Зөфәр Билалов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зөфәр Билалов latin yazuında])
(Зөфәр Биләлов битеннән юнәлтелде)
Зөфәр Билалов
Туган телдә исем Зөфәр Зыятдин улы Билалов
Туган 5 гыйнвар 1966(1966-01-05) (58 яшь)
Олы Елга, Балык Бистәсе районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре музыкачы, җырчы

Билалов Зөфәр Зиятдин улы (1966 елның 5 гыйнвары, Балык Бистәсе районының Олы Елга авылы) - татар эстрада җырчысы, Татарстанның халык артисты, «Алтын Барс» (Татар җыры) һәм «Болгар радиосы» премияләренең күп тапкырлар иясе.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Билалов Зөфәр Зиятдин улы 1966 елның 5 гыйнварындә Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында туа. «Артек» пионерлар лагеренә юллама белән бүләкләнә. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый. Уку елларында ул «Иделкәем» ансамблен оештыра.

1990 еллар башында Казан дәүләт консерваториясендә вокал классы буенча укый.

Ансамбльнең солисткасы ул вакытта академия студенты Зәйнәп Фәрхетдинова була.

1988 елда аларның туйлары була. Туйдан соң иң беренчеләрдән булып Татарстанның Азнакай районында, җырчының туган ягында гастрольләр булды. Шул вакыттан башлап Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов иҗат, гаилә дуэты барлыкка килде. Концертларда артистлар дуэтта да (баритон һәм сопрано), шулай ук сольно да чыгыш ясый.

1989 елда "Иделкәем" ансамбле (татар. Иделкәем) «татар эстрадасы — 89» бәйгесендә катнашып, лауреат булды.

Артистларның киң гастроль эшчәнлеге 1992 елда Казанда,Татарстан һәм Башкортостан шәһәрләрендә, Россия Федерациясенең күп кенә төбәкләрендә концертлардан башланды. Ел саен Көнбатыш Себер, Урал, Идел буе шәһәрләре, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре буенча гастроль турлары уза.

1999 елның 12 июнендә Зөфәр Билаловка Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелә.

Зөфәр Билалов - «Татар җыры» , «Алтын Барс» сыннары иясе.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Республикасы Халык артисты Зәйнәп Фәрхетдиновага өйләнгән. Ике ул бар.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эстрада репертуары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зөфәр Билалов репертуарында Татарстан Республикасы, Башкортстан Республикасы композиторларының вокаль әсәрләре, татар халык җырлары: "Безнең авыл", "Чияле", "Минутларны ник саныйсын?" , "Кайткан чакта", "Җаным-бәгырем", "Ямщик җыры"," Ак калфак"," Җанкай җанаш " һ. б.; үз көйләренә җырлар: "Мин нишләрмен син югалтсам", "Әткәй-әнкәй", "Эх, корт чаккан дөньясы", "Үпкәләмә" һ. б.

Зөфәр Билалов репертуарында 350 дән артык татар телендә җыр бар, шуларның унысы татар эстрада музыкасының алтын фондына кертелгән. Артист репертуарында шулай ук башкорт һәм рус телләрендә җырлар да бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]