Интерпол
Интерпол | |
ICPO-Interpol Lione.JPG | |
Рәсми теле: | |
---|---|
Нигезләү | |
https://www.interpol.int/ |
Интерпол, Халыкара җинаи полиция оешмасы (ингл. International Criminal Police Organization, ICPO, фр. Organisation Internationale de Police Criminelle, OIPC) — төп максаты шушы оешмада катнаша торган илләрдәге хокук саклау органнарының җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча тырышлыкларын берләштерү булган халыкара оешма. Штаб-фатиры Франсаның Лиоң шәһәрендә урнашкан. Әгъза булып 190 нан артык ил тора. Башка максатлары: халыкара эзләүне координацияләү, кеше сәүдәсенә, оештырылган җинаятьчел төркемнәргә, наркотикларны контрабандалауга, икътисад һәм югары техногияләр өлкәләрендәге җинаятьләргә, ялган акча һәм кыйммәтле кәгазьләрне ясау, балалар порнографиясенә, терроризмга һ.б. нәрсәгә каршы көрәш.
Президенты — Ким Чоң Яң, баш сәркәтибе — Юрген Шток.
1923 елда Вена шәһәрендә Халыкара җинаи полиция кәмисиясе (ХҖПК) буларак оештырыла. Штаб-фатиры башта Венада, Алмания Австрияне басып алгачтын (1938) — Берлинда урнаша. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында күп кенә илләр оешмада катнашуын туктата; ХҖПК фактик рәвештә халыкара оешма булудан туктый.
1946 елда яңадан оештырыла, штаб-фатир итеп Париж сайлана. 1956 елда оешмага хәзерге исеме кушыла. 1989 елда штаб-фатиры Лиоңга күчерелә.[2]