Ибн Баттута

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ибн Баттута latin yazuında])
Ибн Баттута

Ибн Баттута, тулы исеме – Әбү Абдуллаһ Мөхәммәт ибне Абдуллаһ ибне Мөхәммәт ибне Ибраһим әл-Ләвәти әт-Танҗи; (1304 ел, 24 февраль, Танҗәр1368 (1369) я 1377, Фәс) – күренекле берберский сәяхәтчесе һәм сәүдәгәре. Аның сәяхәте якынча утыз ел буена дәвам итә һәм ул мөселманнар яшәгән күпчелек җирләрдә була.

Яшь чаклары һәм беренче хаҗы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ибн Баттута турында барлык мәгълүмат аның сәяхәтнамәсеннән алынган. Бөек сәяхәтче 1304 елның 24нче февралендә Мароккодагы Танҗәрдә дин галиме гаиләсендә туа. Ибн Баттутаның бабалары ләвәтә исемле бәрбәр кабиләсеннән булган. Балачагы турында мәгълүмат бик аз. Мәдрәсәдә укыганлыгы билгеле. Үзе Мәлики мәзһәбеннән.

Мөселманнарның хаҗга баруын сурәтләүче XIII гасырда Багъдадта әл-Вәситый тарафыннан ясалган рәсем.

1325 елның июнь аенда ул хаҗ кылу нияте белән Мәккәгә таба юлга чыга. Бу юл 16 ай вакыт алырга тиеш була, тик ул өенә 24 елдан соң гына әйләнеп кайта. Мәккәгә ул Төньяк Африка җирләре аркылы бара. Юлбасарлар һөҗүме ихтималы аркасында ул кәрваннар белән бергә йөри торган була. Тунистагы Сфакс шәһәрендә ул беренче тапкыр өйләнә. 1326 елның язында ул, 3500 кмлык юл үткәннән соң, Мисырдагы Александрия портына килеп җитә. Аннары ул Мәмлүкләр идарәсе астында булган Мисырның эченәрәк, Каһирәгә юнәлә. Каһирәдә ул бер ай тирәсе тора. Мисырда сәяхәт итү чагыштырмача хәтәрсез булганга, ул Мисыр буенча йөри.

Мисыр буенча йөрүдән кире Каһирәгә кайтканда ул Мәмлүкләр кулы астында булган Дамаск шәһәренә икенче бер сәяхәткә чыгып китә. Дамаскка таба юлда Хеврон, Иерусалим, Бәйт-Лехем кебек шәһәрләр яткан була. Алар белән дә Мәмлүкләр идарә итә торган була.

Рамазан аен Дамаскта үткәргәннән соң ул Мәдинәгә кадәр 1500 кмлык юл үтә. Дүрт көннән соң ул Мәккәгә юл тота. Хаҗның таләпләрен үтәгәннән соң, өйгә кайтыр урынына ул дөнья буенча сәяхәтен дәвам итәргә карар кыла.

Ибн Баттута сәяхәт итәргә була[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хаҗны тәмамлаганнан соң Ибн Баттута Ирандагы Илханнар дәүләтенә барырга карар кыла. Мәккәдә бер ай торганнан соң ул кәрванга кушылып Месопотамиягә таба юл тота. Якынча 44 көннән соң кәрван Нәҗаф шәһәрендә туктый. Монда Ибн Баттута дүртенче хәлифә Гали ибн Әбү Талипнең каберен зиярәт кыла.

Багдадка кәрван белән барыр урынга Ибн Баттута фарсылар җирләре буенча 6 айлык сәяхәткә чыгып китә. Ул Исфәһан, Бәсрә, Шираз кебек шәһәрләрдә була. Шуннан ул Багдадка барып ирешә. Тагын сәяхәткә чыгып китеп, Мосул, Җизрә, Мардин кебек шәһәрләрне күргәннән соң ул кәрванга кушылып тагын Мәккәгә китә.

Көнчыгыш Африка[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәккәдә бер я өч ел (төгәл билгесез) торганнан соң ул 1328 (1330)нче елда Мәккәне диңгез белән бәйләүче Җиддә портында көймәгә утырып яр буенча көньякка китә. Ямәнгә барып җиткәч, ул Забит һәм Тагиз шәһәрләрендә була. Аннары ул Европа белән Һиндстан арасындагы сәүдә юлында ятучы Гадән портына бара.

Гадән портында корабка утырып ул Көнчыгыш Африкага юл тота. Монда ул Могадишо, Занзибар, Момбаса, Килва һ.б. шәһәрләрдә була. Аннары ул корабка утырып китеп Оманны һәм Ормуз бугазын күрә. 1330 (1332)нчы елда ул өченче хаҗын кыла.

Византия, Алтын Урда, Анатулы, Урта Азия һәм Һиндстан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәккәдә тагын бер ел торганнан соң ул Дели Солтаны Мөхәммәт ибне Тугълук янына барырга була. Һиндстанга баручы берәр кәрванга кушылыр өчен ул башта Генуя корабында Анатулыга бара. Корабтан ул Аланья шәһәрендә төшә. Аннары ул Конья һәм Кара диңгез ярында урнашкан Синоп шәһәрләрендә була. Кара диңгезне кичеп ул Кырымдагы Кәфә шәһәренә (бүгенге Феодосия) килә. Шулай итеп ул Алтын Урда җирләренә аяк баса. Монда ул Әчтерханга баручы Алтын Урда ханы Үзбәкнең кәрванына кушылып китә. Әчтерханга килеп җитәр алдыннан Үзбәк ханның Византиягә бала табарга баручы йөкле хатынын озатучылар белән бергә Византиягә китә. Византиядә ул император Андроник III Палеолог белән күрешә һәм Константинопольдагы София чиркәвен күрә.

