Ибраһим Канапацкий

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ибраһим Канапацкий latin yazuında])
Ибраһим Канапацкий
Туган телдә исем Ибраһим Борис улы Канапацкий
Туган 28 февраль 1949(1949-02-28)
БССР, Минск өлкәсе, Смиловичи ш.т.б.
Үлгән 9 сентябрь 2005(2005-09-09) (56 яшь)
Минск
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Беларусь Беларусь
Әлма-матер Беларусь дәүләт педагогия университеты[d]
Һөнәре тарихчы
Эш бирүче Беларусь дәүләт педагогия университеты[d]
Җефет Анна Федор кызы Кохно
Балалар улы Захар, кызы Зорина
Ата-ана
  • Борис (Бронислав) Ибраһим улы Канапацкий (әти)
  • Софья Мостафа кызы Ильясевич (әни)
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]

Ибраһим Канапацкий, Ибраһим Борис улы Канапацкий, белар. Ібрагім Барысавіч Канапацкі (1949 елның 28 феврале, БССР, Минск өлкәсе, Смиловичи — 2005 елның 9 сентябре, Минск) — Беларусьның җәмәгать һәм дин эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты, Максим Танк исемендәге Беларусь дәүләт педагогия университеты доценты, Минск шәһәре мөселманнары җәмгыяте рәисе, Беларусь мөселманнары дини берләшмәсе рәисе урынбасары, Беларусь татарларының «Зикер-үл-Китаб» иҗтимагый берлегенең вице-президенты, «Жизнь», «Жыццё татарскае» газеталарының мөхәррире.
1990 елларда башланган Беларусь татарларының дини һәм милли-мәдәни күтәрелеше җитәкчеләренең берсе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1949 елның 28 февралендә БССР Минск өлкәсе Червень районы Смиловичи эшчеләр бистәсендә татар гаиләсендә туган. Әтисе Бронислав (паспорты буенча Борис) Канапацкий, әнисе Софья Мостафа кызы Ильясевич. Апалары Разалия (Александрович), Тәнзилә, энесе Мостафа (Минск ДУ доценты). Исеме бабасы Ибраһим Хәсән улы Канапацкий (XX гасыр башында Смиловичи мәчетенең имамы) хөрмәтенә бирелгән. Канапацкийларның бай тарихлы шәҗәрәсен 1795 елда татар хоругвие ротмистры, Минск воеводалыгы Шитомежицы утарында эре җир биләүче Ибраһим Канапацкий (1721-1795) төзеп калдырган. Канапацкийлар гаиләсендә борынгы бабалары турында истәлекләрне кадерләп саклаганнар, гарәп хәрефләре белән язылган иске китапларны күчереп язганнар.

Смиловичида укыганда Ибраһим тынлы оркестрда уйный. Кечкенәдән тарих белән кызыксынган Ибраһим, Смиловичида урта мәктәпне (1966), «тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы» белгечлеге буенча М. Горький исемендәге Минск дәүләт педагогия институтының тарих факультетын кызыл дипломга (1971), шул ук югары уку йортында аспирантураны (1978) тәмамлаган. «Казакъстанның чирәм җирләрен үзләштерүдә хезмәтчәннәрнең катнашуы. 1954-1960» темасына тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (1978).

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1971-1973 елларда Минск өлкәсе Березин районы Каменобор урта мәктәбендә укыта.

1978 елдан М. Горький исемендәге Минск дәүләт педагогия институтында (1993 елдан Беларусь дәүләт педагогия университеты, 1995 елдан Максим Танк исемендәге Беларусь дәүләт педагогия университеты) башта КПСС тарихы кафедрасында (соңрак тарих кафедрасы) һәм физика факультетында тарих фәненнән укыта, доцент.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «По законам братства» (1980)
  • «Участие трудящихся Беларуси в освоении целинных земель» (1984)
  • «Молодежная планета целина» (В. Голубович белән берлектә)

Татарлар тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Смиловичи мәчете
Ивье мәчете
Новогрудок мәчете
Минск мәчете.
http://www.belta.by

1990 еллар башыннан, Беларусь бәйсезлек алгач, Беларусь татарларының бай тарихын һәм мәдәниятен өйрәнә һәм пропагандалый башлый.

1991 елда Якуб Адәм улы Якубович (?-1999) белән берлектә Минскида Беларусь татар-мөселманнарының иҗтимагый мәдәни «Әл-Китаб» берләшмәсен (2000 елдан Беларусь татарларының «Зикер-үл-Китаб» (белар. Зiкр-уль-Кiтаб) иҗтимагый берләшмәсе) төзи.

1993 елның 26-27 мартында татарлар һәм караимнарның хәзерге Беларусь, Литва, Польша җирләренә килеп төпләнүенә[1] 600 ел тулуга багышланган Беренче халыкара (Беларусь, Литва, Польша, Кырым, Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград галимнәре катнашында) конференция уздыруда башлап йөри.

1994 елның гыйнварында И. Канапацкийның якыннан катнашында Беренче бөтенбеларусь мөселманнар корылтае уздырыла, корылтай карары нигезендә 2 февральдә Беларусь мөселманнарының дини берләшмәсе төзелә. Берләшмә 25 мөселман җәмгыятенең эше белән җитәкчелек итә. Мөфти урынбасары булып сайланган И. Канапацкий Слонимда (1994), Смиловичида (1996), Новогрудокта (1997), Видзыда (1999), Клецкида һәм Молодечнода (2000), Ловчицыда (2002) мәчетләрне яңарту яки яңабаштан төзүдә, Ивьеда татар мәдәният үзәген ачуда (1995), Минскида[2] яңа мәчет төзүне башлауда (2016 елның 11 ноябрендә Рәҗәп Әрдоган һәм Александр Лукашенко катнашында ачыла[3]) катнаша[4]. Смиловичи мәчетендә гыйбадәтләрне гадәттә үзе үткәрә.


