Зөя (елга)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Bu mäqäläneñ kirill älifbasındağı igezäge bar.

Зөя
Svijaga.jpg
Сембер өлкәсендә Зөя күренеше.
Тасвир
Озынлыгы 375 км
Бассейн мәйданы 16 700 км²
Бассейны Идел
Елга башы Идел буе калкулыгы
Елга тамагы Идел елгасы
Идел бассейны.

Зөя (рус. Свияга, чуаш. Сĕве, чир. Сӱйэ) — Сембер өлкәсе һәм Татарстан аша ага торган елга, Иделнең уң як кушылдыгы булып тора.

Гидроним[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Зөя» сүзе төрек телләрендәге «зө», ягъни «зү», «су» һәм «йә»- «ага» сүзенең кыскартылышы. Рус, чирмеш телләрендә бу тагы да ачыграк күренә.[1].

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Озынлыгы — 375 км, бассейн мәйданы — 16 700 км². Киңлеге 5 — 40 м, тирәнлеге 0,3 — 4,0 м, агым тизлеге 0,1 — 1 м/с[2].

Елганың чыганагы Идел буе калкулыгында урнашкан, ә тамагы Идел елгасында.[3].

Кушылдыклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Елганың 79 кушылдыгы бар, иң озыннары: Тимерчән, Чынлы, Карлы, Бола, Үләмә, Коры Үләмә, Гөбенә, Әрә, Тоша, Бәрле.

1978 елдан — Татарстанның сакланылучы табигый территорияләре исемлегенә керә. [4]

Зур торак пунктлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]