Зөфәр Гаянов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зөфәр Гаянов latin yazuında])
Зөфәр Гаянов
Туган телдә исем Зөфәр Гаян улы Гаянов
Туган 14 май 1941(1941-05-14)
БАССР Балтач районы Сәйтәк авылы
Үлгән 7 март 2015(2015-03-07) (73 яшь)
Уфа
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре рәссам
Җефет Роза Габделхай кызы, галерея директоры
Бүләк һәм премияләре БР халык рәссамы (2003)

Зөфәр Гаянов, Зөфәр Гаян улы Гаянов, баш. Ғаянов Зөфәр Ғаян улы, рус. Гая́нов Зуфар Гаянович (1941-2015) — рәссам, педагог. ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1975). «Артыш» иҗат төркеме әгъзасы (1995). БР рәссамнар берлеге рәисе (2001-2004). М.В. Нестеров исемендәге сынлы сәнгать музее директоры (1981-1987). БР атказанган (1996), халык (2003) рәссамы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Табигатьне кабатламакчы булып». 1998
«Рәссам»[1] (ефәк), 2007, триптихның үзәк өлеше

1941 елның 14 маенда БАССР Балтач районы Сәйтәк авылында туган. Туган авылында урта мәктәпне, 1905 ел истәлеге исемендәге Мәскәү өлкә сынлы сәнгать укуханәсенең нәкышь бүлеген (А.М. Дубинчик сыйныфы, 1968) һәм Уфа сәнгать институтын (Р.Б. Нурмөхәммәтов, Э.М. Сәетов остаханәсе) (1981) тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А.М. Дубинчик, М.М. Булгаков, Р.Б. Нурмөхәммәтов, Э.М. Сәетов, О.А. Авсиян рәсем мәктәбе шәкерте.

Әсәрләренә әйләнә-тирә дөньяның асылын белергә тырышу, кеше яшәешен фәлсәфи кабул итү, ислам йогынтысында туган рухи ачылуны хисси чагылдыру хас.

З. Гаянов — нәкышьче, график, гамәли бизәлеш сәнгате, китап бизәү рәссамы — ефәккә язу, акварель, пастель, графика (офорт, линогравюра, гуашь) алымнарында эшли. Композицияләрендә татар бизәлеш сәнгате белән беррәттән дөнья мәдәнияте символларын, иероглифлар һәм гарәп хәрефләрен, Кытайның «го-хуа» нәкышь бизәген (чәчәкләр, кошлар, үләннәр) һ.б. куллана.

Ефәккә язылган әсәрләре: «Күлнең тууы» (1989), «Ибн-Фазлан Агыйдел буенда» (1990), «Кече Инзәр» (1992), «Су анасы» (1992), «Айгир. Ел фасыллары» (1997-2000).
Акварель: «Кышкы мәшәкатьләр» (1975), «Печән өсте» (1980), «Кинологлар» шәлкеме (1981), «Үзән» (1987), «Балачагым лампасы»» (натюрморт) (1995), «Хөрмә һәм алтын чәчәкләр» (натюрморт) (1995), «Күңелем ачылу. Бабалар» (1998) һ.б.
Офортлар: «Беренче тургай» (1984), «Урак өсте» (1984), «Җылы көн» (1984). Пастель: «Саклык» (1994), «Остаханәдә» (1995), шәмаилләр шәлкеме (1992-1993).
Пейзаж: «Көзне тоемлау» (1983), «Томанлы иртә» (1986), «Таулар һәм сулар» (1997-1998), «Табигатьне кабатламакчы булып» (1998), «Инзәрдә көзге иртә» (1997), «Карлы симфония» (2000).
Гамәли бизәлеш сәнгате: агачтан, металлдан, күннән ясалган сугыш, ау кораллары һәм кирәк-яраклары, рельефлы паннолар.

Картиналары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1998-1999 «Балачагым лампасы белән вакыт буйлап сәяхәт» (пастель) шәлкеме.
  • 1999 «Кобайыр. Урал батыр» (ефәк) триптихы.
  • 1994-1997 «Минем ачышларым. Дин турында уйланулар» (акварель, пастель) шәлкеме.
  • 1995 «Хәтер парәләре» (пастель).
  • 1995-2001 «Вакыт буйлап сәяхәт» (ефәк, катнаш техника) шәлкеме.
  • 1990-1993 Габдулла Тукайга багышланган «Тукай шигъриятенең хиссияте» (1992), «Илһам. Г. Тукай» (ефәк) шәлкеме.
  • 2000-2001 Рәссам Наил Лотфуллинга багшыланган «Наил йолдызлыгы (Н. Лотфуллинга багышлау» (ефәк, катнаш техника) триптихы.
  • 2007 Рәссам Касыйм Дәүләткилдиевка багышланган «Рәссам» (ефәк) триптихы .

Күргәзмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хезмәтләре саклана[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1996 Башкортстанның атказанган рәссамы
  • 2003 Башкортстанның халык рәссамы
  • 1999 «Сәнгатьтә тарих чагылышы» конкурс-күргәзмәсе (Уфа) — 1 нче премия
  • 2009 РФ рәссамнар берлегенең Алтын медале

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясе. Казан, 2010.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Галерея традиционного и современного искусства фонда «Восток». Каталог. Уфа, 1997.
  2. Зуфар Гаянов. «Путь познания». Графика, акварель, живопись на шёлке. Каталог. Уфа, 2001.
  3. Гаянов Зуфар Гаянович. Сияние лун. Уфа, 2001.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Касыйм Дәүләткилдиевка багышланган
  2. «Башкорт белешмәлеге»ндә, archived from the original on 2017-07-04, retrieved 2021-08-16