Зөфәр Сафин (1968)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зөфәр Сафин (1968) latin yazuında])
Зөфәр Ядкәр улы Сафин
Туган телдә исем Зөфәр Ядкәр улы Сафин
Туган 27 гыйнвар 1968(1968-01-27)
Акбулат, Чистай районы, ТАССР
Үлгән 21 май 2023(2023-05-21) (55 яшь)
Казан, Татарстан
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты
Һөнәре җырчы

 Зөфәр Ядкәр улы Сафин Викиҗыентыкта

Зөфәр Ядкәр улы Сафин (рус. Зуфер Ядкарович Сафин; 27.01.1968, Акбулат, Чистай районы, ТАССР — 21.05.2023, Казан, Татарстан) — татар җырчысы, җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе экс-солисты (1995—2003), Татарстанның атказанган артисты.[1]

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зөфәр Ядкәр улы Сафин 1968 елның 27 гыйнварында ТАССРның Чистай районы Акбулат авылында туган.[2] Күрше Чуаш Ялтаны авылының урта мәктәбен тәмамлый, Түбән Каманың «Яшьлек» мәдәният йортында солист булып эшли.[1]

1987—1991 елларда Казан дәүләт консерваториясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Әлфия Заһидуллина классында вокал буенча белем ала. Консерваторияне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының «Татар халык җырлары» факультетында дәвам итә, 1995 елда тәмамлый.[3]

1995 елдан 2003 елга кадәр елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегендә җырчы булып эшли, солист.[4]

2009 елдан концерт эшчәнлеге белән бәйле шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый.[2]

2023 елның 21 маенда Казанда авырудан соң вафат була.[2][5] Хушлашу Казанның Мәрҗани мәчетендә уза.[4] Туган авылы Акбулатта җирләнгән.[3][6]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны — Наилә Сафина, Әстерхан шәһәрендә туып үскән, Казан мәдәният һәм сәнгать институтында белем алган профессиональ җырчы.[2]

Балалары: кызы һәм улы була.[3][4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]