« Татарларны ассимиляциядән саклап калган төп һәм бердәнбер көч — ислам. Шуңа күрә мәчетләр төзү һәм мөселман динен яңарту – үзмаксат түгел, ә татар халкының рухи мирасын һәм этноконфессия мәдәниятен саклауда мөһим этап.
И. Канапацкий
»

1997 елда И. Канапацкий башлангычы белән Беларусь татар яшьләренең регион берләшмәсе корыла.

Беларусь татарлары тарихын өйрәнү буенча 11 халыкара фәнни-гамәли конференция оештыру, форумнар материалларын мөхәррирләп, аерым басма итеп чыгару юлы белән Беларусь татарлары белән кызыксыну уятуга һәм алар турында белемнәрне киңәйтүгә ирешә.

1997 елда Беларусь татарларының гарәп хәрефле басма һәм кулъязма китаплары күргәзмәсен оештыра.

Беларусь татарларының делегациясе составында Төньяк Кипр Төрек Җөмһүрияте президенты белән очрашуда (1999), АКШ Конгрессының милли азчылыклар эшчәнлеге программасын төзүче комиссиясе әгъзалары белән очрашуда (Вашингтон, 2000), «Халыкара тынычлык илчесе» сыйфатында Ливия Гарәп Җөмһүриятендә (2000, апрель), Чад Республикасында (2000), Гыйракта (2001), Иерусалимда (2004), күп мәртәбәләр Төркиядә, Татарстанда, Польшада, Литвада була.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1993 елда беренче беларус көнчыгышны өйрәнүче галиме, Новогрудок татары булган А. Мухлинскийның Санкт-Петербургда 1857 елда басылган «Исследование о происхождении и состоянии литовских татар» китабының репринт басмасын чыгаруда катнаша.
  • «Беларускія татары: мінулае і сучаснасць» (тат. Беларус татарлары: үткәне һәм бүгенгесе) (Минск, 1993) (С.В. Думин (Мәскәү) белән берлектә).
  • 18 томлы «Беларусь белешмәлеге»ндә һәм 6 томлы «Беларусь тарихы белешмәлеге»ндә татарлар тарихы турында энциклопедик эчтәлекле мәкаләләр урнаштыра: XV гасыр уртасыннан 1783 елга кадәр Кырым белән идарә иткән Гәрәйләр турында язылган «Гәрәйләр» (белар. Гераи), шулай ук «Алтын Урда», «Кырым ханлыгы», «Русьта монгол-татар ирексезлеге», «Туктамыш», «Уланнар» һ.б. Аларда татарларның Бөек Литва кенәзлегенә һәм Речь Посполитаяга килеп төпләнүе, үзләренең дини-мәдәни үзенчәлекләрен саклавы, хәрби хезмәттә катнашуы, хач йөртүчеләргә каршы бергәләп көрәшүе, ил икътисадына керткән өлеше, Беларусь җирләрендә милли-азатлык күтәрелешендә катнашуы тарихы тәфсилләп аңлатыла.
  • «XVI – XVII гасыр башында Бөек Литва кенәзлегендә татар җир биләүчелеге» харитасын төзи (С.В. Думин (Мәскәү) белән берлектә).
  • Религия и церковь (Минск, 1998) (А.Н. Ковалень, А.Ф. Великий, В.Ф. Косович белән бергә).
  • История и культура белорусских татар (2000) (А.И. Смолик белән берлектә).

Журналист эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1991 елда беларусь телендә «Байрам» (Бәйрәм) журналын чыгара башлый (1991-1999 елларда баш мөхәррир Я.А. Якубович, 1999- 2005 елларда И.Б. Канапацкий).
  • 1996 елдан И.Б. Канапацкий мөхәррирлегендә Беларусь татар-мөселман календаре чыга.
  • 1997 елдан «Аль-Ислам» журналы нәшер итә.
  • «Жизнь», «Жыццё татарскае» газеталарын нәшер итә.

«Беларуская мінуўшчына», «Кантакты і дыялогі», «Пачатковая школа», «Роднае слова», «Беларускі гістарычны часопіс»[5] журналларында, «Беларусіка=Albarutenica» җыентыгында, «Звязда», «Настаўніцкая газета» беларусь газеталарында билгеле татар галимнәре, сәясәтчеләре, хәрбиләре, шул исәптән С. Александрович, С. Думин, Я. Якубовский, Я. Ясинский, Сөләйман-паша һ.б. турында мәкаләләр бастыра.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Анна Федор кызы Кохно (Ганна Кохна, милләте белорус), хокук белгече. 1975 елда өйләнешкәннәр.

  • улы Захар (1976)
  • кызы Зорина (1978), тарих фәннәре кандидаты, БДУ (Минск) һәм БДПУ (Минск) доценты.
    • оныгы Руслан

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Истәлек тактаташ. Смиловичи, 2014

2014 елда Смиловичи эшчеләр бистәсенең И.Б. Канапацкий туган һәм яшәгән Республика урамы 62нче йорт диварына истәлек тактаташы (скульптор Алесь Шатерник эше) урнаштырылган[6].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]