Эчтәлеккә күчү

Ибраһим Траоре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ибраһим Траоре latin yazuında])
фр. Ibrahim Traoré
Рәсем
Ватандашлык  Буркина Фасо
Туу датасы 14 март 1988(1988-03-14) (38 яшь)
Туу урыны Bondokuy[d], Мухун[d], Букле-ду-Мухун[d], Буркина Фасо[1]
Кардәш Inoussa Traoré[d][2][3] һәм Omar Traoré[d][4]
Һөнәр төре офицер, сәясәтче
Башкарган вазифа Буркина Фасо президенты[d][5] һәм President of the Alliance of Sahel States[d]
Уку йорты Жозеф Ки-Зербо исемендәге Уагадугу университеты[d]
Титул префиксы Naqib[d]
Катнашучы Военный переворот в Буркина-Фасо (сентябрь 2022)[d]
Хәрби дәрәҗә капитан
Гаскәр төре Буркина-Фасо хәрби көчләре[d]
Бүләкләр
Национальный орден Мали
Нинди веб-биттә тасвирланган news.sky.com/story/how-the-worlds-youngest-leader-is-tightening-his-grip-on-power-13529478​(ингл.)
Һәштәге ibrahimtraore
 Ибраһим Траоре Викиҗыентыкта

Ибраһим Траоре (фр. Ibrahim Traoré; 1988 елда туган, Бондокуй, Буркина-Фасо) — Буркина-Фасоның хәрби һәм дәүләт эшлеклесе, капитан. 2022 елның 30 сентябрендә булган хәрби түнтәрелеш нәтиҗәсендә хакимияткә килә һәм шул вакыттан алып илнең күчеш чоры президенты (вакытлы дәүләт башлыгы) вазифасын башкара.[6] Шулай ук ул хакимиятне үз кулына алган «Саклау һәм торгызу өчен ватанпәрвәрлек хәрәкәте» (MPSR) хунтасының рәисе булып тора. Хәзерге вакытта Траоре дөньядагы иң яшь дәүләт башлыкларының берсе дип санала.

​Балачагы һәм яшьлеге

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ибраһим Траоре 1988 елның 14 мартында Мухун төбәге Бондокуй коммунасының Кера авылында туа.[7] Башлангыч белемне Бондокуй шәһәрендә ала, аннары Буркина-Фасоның зурлыгы буенча икенче шәһәре булган Бобо-Диуласода урта мәктәптә укый. Укытучылары һәм сабакташлары аны тыныч һәм тырыш укучы буларак искә ала.[8]

​2006 елдан Уагадугу университетында геология өйрәнә. Траоре Мөселман студентлары берләшмәсе һәм Буркина-Фасо студентларының марксистик милли берләшмәсе әгъзасы була[9]. Марксистик берләшмәдә ул делегат булып сайлана һәм бәхәсләрдә үзенең сабакташларын яклавы белән таныла. Университетны бик яхшы билгеләр белән тәмамлый.[8]

2009 елда Траоре Буркина-Фасо гаскәренә хәрби хезмәткә керә һәм Жорж Намоано исемендәге хәрби академияне тәмамлый[8]. Ул һава һөҗүменнән саклану (ПВО) белгечлеге буенча белем алу өчен Мароккога җибәрелә, әмма соңрак илнең төньягында урнашкан Кая шәһәрендәге җәяүле гаскәрләр бүлекчәсенә күчерелә[8].

​2014 елда Траорега лейтенант дәрәҗәсе бирелә һәм ул Малидагы сугышта катнашкан БМО солых урнаштыру көчләренә — «Малида тотрыклылык урнаштыру буенча БМОның күп профильле комплекслы миссиясе»нә кушыла. Фетнәчеләрнең Томбукту төбәгенә 2018 елгы зур һөҗүмнәре вакытында батырлык күрсәткән БМО хәрбиләренең берсе дип таныла[8].

