Зөя авыл җирлеге гербы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зөя авыл җирлеге гербы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Зөя авыл җирлеге гербы
Сурәт
Нигезләнү датасы 16 октябрь 2009

Зөя авыл җирлеге гербыРоссия Федерациясе Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы муниципаль районының Зөя авыл җирлеге гербы.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Герб 11:2:5 чагыштырмасында, тигез булмаган өч горизонталь полосадан төзелгән: киң зәңгәр (өстә), фигуралы сары һәм тар зәңгәр (югарыда дулкынлы кырый белән). Киң зәңгәр полоса сары бүрәнә ныгытма сурәтенә тоташа, тар полоса да суда йөзүче биш алабуга балыгы сурәтләнгән. Сары һәм ак элементларның караңгы һәм шәүләле детальләре куе сары һәм соры төсләр белән башкарылган.

Символиканың нигезләнүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Герб 1781 елның 18 (29) октябрендә расланган Казан наместниклыгы шәһәренең тарихи гербы нигезендә эшләнгән.

Гербның композициясе 1551 елда ныгытма төзелешеннән башланган Зөя шәһәренең барлыкка килү тарихын чагылдыра. Зөя тарихы Россия шәһәр төзелеше тарихында уникаль. 1550 елның кышында Углич урманнарында диварлар, башнялар, йортлар һәм чиркәүләр белән ныгытма киселә. Аннары Идел буйлап судноларда сүтелгән бүрәнәләрне Зөя елгасы тамагындагы биек калкулыкта җыеп куялар.

Татарстан Республикасының Дәүләт геральдика реестрына №5738 астында 2009 елның 16 октябрендә кертелгән.[1]

Гербтагы балык җирле халыкның төп шөгылен — балык тотуны символлаштыра.

Алабуга бәйсезлек, мөстәкыйльлек, ихтыяр, үҗәтлек символы.

Тарихи гербны торгызу җирле халыкны үз тарихларын һәм мәдәниятен кайгыртучы һәм ата-бабаларын искә алучы кешеләр буларак күрсәтә.

Алтын төс байлык, тотрыклылык, хөрмәт, акыл символы.

Зәңгәр төс намус, вөҗданлылык, рухилык, югары омтылышлар символы; су киңлекләре һәм чиксез күк төсе.

Көмеш төс чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Кызыл төс батырлык, көч, матурлык, хезмәт һәм бәйрәм символы.

Герб тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зөя крепостена 1551 елда Иван Грозный кушуы буенча нигез салына. 1719 елда шәһәр Казан губернасының Свияжск провинциясенең үзәгенә әверелә.

1730 елда Россия армиясе полкларының дәүләт һәм шәһәр герблары белән яңа үрнәктәге байраклары раслана. Байраклар өчен рәсемнәр генерал Б.К. Миних җитәкчелегендә рәссам А. Баранов тарафыннан төзелә һәм истәлекле гербовникка кертелә.

1775 елда герольдмейстер М.М. Щербатов дитекчелегенде хәрби коллегия биреме буенча япа гербовник төзелә.

Зөя полкы байрагы өчен герб яңа гербовникта түбәндәгечә сурәтләнгән: «1731 елда расланган, зәңгәр кырда агачтан ныгытылган шәһәр, һәм аннан соң суда торган суднолар һәм йөзүче балыклар.»

1781 елда Зөя өязе Казан наместниклыгы өяз шәһәре статусын ала.

1781 елның 18 октябрендә императрица Екатерина II Казан наместниклыгының башка шәһәр герблары белән бергә Зөя гербын раслый.[2][3]

1932 елның 1 февралендә Свияжск шәһәре авыл торак пункты итеп үзгәртелә. 1957 елда Куйбышев сусаклагычын тулыландыру нәтиҗәсендә Зөя утрау-шәһәрчегенә әверелә.

Совет чорында Зөянең тарихи гербы кулланылмаган.

2009 елның 16 октябрендә Свияжск авыл җирлегенең гербы раслана, аның нигезенә Свияжскның тарихи гербы (1781 ел) алынган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Решение Совета Свияжского сельского поселения Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан от 16.10.2009 № 143
  2. Высочайше утверждённый доклад Сената — Об утверждении гербов городам Казанского наместничества. (Свіяжскій-Старой) 18 октября 1781 года // Полное собрание законов Российской империи. — 1781. — Том 21. — Закон № 151260.
  3. Рисунок герба Свияска Казанского наместничества // Полное собрание законов Российской империи. — 1781. — Том 21. — Закон № 15260. Книга чертежей и рисунков. Лист 40.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Винклер П. П. Гербы городов, губерний, областей и посадов Российской империи, внесённые в Полное собрание законов с 1649 по 1900 г. — М., 1990.
  • Рево О. Гербы городов Казанской губернии // Наука и жизнь. — 1976 — № 11, 6-7-я стр.
  • Ураносов А. А. Гербы русских городов XVIII в.// Труды Института истории естествознания и техники, 1956.