Ибраһим Абызбаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ибраһим Абызбаев latin yazuında])
Җенес ир-ат
Туу датасы 10 октябрь 1901(1901-10-10)
Туу урыны Сәрмән, Верхнеурал өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе
Ырынбур губернасы, Россия империясе
Үлем датасы 8 декабрь 1937(1937-12-08) (36 яшь)
Үлем урыны Уфа, РСФСР, СССР
Җирләнгән урыны Сергиевски зираты[d]
Балалар Абызбаев Измаил Ибрагимович[d]
Һөнәр төре хәрби хезмәткәр
Әлма-матер И.В. Сталин исемендәге Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университеты
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Ибраһим Хафиз улы Абызбаев (10 октябрь 1910, Ырынбур губернасы, Сәрмән8 декабрь 1937, Уфа) — СССР Башкорт җәмәгатьчесе һәм дәүләт эшлеклесе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Абызбаев Ибраһим Хафиз улы 1901 елның 10 октябрендә Ырынбур губернасының Верхнеурал өязе Сәрмән авылында туган (хәзерге - Башкортостан Республикасының Белорет районы) Әтисе урман хуҗалыгы белән шөгыльләнә, бөтенләй сукыр кала. 10 яшьлек Ибраһимга гаиләсен тәэмин итү өчен өй эшләрен башкарырга туры килә.

Сәрмән ике еллык рус-башкорт мәктәбен тәмамлаган. 1917 елда Сәрмән волост идарасы секретаре ярдәмчесе итеп билгеләнә. 1918 елдан 1920 ега кадәр Кызыл Армиядә хезмәт итә, Гражданнар сугышында катнаша . 1920 елда ул РКП (б) әгъзасы була һәм Казан хәрби училищесында (соңрак - TaтЦИК исемендәге берләшкән Татар-Башкорт хәрби мәктәбендә) укыта башлый. 1925 елда ул Мәскәүдә хезмәт ияләренең коммунистик университетын тәмамлый.[1]

Туган ягына кайтып, 1926-нчы елдан ВКП (б) Тамьян-Катай һәм Зилаир кантон комитетларында эшли, 1928 елдан ул Уфада ятимнәр өчен В.И.Ленин исемендәге Республика башкорт мәктәбе (хәзер Стәрлетамак лицей-интренаты) директоры булып эшләде.

1930 елның гыйнварыннан Ибраһим Абызбаев Аргаяш кантон партиясе комитетының башкаручы секретаре булып эшләде. 1931 елда ВКП(б) башкорт өлкә комитетының кадрлар эше бүлеге мөдире була. 1935 елда аны укуын дәвам итәр өчен Кызыл профессураның Тарих һәм партия институтына җибәрәләр.

1937 елның июнендә Абызбаев Башкортстанга чакыртып алына һәм Башкорт Үзәк Башкарма Комитеты карары белән Башкорт АССРның Мәгариф халык комиссары итеп билгеләнә. Бу чорда СССРда "халык дошманнарын" массакүләм кулга алу башланды, алар Башкорт Автоном Совет Социалистик Республикасын да урап үтми. 1937 елның 17 сентябрендә Ибраһим Абызбаев «халык дошманы, буржуаз милләтчеләре Муса Мортазин һәм Шаһиәхмәт Даутов белән аралашуы» өчен мәгариф халык комиссары вазыйфасыннан алына һәм Партия обкомы бюросы әгъзалары составыннан чыгарыла. 1937 елның октябрендә ул кулга алына һәм шул ук елның 21 ноябрендә, Башкорт АССРы НКВД "тройкасы" карары белән ул үлем җәзасына хөкем ителә. 1937 елның 8 декабрендә Ибраһим Хафиз улы Абызбаев атып үтерелә [2] . Аны Уфа шәһәрендәге Сергиев зиратында билгесез кабергә күмәләр.

1956 елның июлендә Ибраһим Абызбаев тулысынча реабилитацияләнә[3] . Сәрмән авылының бер урамында аның исеме бар. Авылның урта мәктәбендә Ибраһим Абызбаевка багышланган музей бар.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Абызбаев вафатыннан соң хатыны дүрт кечкенә бала: Артур, Байрас, Измаил һәм Эрнест белән кала. Эрнест һәм Артур үлә. Байрас һәм Измаил Мәскәү нефть һәм газ институтын (хәзер Россия дәүләт нефть һәм газ университеты) тәмамлыйлар һәм галимнәр була[1] .

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Министерство образования Республики Башкортостан

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]