленә кадәр Кара диңгез флотының инженерлык частьларында хезмәт иткән. Севастополь шәһәрен, хәрби объектларны торгызуда, яңаларын төзүдә, Кырым ярымутравын миналардан, калдык сугыш коралларыннан чистартуда катнашкан. 1945 елның мартында тимер юлында ремонт эшләре барган чагында яралана.

Шул елларда Кара диңгез флотының «Флаг Родины» газетасына, Татарстанда һәм Башкортстанда чыга торган татар газеталарына мәкаләләр, шигырьләр дә яза башлый, аларның кайберләре республика газеталарында, Ворошилов районында чыга торган «Ворошиловчы» газетасында басылалар. Соңыннан хезмәт юлын журналистика белән бәйли. 1957 елда СССР Журналистлар берлегенә кабул ителә.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1955 елга кадәр «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасының Бөгелмә төбәге буенча үз хәбәрчесе булып эшли.

1955 елдан 1959 елга кадәр ― Татарстан АССР Ворошилов районының «Ворошиловчы» газетасында әдәби хезмәткәр, редактор урынбасары.

1959 елда «Ворошиловчы» газетасы ябылгач, Минзәлә районы газетасы ― «Ленин байрагы» (1991 елдан «Минзәлә») газетасына эшкә урнаша, анда бер атна эшләгәч, Лениногорскидан чакыру ала һәм гаиләсе белән (ул вакытта хатыны, ике улы) шунда күчеп китә һәм «Ильич васыятьләре» (рус. «Заветы Ильича», 1990 елдан «Заман сулышы») газетасы мөхәриятендә хезмәт куя[1].

1965 елда читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. Диплом эше «Нефть чыгару эшендә район газеталарының роле» темасына багышланган.

1967 елның мартыннан 1970 елның мартына кадәр «Социалистик Татарстан» (1991 елдан «Ватаным Татарстан») газетасының Лениногорск төбәге буенча үз хәбәрчесе.

19711988 еллардаБаулыда чыга торган «Хезмәткә дан» газетасының редактор урынбасары. 1988 елдан 1997 елның ноябренә кадәр ― җаваплы секретарь урынбасары. 70 яшендә лаеклы ялга чыга.

2020 елның 4 июнендә Баулы шәһәрендә вафат була[2].

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кара диңгез солдатлары. Повесть новеллаларда[3]
  • Илкәйләре белән Ардуганнар (Без үзебез Минзәләдән). Роман (басылмаган)[4]

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зөфәр Абдуллин ― Бөек Ватан сугышы ветераны. Соңгы хәрби чакырылыш солдаты буларак, «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале(рус.), «Батырлык өчен» һәм башка юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Күпьеллык журналистлык һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы Мактау грамотасы, ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]