Шуннан соң ул Буркина-Фасога кайта һәм көчәя барган җиһадчылар хәрәкәтенә каршы операцияләрдә катнаша башлый. Траоре Джибо янындагы бәрелешләрдә, 2019 елда «Отапуануга һөҗүм»дә һәм илнең төньягында террорчыларга каршы башка берничә операциядә катнаша[8]. 2019 елда ул гаскәрнең яңа махсус бүлекчәсенә — террорчылыкка каршы көрәшүче «Кобра»га керә.

2020 елда Траоре капитан дәрәҗәсен ала[8]. Ибраһим Траоре соңрак искә алганча, нәкъ шушы вакытларда ул ил җитәкчелегеннән өметен өзә башлый. Моңа Буркина-Фасо хәрбиләренең җитәрлек дәрәҗәдә кирәк-яраклар белән тәэмин ителмәве, шулай ук илнең сәяси системасының тулысынча коррупциягә батуы сәбәпче була. Тора-бара Траоре хөкүмәт эшчәнлегеннән канәгать булмаган һәм төньякта хезмәт иткән гаскәриләр рәтенә керә.

​2022 елның гыйнварындагы хәрби түнтәрелеш

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2022 елның гыйнварында Траоре кораллы түнтәрелештә катнаша, аның нәтиҗәсендә Буркина-Фасода «Саклау һәм торгызу өчен ватанпәрвәрлек хәрәкәте» дип аталган хәрби хунта хакимияткә килә. 2022 елның мартыннан ул Кая шәһәрендә артиллерия полкы командиры булып хезмәт итә[10]. Хакимият алышынганнан соң, шул ук Кая шәһәрендә «Кобра» бүлекчәсенең командиры була һәм җиһадчыларга каршы көрәштә катнаша[11].

Бу вакытта Траоре, гыйнвар түнтәрелешенең башка күп кенә тарафдарлары кебек үк, яңа хөкүмәт башлыгы Поль-Анри Сандаого Дамибаның көчәя барган җиһадчылар хәрәкәтен туктата алмавына канәгатьсезлек белдерә. Соңрак Траоре әйткәнчә, ул һәм башка офицерлар Дамибаны төп игътибарны җиһадчылар хәрәкәтен бастыруга юнәлтергә күндермәкче булганнар. Әмма моның урынына Дамиба хакимиятен ныгыту һәм үз-үзен баету сәясәтен үткәрә башлаган, шуңа күрә аны бәреп төшерергә карар кылганнар. Алгы сызыкта террорчыларга каршы көрәшкән яшь офицерлар арасында мондый вазгыятьтән ризасызлык аеруча югары була[11]. Моннан тыш, хакимият «Кобра» сугышчыларына хезмәт хакын түләмичә торган.

30 сентябрьдә хәрбиләр Дамибаны хакимияттән читләштерә[12]. Фетнәчеләр дәүләт түнтәрелеше ясаганда, Траоре һаман да капитан дәрәҗәсен йөрткән иде. Операция «Кобра» бүлекчәсе ярдәмендә үткәрелә[11]. Түнтәрелештән соң Траоре шундук Саклау һәм торгызу өчен ватанпәрвәрлек хәрәкәтенең яңа башлыгы итеп сайлана.

6 октябрьдә ул шулай ук илнең вакытлы президенты вазифасына керешә, ә аның посты Саклау һәм торгызу өчен ватанпәрвәрлек хәрәкәте рәисе дип атала башлый[13]. Баштарак ул 2024 елның июлендә демократик сайлаулар үткәрергә вәгъдә итә, әмма соңрак бу фикереннән баш тарта[14].

