Зөя районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зөя районы latin yazuında])
Зөя районы
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Зөя

Нигезләү датасы

1927 елның 14 феврале

Юкка чыгару датасы

1931 елның 20 октябре

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1930)

40 628 кеше[1]

Милли состав

руслар, татарлар

Зөя районы (рус. Свияжский район) — 1927 елдан 1931 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ район. Казаннан Көнбатышка 30 чакрым ераклыкта, Иделнең уң ярында, Татарстанның Көнбатышында урнашкан. Административ үзәк - Зөя шәһәре.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зөя районы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгының Тау ягында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгы Казан патшалыгының Зөя ягында, 1708 елдан 1719 елга кадәр Казан губернасында, 1719 елдан 1727 елга кадәр Казан губернасының Зөя провинциясендә, 1727 елдан 1775 елга кадәр Казан губернасының Зөя провинциясенең Зөя өязендә, 1775 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязендә, 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгы Зөя өязендә, 1796 елдан 1920 елга кадәр яңадан Казан губернасының Зөя өязендә, 1920 елдан 1927 елга кадәр Зөя кантоны Зөя һәм Макыл вулысларында урашкан.

1927 елның 14 февралендә «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы административ бүленешендә үзгәреш турында» Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты Президиумы карары белән түбәндәге составта төзелә:

  • Зөя шәһәре;
  • Зөя вулысының барлык торак пунктлары;
  • Макыл вулысының кайбер авыллары.

1931 елның 20 октябренда район юкка чыгарыла, ә аның территориясе яңа оешкан Югары Ослан (Зөя һәм Тәмте районнары кушылу ысулы белән барлыкка килә) һәм Норлат районнарына тапшырыла.[1]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1940 елда район мәйданы 720 км² тәшкил иткән, авыл советы саны - 36, торак пунктлар - 83.[1]

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елда халык саны 40628 кеше тәшкил иткән, шул исәптән руслар - 98,75%, татарлар - 1,16%, башка халыклар - 0,08%.[1]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]