Зөфәр Сәдертдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зөфәр Сәдертдинов latin yazuında])
Зөфәр Сәдертдинов
Туган 8 март 1924(1924-03-08)
Байкыбаш, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 21 апрель 2017(2017-04-21) (93 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Самар дәүләт техника университеты[d]
Һөнәре төзүче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Садертдинов Зөфәр Садертдин улы (8 март 1924 ел21 апрель 2017 ел) — совет дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, 1975-1986 елларда ССРБ-ның монтаж һәм махсус төзелеш эшләре министры урынбасары. Бөек Ватан сугышында катнашучы. Кама автомобиль заводы төзелеше җитәкчесе, Яр Чаллы каласына нигез салучы. РСФСР-ның атказанган төзүчесе, Ленин, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрак, «Мактау Билгесе», ике Кызыл Йолдыз, 3-нче дәрәҗә Дан һәм 1-нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зөфәр Садертдин улы Садертдинов Башкорт АССР-ының Караидел районы Байкыбаш авылында 1924 елның 8 мартында туа. 1940 елдан агач әзерләүдә эшли.

1942 елда танк гаскәрләренә чакырыла, сугышта катнашучы, ике Кызыл Йолдыз ордены, III дәрәҗә Дан һәм I дәрәҗәдәге Ватан сугышы орденнары, «Батырлык өчен», «Варшаваны азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен», «Германияне җиңү өчен» миналлары белән бүләкләнгән.

Сугыштан соңгы елларда техникум тәмамлый, Куйбышев өлкәсенең Ставрополь шәһәрендә «Электромонтаж-56» тресының 426 нчы санлы эшләр начальнигы идаралыгында мастердан идарә начальнигы вазифасына кадәр үрли. Куйбышев индустриаль институтын тәмамлый (1957).

Тольяттида түбәндәге эре сәнәгать объектлары төзелешендә катнаша: Идел ГЭСы, синтетик каучук, химик, азотлы-тук, цемент машиналары эшләү заводлары, Идел автомобиль заводы.

1970 елдан территориаль баш идарә начальнигы, ССРБ-ның Минмонтажспецстройының Яр Чаллыда Кама автозаводы төзелеше буенча коллегия әгъзасы.

Алдан төзелә торган объектлардагы төзелеш-монтаж эшләре аның җитәкчелегендә үтәлә, 14 хакимият органнары һәм 25 махсуслаштырылган мәйдан булдырыла.

1975-1986 елларда ССРБ-ның монтаж һәм махсус төзелеш эшләре министры урынбасары, ССРБ-ның машиналар эшләү предприятиеләре (шул исәптән «Атоммаш», «Ростсельмаш», Харьков трактор заводы) төзелешендә куратор була.

2017 елның 21 апрелендә вафат була.

Мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • РСФСР-ның атказанган төзүчесе
  • Ленин ордены
  • Октябрь Революциясе ордены
  • Хезмәт Кызыл Байрак ордены
  • «Мактау Билгесе» ордены
  • ике Кызыл Йолдыз ордены
  • 1-нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены
  • 3-нче дәрәҗә Дан ордены

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]