Ибраһим Гәрәев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ибраһим Гәрәев latin yazuında])
Ибраһим Гәрәев
Туган 25 декабрь 1918(1918-12-25)
Кече Бадрак
Үлгән 3 октябрь 1997(1997-10-03) (78 яшь)
Уфа, Россия
Һөнәре авыл хуҗалыгы

Гәрәев Ибраһим Сәхипгәрәй улы (25 декабрь 1918 ел3 октябрь 1997 ел) — хуҗалык эшлеклесе. 1957-1980 елларда Борай районы В. И. Ленин исемендәге колхоз җитәкчесе. Бөек Ватан сугышында катнашучы. Башкорт АССР-ының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1973). Ленин (1971), 2‑нче дәрәҗә Ватан сугышы (1985), Кызыл Байрак Хезмәт (1966) орденнары кавалеры.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ибраһим Сәхипгәрәй улы Гәрәев 1918 елның 25 декабрендә Уфа губернасы Бөре өязе (хәзерге Башкортстанның Борай районы) Кече Бадрак авылында туган.

1935 елдан Борай районында авыл хуҗалыгы тармагында эшли.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1947-1951 һәм 1982-1984 елларда Борай районы Бадрак авыл Советы рәисе була.

1951-1957 елларда Борай районы А. А. Жданов исемендәге колхоз рәисе вазифасын башкара.

1957-1980 елларда Борай районы В. И. Ленин исемендәге колхоз рәисе була. Ибраһим Гәрәев җитәкчелек иткән В. И. Ленин исемендәге колхоз үсемлекчелектә югары күрсәткечләргә ирешә: 1976-1980 елларда ашлык культуралары уңдырышлылыгы 30-35 ц/га кадәр арта, ә күпъеллык үләннәр печщне — 35-40 ц/га барып җитә.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хезмәт Кызыл Байрак ордены кавалеры (1966)
  • Ленин ордены кавалеры (1971)
  • Башкорт АССР-ның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1973)
  • 2‑нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры (1985)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бәхтизин Н. Р., Шафиҡов Ф. З. Гәрәев Ибраһим Сәхипгәрәй улы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.