Ибраһим Идрис

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ибраһим Идрис latin yazuında])
Ибраһим Идрис
Туган телдә исем Ибраһим Сөләйман улы Идрис
Туган 11 май 1857(1857-05-11)
Наласа авылы, Казан өязе, Казан губернасы (хәзерге Арча районы, Татарстан Республикасы)
Үлгән 31 март 1944(1944-03-31) (86 яшь)
Казан шәһәре
Күмү урыны Казанның Яңа бистәсе зираты
Милләт татар
Һөнәре шагыйрь, педагог, нәшир, сәүдәгәр

Ибраһим Сөләйман улы Идрис — шагыйрь, педагог, нәшир, сәүдәгәр.

1857 елның 11 маенда хәзерге Татарстан Республикасы Арча районы Наласа авылында дөньяга килгән. 1897 елда ул Казанга күченгән һәм көнкүреш товарлар, китаплар белән сату иткән. И. Идрис 1907 елда дин галиме Галимҗан Баруди белән берлектә сәүдә йорты оештырып, китаплар белән сату иткән. 1908 елда исә үзенең “Милләт” дип аталган нәшриятын ачкан. Анда 1917 елга кадәр 1,3 миллионнан артык данә белән 256 китап чыккан. Бу китаплар дин, әдәбият, тарих, медицина, гарәп фәлсәфәсе һәм башка темаларга багышланган. Алар белән беррәттән календарьлар, каталоглар да чыккан.

И. Идрис җәдидчелеккә, педагогикага караган мәсьәләләр белән нык кызыксынган. Иҗатының беренче җимешләренең берсе буларак, 1900 елда М. Чиркова варислары басмаханәсендә И. Идриснең “Тәрбияле ата” исемле хезмәте дөнья күргән. Шунысын әйтергә кирәк: китап тышлыгында ул үз исемен куймаган, авторы ике “әлиф” белән, ягъни “.ا.ا” (И.И.)инициаллары рәвешендә күрсәтелгән, шулай да “И. Идрисовның хәраҗаты илән” дип, ягъни хезмәтнең И. Идрисов хисабына басылганлыгы язылган . Үгет-нәсыйхәт формасында төзелгән әлеге китапта үрнәк ата булу өчен иң беренче чиратта игътибар ителергә тиешле мәсьәләләр кыскача аңлатылган. 1905 елда И.Н. Харитонов басмаханәсендә бу китап байтак тулыландырылып һәм өлешчә үзгәртелеп, “Тәрбияле ата яки кыйраәт төрки” исеме белән кабат басылып чыккан, тик анда да авторы күрсәтелмәгән, бәлки “И. Идрисовның акчасына басылды” дип кенә язылган . Өченче һәм дүртенче басмаларында анысы да язылмаган . Шунысын да әйтергә кирәк: дүртенчесе “Тәрбияле ата яки тормыш дәресе” дип аталган һәм ул 1900 елгы басмасыннан күләмлерәк һәм шактый аерыла. И. Идрис педагог кына түгел, шагыйрь буларак та билгеле.

Аның 1914 елда “Кыз балаларга нәсыйхәт” дип аталган шигырьләр җыентыгы дөнья күргән. Анда “Уку”, “Ислам дине”, “Мәдех”, “Пакьлек бәяне”, “Сәламәтлек”, “Авыруга сабырлык”, “Ашамак бәяне” һ.б. әсәрләре урын алган . И. Идрис үз китапларының титул битендә шигъри юллар язып куюны гадәт иткән.
И. Идрис 1944 елның 31 мартында вафат булып, Казанның Яңа татар бистәсе зиратында җирләнгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Идрис И. Тәрбияле ата яки тормыш дәресе / Басмага әзерләүче А. Гайнетдинов, И. Низамиев. – Казан: Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2019.– 32 б.