Зөя воеводалыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зөя воеводалыгы latin yazuında])
Зөя воеводалыгы
Нигезләнү датасы 1551
Дәүләт Рус дәүләте
Башкала Зөя
Гамәлдән чыгу датасы 1568

Зөя воеводалыгы — Рус патшалыгы составындагы административ берәмлек, ул элеккеге Казан ханлыгының көнбатыш өлеше урынында төзелгән. Воеводалыкның административ үзәге — Зөя шәһәре (1551 елда нигез салына). Граждан һәм хәрби хакимият воеводага, ә руханилар хакимияте архиепископка карый. Воеводага дьяклар һәм подьяклар ярдәм итә. Зөянең беренче воеводасы Иван Грозный тарафыннан 1551 елда князь Семен Микулин билгеләнә, аның хакимияте Тау ягына тарала. Чираттагы воевода Пётр Шуйский була[1], аның янында гарнизон укчылар һәм яңа чукынучылар белән тула.

Рус гарнизоныннан тыш, Зөя воеводасы хакимиятен тау марилары (черемислар)[2] һәм чувашлар [3]таныганнар, алар ясак түләгәннәр. Чит халыкның күп санда булуына карамастан, административ аппаратта толмачлар мөһим роль уйнаган. Зөя воеводалары, гәрчә воеводалык өязгә кадәр түбәнәйсә дә[4], XVII гасырга кадәр телгә алына[5].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Подавление завоевателями сопротивления населения Казанского ханства.Дата обращения: 9 августа 2017.Архивировано 10 августа 2017 года.
  2. Воеводы Ивана Грозного. Свияжск.Дата обращения: 9 августа 2017. Архивировано 10 августа 2017 года.
  3. Деревня Но(у)русово Свияжской воеводческой канцелярии (1551 - 1695 гг.) (недоступная ссылка). Дата обращения: 9 августа 2017. Архивировано 1 августа 2017 года.
  4. Указ царя Василия Шуйского свияжским воеводам с известием о борьбе с повстанческим движением под Москвой. Дата обращения: 9 августа 2017. Архивировано 10 августа 2017 года.
  5. Казанский край: Язык памятников второй четверти XVII века: Интернет-словарь (недоступная ссылка).Дата обращения: 9 августа 2017. Архивировано 28 января 2020 года.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]