Зөфәр Солтанов (1942)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зөфәр Солтанов (1942) latin yazuında])
Зөфәр Солтанов
Туган телдә исем Зөфәр Нургали улы Солтанов
Туган 5 июнь 1942(1942-06-05)
СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Яңа Сәет
Үлгән билгесез
?
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР→
Россия байрагы РФ
Һөнәре зоотехник
Җефет Мөнирә
Балалар кызлары Гөлнар, Гөлшат, Ландыш
Бүләк һәм премияләре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
РСФСР атказанган зоотехнигы
ТАССР атказанган зоотехнигы

Бу Мөслим районы колхоз рәисе турында мәкалә, Дүртөйле мәдәният хезмәткәре турында моннан укыгыз

Зөфәр Солтанов, Зөфәр Нургали улы Солтанов (1942 елның 5 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Яңа Сәет – ?) ― авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Мөслим районы күмәк хуҗалыкларында зоотехник, рәис, РСФСР һәм ТАССР атказанган зоотехнигы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Минтимер Шәймиев (с), Зөфәр Солтанов, Фатыйх Сибәгатуллин.
Казан Сабантуе. 2001

1942 елда Татарстан АССР Мөслим районы Яңа Сәет авылында 9 балалы ишле гаиләдә туган. Мари Бүләр җидееллык мәктәбен, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын (1961) тәмамлаган. 1961 елда Мөслим районы Калинин исемендәге колхозда зоотехник булып эшли. 1961―1964 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1966 елда Мөслим районы «Урожай» колхозына баш зоотехник булып эшә килә. Күмәк хуҗалык рәисе Мирхаҗиан Сәлахов хуҗалыкны районда иң алдынгы сафка чыгару бурычын куя. Зөфәр Солтанов эшли башлагач, терлекчелекнең һәм аның продуктлылыгын арттыруга ныклы нигез салына: нәселле атлар фермасы рәсми рәвештә теркәлә, хуҗалык эчендә терлекчелекне берләштерү эшләре башкарыла. «Урожай» колхозы берничә ел рәттән терлекчелекне уңышлы кышлату буенча бөтен ил күләмендә җиңү яулый, күчмә Кызыл Байрак ала. «Урожай» колхозы республикада иң зур хуҗалыкларның берсе була. Зөфәр Солтанов 20 елга якын әлеге хуҗалыкта баш зоотехник булып эшли. Атчылык үсеш ала. 1967 елда хуҗалыкта атларның саны 350 дән артып китә, нәселле айгырлар сатып алына. Иң яхшы атлар Казан ипподромында тора һәм күнегүләр үтә. «Урожай» колхозы атлары Мөслим район сабантуйларында ел саен беренчелекне алып килә, республика ярышларында призлы урыннар ала.

1985 елда тәҗрибә туплаган, читтән торып югары белем алган Зөфәр Солтановны Мөслим районы «Правда» колхозы рәисе итеп сайлыйлар. 5 елга якын әлеге хуҗалыкта уңышлы эшли.

1990 елда, пенсиягә киткән Мирхаҗиан Сәлахов урынына, «Урожай» колхозы (2002 елдан «Уңыш» коллектив предприятиесе) рәисе итеп сайлана. «Правда» һәм «Урожай» колхозларының рәисе булып 18 ел уңышлы һәм нәтиҗәле эшли. Илдә кинәт башланып киткән үзгәрешләр, экспериментлар сәбәпле нинди генә авырлыклар килсә дә, хуҗалыкта терлекләрнең саны кимеми, нәсел атлары сакланып кала. Соңгы 12 елда авылда 40 гаилә заманча өйләр салып чыга. Хуҗалык рәисе яшь гаиләләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Колхоз белгечләре белән беррәттән, З. Н. Солтанов та хөкүмәтнең югары бүләкләре белән бүләкләнә.

Рәислектән чыккач, Казан ипподромында бүлек мөдире булып эшли, шуннан пенсиягә чыга. 2006 елда туган ягында «Зөфәр» исемле крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып, вафатына кадәр игенчелек белән шөгыльләнә[1][2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Мөнирә, бухгалтер белемле, Лаеш районында туган, 1969 елда өйләнешкәннәр. Кызлары Гөлнар, Казан финанс институтын тәмамлаган; Гөлшат, Минзәлә педагогика көллиятен, Казан гуманитар фәннәр институтын тәмамлаган; Ландыш, КамПи тәмамлаган.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
Мирхаҗиан Сәлахов
Мөслим районы «Урожай» колхозы җитәкчесе
1990 — 2002
Аннары:
вазыйфа бетерелгән