Дәүләт башлыгы буларак эшчәнлеге

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сәясәт һәм Франция белән мөнәсәбәтләр өзү

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2023 елның февралендә Траоре хөкүмәте Буркина-Фасодан француз гаскәрләрен чыгара (француз хәрбиләре биредә колониаль идарә заманыннан бирле урнашкан иде)[15]. Траоре белдерүенчә, аның иле «яңа офыкларга карарга» һәм «ике яклы файдалы хезмәттәшлек урнаштырырга» омтыла. Ул шулай ук француз хәрбиләрен җиһадчыларга каршы нәтиҗәсез көрәштә гаепли. Тиздән Буркина-Фасо хөкүмәте күрше Мали һәм Гвинея (бу илләрдә дә хакимияттә хәрбиләр тора) белән хәрби берлек төзүне хуплый[16]. Франция урынына Траоре Төркия һәм Рәсәй белән җылы мөнәсәбәтләр урнаштыру юлын сайлый.

2023 елның июлендә ул Санкт-Петербургта узган «Рәсәй — Африка» саммитында катнаша[17]. Траореның антифранцуз һәм Рәсәй яклы карашлары аркасында Reuters һәм New York Times кебек Көнбатыш басмалары аның Рәсәйнең «Вагнер» хосусый хәрби компаниясе (ЧВК) белән бәйләнеше булырга мөмкин дип фаразлый[18]. Траоре дәүләт башкаласы Уагадугуга кергәндә, халык аны Рәсәй байраклары белән каршы ала. Гана хөкүмәте дә Траорены «Вагнер» сугышчыларын яллауда гаепләп чыкса да, Траоре моны кире кага һәм илне җирле ихтыярилар гына яклый, дип әйтә. Le Monde дигән француз газеты да Траоре режимының үз көчләренә таянырга тырышуын яза. Шулай да 2024 елның гыйнварында француз хәрбиләре урынын тулысынча Рәсәй кораллы көчләре, шул исәптән «Вагнер» структуралары ала[19]. 2025 елның 9 маенда Ибраһим Траоре Мәскәүдә узган Җиңү парадында кунак буларак катнаша[20].

​Иминлек чаралары һәм хәрби низаглар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Террорчылар төркемнәренең һөҗүмнәре ешаю сәбәпле, 2023 елның апрелендә Траоре илдә гомуми мобилизация игълан итә[21]. Ул радикаль көчләр кулындагы барлык җирләрне кайтарырга вәгъдә бирә һәм, террорчылар тулысынча юк ителгәнче, бернинди сөйләшүләрнең дә булмаячагын ассызыклый. Шул ук елның маенда ул 2024 елга планлаштырылган демократик идарәгә кайту процессын шик астына куя. Ул моны илнең бер өлеше террорчылар кул астында булганда сайлаулар үткәрүнең мөмкин түгеллеге белән аңлата[22]. Бу белдерүе белән ул Көнбатыш Африка илләренең икътисади берләшмәсенә (ЭКОВАС) биргән вәгъдәсеннән баш тарта; Траоре ике ел эчендә гражданлык идарәсен торгызырга вәгъдә иткән иде[23].

2023 елның 26 сентябрендә Траоре сәясәтеннән канәгать булмаган кайбер хәрби төркемнәр аны хакимияттән бәреп төшерергә омтыла, әмма бу хәрби түнтәрелеш уңышсыз тәмамлана[24].

Икътисади реформалар һәм алтын эшкәртү тармагы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2023 елның ноябрендә Буркина-Фасо хөкүмәте илдә беренче алтын эшкәртү ширкәте төзелешен хуплый. Бу карар алтынны илнең үз территориясендә эшкәртү хисабына дәүләт керемнәрен арттыру максатыннан кабул ителә (алтынны чимал рәвешендә экспортлау урынына). Заводның көненә якынча 400 кг алтын эшкәртүе планлаштырыла[25]. Бу проект ярдәмендә илдә 100 турыдан-туры һәм 5000 чамасы турыдан-туры булмаган эш урыны булдыру күздә тотыла.

2024 елның февралендә Траоре канунсыз алтын сату, салым түләүдән качу һәм контрабанда кебек җинаятьләргә каршы көрәшү максатыннан традицион (кустар) ысул белән алтын чыгаручы шәхси ширкәтләргә экспорт рөхсәтнамәләре (лицензия) бирүне вакытлыча туктата[26].

