Ибраһим Акчурин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ибраһим Акчурин latin yazuında])
Ибраһим Акчурин
Туган телдә исем Ибраһим Курамша улы Акчурин
Туган 1859(1859)
Сембер
Үлгән 1930(1930)
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре сәүдәгәр
Ата-ана

Ибраһим Курамша улы Акчурин (1859-1930) — Сембер губернасы татар эшкуары, 1 нче гильдия сәүдәгәре, фабрикант, җәмәгать эшлеклесе, меценат, Акчуриннар нәселеннән чыккан.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ибраһим Акчурин 1859 елда Сембер сәүдәгәрләре гаиләсендә туган.

Сембер кадет корпусында белем ала. 1913 елда "Сембер фабрикантлары җәмгыяте" башлыгы итеп сайлана. Татар милли хәрәкәтендә, Бөтенроссия мөселман съездларында катнаша. Сембердә татар кызлары өчен беренче дөньяви мәктәп ачуга ирешә.

Ибраһим Акчуринның китаплар җыелмасы рус, татар, гарәп, алман, француз, төрек, фарсы, уйгыр һәм башка телләрдә берничә мең том исәпләнә, Сембердәге Акчуриннар йортында урнашкан. 1918 елда китапханә реквизацияләнә.

1930 елларда вафат була.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Юрчёнков В. А. Акчурины // Мордовия. Энциклопедия: в 2 томах / Гл. ред. А. И. Сухарев. — Саранск: Мордовское книжное издательство, 2003. — Т. 1 (А—М). — С. 111. — 576 с. — ISBN 5-7595-1543-8.
  • Татарская энциклопедия: в 5 т. – Т. 1: А-В. – Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. – С. 95.
  • Таиров Н., Ивашкина Л. Библиотека Ибрагима Курамшевича Акчурина // Гасырлар авазы = Эхо веков. – Казань, 2005. – № 2. – С. 94 – 97.
  • Таиров Н.И., Ивашкина Л.Ю. Собрание книг татарских предпринимателей Акчуриных (на примере библиотеки И.К. Акчурина) // Современные социокультурные процессы: проблемы, тенденции, новации: Материалы Всеросс. науч. конференции 11 – 12 апреля 2006. – Казань, 2006.
  • Таиров Н.И. Французские издания в библиотеке татарского предпринимателя и общественного деятеля Ибрагима Курамшевича Акчурина / Н.И. Таиров, Л.Ю. Ивашкина // Татарстан - Франция : история, образование, общество : межд. сб. науч. тр. – Вып. 1. – Казань, 2010. – С. 44 – 48.
  • Юсупов А.И. Господа Акчурины. – Саратов, 1974.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]