Фәрит Ибраһимов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәрит Ибраһимов latin yazuında])
(Ибраһимов Фәрит битеннән юнәлтелде)
Фәрит Ибраһимов
Туган телдә исем Фәрит Таҗетдин улы Ибраһимов
Туган 13 февраль 1893(1893-02-13)
Татарстанның Балык Бистәсе районы Түбән Ырга авылы
Үлгән 1943(1943)
Сәмәрканд өлкәсендә Янгаррабат районы Хатерчи авылы
Милләт татар
Һөнәре Шагыйрь, педагог

Фәрит Таҗетдин улы Ибраһимов – татар шагыйре, педагог.

Фәрит Ибраһимов 1893 елның 13 февралендә Казан губернасы Лаеш өязе (хәзерге Татарстанның Балык Бистәсе районы) Түбән Ырга авылында хәлфә гаиләсендә дөньяга килә. Беренче дөнья сугышы башлангач, Ф. Ибраһимов солдатка алына һәм сугышта катнаша. Фронттан яраланып кайткач, Ф. Ибраһимов укытучы булып эшли, «Аң», “Сөембикә”, “Ак юл”, “Балалар дөньясы” журналларында актив языша.

Мәдрәсәдә укыганда ук Тукайга ияреп шигырьләр яза башлый. 1912 елда аның “Уйларым” һәм “Өмидемнең нурлары” исеме белән кечкенә ике шигырь җыентыгы басылып чыга. Фронтта алган тәэсирләре нәтиҗәсендә туган шигъри әсәрләре (“Дөнья”, “Позициядә”, “Аптырау”, “Михнәтләр”, “Гармун тавышы” һ.б.) шул заманның газета-журналларында басыла. Шагыйрьнең фронттан соң булган чор поэзиясендә төшенкелек мотивлары өстенлек итә. Октябрь инкыйлабын Ф. Ибраһимов бернинди икеләнүсез, шатланып каршылый. “Укытучыларга сәлам” (1918) исемле шигырендә ул, мәсәлән, элек изелгән, кыерсытылган-эзәрлекләнгән халык укытучыларына Октябрьнең чын азатлык, рухи хөрлек китерүе турында горурланып җырлый. 1919 елда Ф. Ибраһимов Казан рабфагында укый. 1918-1919 еллар арасында әдип, халык иҗаты әсәрләре сюжетларына таянып, романтик рухтагы “Халык арасында”, “Өрәк”, “Төшләр” исемле поэмаларын иҗат итә, 1926 елда “Безнең юл” журналында искелек белән яңалык көрәшенә багышланган “Таулар арасында” дигән хикәясен бастыра.

Егерменче еллар уртасында Ф.Ибраһимов Урта Азиягә китә. Ташкәнт шәһәрендә Коммунистик университетны тәмамлагач, озак еллар укытучы булып эшли, Сәмәркандтагы Коммунистик университетта доцент, кафедра мөдире вазыйфаларын башкара.

Ф. Ибраһимов 1943 елда Сәмәрканд өлкәсендә Янгаррабат районы Хатерчи авылында вафат була.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]