Зөһрә Шәрифуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зөһрә Шәрифуллина latin yazuında])
Зөһрә Шәрифуллина
Туган телдә исем Зөһрә Нигъмәтулла кызы Шәрифуллина
Туган 20 декабрь 1956(1956-12-20) (67 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Сарман
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре җырчы
Балалар ике улы
Бүләк һәм премияләре Татарстанның халык артисты - 1997«Фидакарь хезмәте өчен» медале - 2016

Зөһрә Шәрифуллина, Зөһрә Нигъмәтулла кызы Шәрифуллина (1956 елның 20 декабре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Сарман) — җырчы, Татарстанның халык артисты (1997). Сарман районының мактаулы гражданы (2019).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1956 елның 20 декабрендә [1] Татарстан АССР Сарман районы үзәге Сарман авылында күп балалы гаиләдә туган. Сарманның урта һәм музыка мәктәпләрен, «Баян» һәм «җыр» белгечлекләре буенча Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка укуханәсен тәмамлаган.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сарман урта мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлагач, беренче мәртәбә Түбән Камага барып, музыка укуханәсенә укырга керә, ләкин укуын тәмамламый кала. Туган авылына кайтып, «Татарстан» күмәк хуҗалыгында эшли, кич белән укып, Сарман урта мәктәбен тәмамлый. Икенче тапкыр Түбән Кама музыка укуханәсенә укырга керә һәм аны тәмамлап чыга.

Уку йортын тәмамлагач, бер ел Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә, аннары Татар дәүләт филармониясендә эшли. Татар халык җырларын һәм татар эстрада (Шамил Шәрипов, Зифа Нагаева һ. б.) әсәрләрен башкарып, киң таныла.

Җырлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Сарман»
  • «Талы, талы»
  • «Күк күгәрчен»
  • «Их, дускаем, кил әле»
  • «Су буеннан әнкәй кайтып килә»
  • «Нигә яна йөрәгем»
  • «Су буенда учак яна»
  • «Мәхәббәт чишмәләре»
  • «Балакаем»
  • «Бер вакыт кына»
  • «Мин бәхетсез түгел»
  • «Аккош канат кагына» һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Азат Хәлимов (1958), баянчы-аккомпаниатор, ТР атказанган артисты (1999). Уллары Ринат (Казанда яши), Булат (Алабугада яши), төрек-татар гимназиясен тәмамлаганнар, чит илдә белем алганнар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Юбилейный вечер популярной татарской певицы. 2023 елның 7 май көнендә архивланган. Министерство культуры Республики Татарстан
  2. «Сөембикә», 2017 ел, 1нче сан, 15нче бит
  3. список Почетный гражданин(1).pdf(үле сылтама)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сарман районы энциклопедиясе (төзүчесе Дамир Гарифуллин). 1 нче китап. Яр Чаллы: «Идел йорт», 2000.
  2. Илһамлы Сарман. Антология (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Казан: Яз, 2017, 346нчы бит. ISBN 978-5-95-00696-1-1

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]