Византиядә бер ай торганнан соң ул кире Әчтерханга китә, аннан соң Сәмәркандка һәм Бохарага барып ирешә. Аннары ул сәяхәтен көньякка таба дәвам итә һәм Әфганстан аркылы Һиндстан җирләренә бара.

Дели Солтанлыгында Ислам ул вакытта ныгып өлгермәгән дин була. Ибн Баттутаны Мәккәдә алган белемнәре булганы өчен казый итеп билгелиләр. Дели Солтаны дәвамсыз һәм үзгәрүчән характерлы кеше булганга, Ибн Баттута бу җирләрдән китәргә карар кыла. Нияте тагын бер хаҗ кылу була. Тик Дели Солтаны аңа Кытай җиренә илче булып барырга тәкъдим итә. Ибн Баттута бу тәкъдимне кабул итә һәм юлга чыгып китә.

Көньяк-көнчыгыш Азия һәм Кытай[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кытайга барышлый Ибн Баттутаның илчелек төркеменә индуслар һөҗүм итә. Ул төркемнән аерыла, аны талыйлар һәм аның гомере өзелә яза, тик ике көннән соң ул үз төркеме белән кушыла. Аннары алар Кожикоде исемле шәһәргә корабларда баралар. Ибн Баттута ярдагы бер мәчеттә булганда диңгездә давыл куба һәм аларның ике корабы бата.

Буш кул белән кире кайтудан куркып, Ибн Баттута Җамалетдин исемле җирле бер солтан янында тора. Солтан бәреп төшерелгәннән соң Ибн Баттута Һиндстанны калдырып китәргә мәҗбүр була. Кытайга таба юлны ул дәвам итәргә карар кыла, тик башта Һиндстаннан көньяк-көнбатышта урнашкан Мальдив утрауларына сәяхәт кыла.

Мальдив утрауларында тугыз ай торганнан соң ул Шри-Ланка утравына бара. Шри-Ланкада корабка утырып чыгып киткәннән соң ул диңгездә давылга эләгә, аны коткарган корабка пиратлар һөҗүм итә. Аннары ул кире Кожикоде шәһәренә кайта һәм кытай корабына утырып Кытайга таба китә. Бу юлы аның юлы уңышлы була һәм ул Читтагонгта, Вьетнамда, Филипин утрауларында була, Кытайга барып җитә.

Өйгә кайтуы һәм Кара Үлем[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кытайда чакта ул өенә кайтырга уйлый. Кире Мөхәммәт Тугълук янына кайтуның яхшы фикер түгеллеген уйлап, ул тагын Мәккәгә юл тота. Мәккәгә ул Кожикоде, Ормуз бугазы, Илханнар иле аркылы кайта. Дамаскка барышлый ул әтисенең үлеме турында ишетә. Ул вакытта үлем гадәти күренешкә әверелгән була, чөнки дөньяда Кара Үлем канатларын җәйгән була. Мәккәдән ул туган иле Мароккога китә. Юлда барганда ул Сардиния утравына сәяхәт кыла. Танҗәргә кайткач ул берничә ай элек әнисенең үлгәнлеге турында белә.

Әндәлүс һәм Төньяк Африка[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Танҗәрдә берничә көн торганнан соң ул бер төркем мөселманнар белән Ибериянең мөселман өлешенә – Әндәлүскә сәфәргә чыгып китә. Гибралтарга янаган Леон һәм Кастилия короле Альфонсо XI дән портны саклау аларның төп нияте була. Тик алар Әндәлүскә килеп җиткәндә король чумадан үлгән була. Шуңа күрә Гибралтарга янаган куркыныч кими төшә. Моннан файдаланып Ибн Баттута Валенсия аркылы Гранадага сәяхәт кыла.

Аннары ул кире Африкага, туган иле Мароккога әйләнеп кайта. Чумадан бушап калган Марракеш шәһәренә килә, ул вакытта башкала Фәскә күчерелгән була. Фәстән ул туган җире Танҗәргә әйләнеп кайта. Анда ул Мали мансасы Мусаның бай иле турында зур мәгълүмат ала һәм Малины күреп кайтырга дип яңадан юлга чыга.

Мали һәм Тимбукту[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Танҗәрдәге Ибн Баттутаның кабере булуы ихтимал йорт

Малига ул Сахараны кичеп бара. Ул бу юлны шулай ук кәрванга кушылып уза. Кәрван беренче тукталышын Тагаз шәһәрендә ясый. Баттута язганча, андагы барлык өйләр дә тоздан һәм дөя тиресеннән эшләнгән булган. Барлык авырлыкларны җиңеп Ибн Баттута Малига барып җитә һәм Нигер елгасын күрә. Малиның башкаласы булган бай Тимбукту шәһәрендә 1341 елдан манса булган Сөләйман белән күрешә. Малида ул сигез ай тора.

Рихлә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1354 елның башында Ибн Баттута Фәскә әйләнеп кайта. Үзенең хатирәләрен ул моңарчы Гранадада танышкан Мөхәммәт ибне Җүзәйгә яздыра. Бу хатирәләр кыскача Рихлә الرحلة (Сәяхәт) дип атала. Ул 1355 елда язып тәмамлана. Ибн Баттута Фәстә казый булып билгеләнә. 1368 (1369) я 1377 елда ул Мароккода вафат була.