Ибраһим Гафуров (1937)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ибраһим Гафуров (1937) latin yazuında])
Ибраһим Гафуров
үзб. Ibrohim Gʻafurov

Тугач бирелгән исеме: Ибраһим Усман улы Гафуров
Туу датасы: 27 декабрь 1937(1937-12-27) (86 яшь)
Туу урыны: ССРБ, Үзбәкстан ССР, Ташкент
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Үзбәкстан байрагы Үзбәкстан
Эшчәнлек төре: язучы, сәясәтче
Иҗат итү еллары: 1957—х. в.
Юнәлеш: проза, тәрҗемә, публицистика
Жанр: нәсер, мансура, киносценарий
Иҗат итү теле: үзбәк теле
Дебют: 1957
Бүләкләр: Үзбәкстанның атказанган сәнгать эшлеклесе – 2017
Мехнат шухрати ордены – 2007
Дустлик ордены - 1995

Бу үзбәк язучысы турында мәкалә, Камал театры актеры турында биредән укыгыз

Ибраһим Гафуров, Ибраһим Усман улы Гафуров (үзб. Ibrohim Gʻafurov, 1937 елның 27 декабре, ССРБ, Үзбәкстан ССР, Ташкент) — язучы, тәрҗемәче, әдәби тәнкыйтьче, педагог, сәясәтче. Үзбәкстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2017). Фирка рәисе (1996 елдан). Филология фәннәре кандидаты (1973).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елның 27 декабрендә Ташкентта хезмәткәр гаиләсендә туган. Урта мәктәп, Ташкент дәүләт университетының (1960 елга кадәр Урта Азия дәүләт университеты, хәзерге Үзбәкстан милли университеты) филология факультетын (1961) тәмамлаган.

1961—1982 елларда Үзбәкстан ССР дәүләт сәнгать нәшриятында кече мөхәррир, мөхәрририят мөдире, баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Классик әдәбият, фольклор, әдәбият белеме, сәнгать буенча, тәрҗемә әсәрләр, күптомлыклар бастыруга зур өлеш кертә.

1982—1995 елларда «Oʻzbekiston adabiyot va sanʻati» (Үзбәкстан әдәбияты һәм сәнгате) газетасының баш мөхәррире булып эшли.

1995 елда Milliy tiklanish (Милли яңарыш) демократик фиркасен булдыру инициаторы була. Фирка рәисе (1996 елдан), «Milliy tiklanish» газетасының баш мөхәррире[1].

2000 елның гыйнварында узган Үзбәкстан президентын сайлауларында кандидатурасын куя. Сайлаучыларның 1 % тавышын җыя алмау сәбәпле, теркәү уза алмый.

Үзбәкстан милли университетында чит телләр факультетында эшли.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче хикәяләре, мәкаләләре 1957 елда басыла башлый. 1980—2000 елларда үзенең әсәрләрендә бәйсезлек, мәдәният, рухият, ирек һәм кеше аңының яңа карашын формалаштыру турында яза. Дөнья әдәбиятына, аның милли үзбәк әдәбиятын баетып, зур өлеш кертә. Тәрҗемә белән шөгыльләнә. Документаль фильмнарга сценарийлар яза («Гафур Голәм», «Зөлфия», «Максуд Шайхзода», «Боборахим Машраб»). Телевидениедә «Тафаккур ёлқинлари» тапшыруларын алып бара.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1996—2005 елларда II чакырылыш Үзбәкстан парламенты (үзб. Oʻzbekiston Oliy Majlisi) депутаты. Парламентта Milliy tiklanish (Милли яңарыш) фиркасе фракциясе җитәкчесе, парламентның матбугат һәм мәгълүмат комитеты рәисе урынбасары.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1977 — Үзбәкстан комсомолы премиясе
  • 1987 — Үзбәкстан ССР Дәүләт бүләге — «Oʻttiz yil izhori» китабы (T: Adabiyot va sanʼat nashriyoti, 1987) өчен»
  • 1995 — «Дустлик» ордены
  • 2007 — «Мехнат шухрати» ордены
  • 2017 — Үзбәкстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]