Ибраһим Мөтәфәррика

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ибраһим Мөтәфәррика latin yazuında])
Ибраһим Мөтәфәррика
Туган телдә исем Ибраһим Мөтәфәррика
Туган 1674(1674)
Клуж-Напока
Үлгән 1745(1745)
Истанбул
Милләт маҗар (яһүд)
Ватандашлыгы Австрия Австрия
Төркия Төркия
Һөнәре матбагачы
Балалар улы

 Ибраһим Мөтәфәррика Викиҗыентыкта

Ибраһим Мөтәфәррика (гарәп. إبراهيم متفرقة‎, төр. İbrahim Müteferrika, 1674, Румыния, Коложвар — 1745, Госманлы империясе, Истанбул) — Госманлы империясенең дәүләт эшлеклесе, дипломат, язучы, тәрҗемәче, картограф, астроном, Төркиядә гарәп шрифты белән китап басучы беренче мөселман басмаханәсен төзүче.

Истанбулда куелган һәйкәл

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1674 елда Австро-Венгрия империясе Коложвар (хәзерге Румыниянең Клуж-Напока) шәһәрендә яһүд гаиләсендә туган. Тормыш юлы турында мәгълүматлар аз һәм каршылыклы. Маҗар асылзаты Сезар де Сосюр-Сезарнакның 1732 елның 21 февралендә Текирдагтан (Төркия) язган хаты буенча, беренче матбагачы ярлы гаиләдә туган, кальвинизм көллиятендә рухани булырга укыган. Трансильвания хакиме Имре Төкәй (1656-1705) гаскәренә языла, 1693 елдагы ихтилал вакытында төрекләргә әсир төшә, Истанбулга алып китеп, коллыкка сатыла. Ислам динен кабул итәргә, исемен Ибраһимга алыштырырга мәҗбүр була. Төрек телен һәм мәдәниятен өйрәнә. Бөек вәзир Ибраһим-паша белән якыная. 1705-1711 еллар аралыгында «Мөтәфәррика» (гарәп. متفرقه‎ (гарәпчәдән «Атлы гвардия, патша сакчылары» дип тәрҗемә ителә[1]) дәрәҗәсе ала. 1710 елда ислам апологиясе саналучы «Рисалә-и исламия» китабын яза.

1715 елда бөек вәзир Ибраһим-паша И. Мөтәфәрриканы Венага шаһзадә Евгений Савойлы янына хат белән җибәрә. Әлеге хатта Госманлы империясе Венеция белән сугышка керсә, Австрия бер якка да кушылмау сәясәте алып барыр дигән өмет белдерелә. Хат 1715 елның маенда тантаналы рәвештә шаһзадәгә тапшырыла. Дүрт айдан соң җавап хаты белән Истанбулга юл тота.

1716 елның ноябрендә Белградка, Госманлы империясе ярдәме белән Австриядән бәйсезлек алырга өмет итеп җыелган маҗар дворяннары янына тәрҗемәче итеп җибәрелә.

1717 елда Һабсбурглар династиясенә каршы көрәшне җитәкләр өчен Истанбулга килгән Маҗарстан короле кенәз Ференц Ракоци (?-1735) янына тәрҗемәче һәм сәркатип итеп билгеләнә, 1720-1735 елларда аның элемтәчесе булып тора. Кенәзнең тәрҗемәчегә мөнәсәбәте бик яхшы була, ул аны васыятендә телгә ала.

1737 елның гыйнварында Төркия-Польша килешүен торгызу турында сөйләшүләр алып бару өчен Киевка һәм Польшага бара, ләкин сөйләшүләр уңышлы тәмамланмый.

1735-1739 елларда Төркиянең Астрия һәм Россия империясе белән сугышлары чорына хәрби хезмәткә алына, 1738 елның 12 августында Орсов кирмәнен төрекләргә бирү турында австриялеләр белән килешүгә ирешә.

1740 елларда Швеция короле белән элемтәләре була. Бу турыда Австриянең Истанбулдагы илчесе хатында телгә алына.

1743 елда Дагыстанга Әхмәт-ханга фәрман илтә бара. Шунда сәламәтлеге какшый. 1745 елда авырып үлә.

Беренче матбагачы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

И. Мөтәфәррика ясаган Һинд океаны картасы. 1728

1719 елда Төркиядә гарәп шрифты белән китап басучы басмаханә оештыру фикеренә килә. Әлеге фикер буш урында тумый. Истанбулда эшләп килгән яһүд (1493 елда ук ачылган), әрмән (1567), грек (христиан) басмаханәләренең тәҗрибәсен, җиһазларын һәм осталарын файдалана, соңрак җиһазлар Аурупадан (Лейден, Париждан) да кайтартыла. 1719 елда кулдан клише ясап, Мәрмәр диңгезе картасын бастыра (соңрак 1727 елда Кара диңгез картасын төшерә).

Солтан һәм голәмә Коръән язылган «изге» гарәп телендәге шрифт белән китап бастыруны катгый тыялар. 1720 елда Франциягә илчелек белән барган Мәхмәд Чәләби (en) һәм, бигрәк тә, аның сәркатибе (улы) Сәед Чәләби Ибраһим Мөтәфәррикага зур ярдәм күрсәтәләр. Сәед Чәләби бөек вәзиргә китап басуның илне алга җибәрүдәге әһәмиятен аңлата, бөек вәзир шәех-үл-исламны ризалата, анысы рөхсәт бирүче фәтва чыгара. 1727 елның 5 июлендә солтан Әхмәт III (en) китап басмаханәсе ачарга рөхсәт итүче фәрман чыгара. Фәрман буенча дини китаплардан башка китаплар басу рөхсәт ителә. Басмаханә Ибраһим Мөтәфәрриканың Истанбулның Солтан Сәлим кварталындагы өендә ачыла. 1729 елның 31 гыйнварында гарәп имләсендәге беренче китап[2] - С. Җәүһәринең аңлатмалы сүзлеге (Kitab-ı Lügat-ı Vankulu (Sihah El-Cevheri)) И. Мөтәфәррика тәрҗемәсендә басыла. Тиражы - 500 данә[2]. Бу көн — төрек телендә басмаханә туу көне булып исәпләнә[3].

1732 елда «Ысул әл-хикәм фи низам әл-өммәм» (Халыклар язмышында акыл нигезләре) рисаләсен яза һәм яңа солтан Мәхмүд I гә тапшыра. Рисаләдә Госманлы империясенең һәм армиясенең артта калү сәбәпләре, Аурупа мәдәнияте һәм фәне белән якынаюның ил өчен әһәмияте турында сөйләнелә. 1769 елда рисалә француз һәм алман телләренә, 1777 елда рус теленә тәрҗемә ителә. Төп нөсхәсе Парижда милли китапханәдә саклана.

Бастырып чыгарган итаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Барлыгы 17 китап (тарихи китаплар, сүзлекләр) бастыра.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ибрагим Мутеферрика. Основы мудрости в устройстве народов. // Письменные памятники Востока. 1976-1977. М. Наука. 1984

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге (авторлары М.И. Мәхмүтов һ.б.) Казан: ТКН, 1965
  2. 2,0 2,1 Гарәб имләсендәге басмалар The encyclopedia mediterranean humanism
  3. БРЭ. Ибраһим Мөтәфәррика