Идарә итүнең озайтылуы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2024 елның 25-26 маенда Буркина-Фасода күчеш чорының киләчәген билгеләү буенча гомуммилли консультацияләр уздырыла. Чарада гражданлык җәмгыяте вәкилләре катнашса да, күпчелек сәяси фиркаләр утырышны бойкотлый. Консультацияләр нәтиҗәсендә Траореның вакытлы президент вәкаләтләрен үтәү мөддәте тагын биш елга озайтыла, шулай ук аңа чираттагы президент сайлауларында үз кандидатурасын тәкъдим итү хокукы бирелә[27].

2024 елның 6 декабрендә Траоре премьер-министр Йоахим Кьелем де Тамбела җитәкчелегендәге хөкүмәтне тулы составта тарата[28].

2026 елның 29 гыйнварында Ибраһим Траоре җитәкчелегендәге Буркина-Фасо хакимияте илдәге барлык сәяси фиркаләрнең эшчәнлеген рәсми рәвештә тыя һәм аларның мөлкәтен дәүләт файдасына тартып ала.

​Медиадагы имиджы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Траоре үзенең чыгышларын каты контрольдә тота, үзен, иң беренче чиратта, хәрби җиткәкче итеп күрсәтергә тырыша. Аның идарә итү чорында Буркина-Фасоның дәүләт массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә хөкүмәт яклы пропаганда нык көчәя башлый. Франциянең Le Monde газеты журналисты Софи Дус Траорены марксизм һәм панафриканизм идеяләре йогынтысында булган шәхес буларак тасвирлый.

Хакимияткә килгәннән бирле Траоре үзен ришвәтчелеккә каршы көрәшүче һәм ил суверенлыгын яклаучы итеп таныта. Аның хәрби береттагы кыяфәте 1987 елда үтерелгән мәшһүр Буркина-Фасо лидеры Томас Санкараны хәтерләтә һәм аңа ишарәли[29].

  1. ↑ https://www.blackpast.org/global-african-history/ibrahim-traore-1988/
  2. ↑ https://www.theafricareport.com/406559/how-ibrahim-traore-has-built-his-fiefdom-in-burkina-faso/
  3. ↑ https://www.africaintelligence.com/west-africa/2023/06/01/ibrahim-traore-s-trusted-spin-doctors,109979262-art
  4. ↑ https://graphics.rfi.fr/traore-burkina-entourage/
  5. ↑ Burkina Faso’s military leader ousted in second coup this year
  6. ↑ Burkina Faso army captain announces overthrow of military government (2022-09-30).
  7. ↑ Douce, Sophie (2023-05-30). Au Burkina Faso, le capitaine Ibrahim Traoré, le président énigmatique qui défie la France (fr). Le Monde.
  8. 1 2 3 4 5 6 7 Izina mu makuru: Menya Capt Ibrahim Traoré wafashe ubutegetsi i Ouagadougou (rw). BBC (2022-10-03).
  9. ↑ Gänsler, Katrin. Putsch in Burkina Faso: Ibrahim Traoré hat die Macht (алм.), Jeune Afrique (2022-10-01).
  10. ↑ Burkina Faso: Military officers remove President Damiba in a coup (2022-09-30).
  11. 1 2 3 Burkina : Ibrahim Traoré proclamé président, Damiba destitué (2022-09-30).
  12. ↑ Why Russia is cheering on the Burkina Faso coup (en-GB) (2022-10-09).
  13. ↑ Traore officially appointed as president of Burkina Faso after coup, France24 (2022-10-06).
  14. ↑ Wagner Group: Burkina Faso anger over Russian mercenary link (en-GB), BBC News (2022-12-16).
  15. ↑ French army officially ends operations in Burkina Faso (en) (2023-02-20).
  16. ↑ Burkina, Guinea, Mali: A new axis on the continent?. Africanews (2023-02-10).
  17. ↑ Президент Буркина-Фасо первым из африканских лидеров прибыл в Санкт-Петербург (2023-07-25).
  18. ↑ Who is Ibrahim Traore, the soldier behind Burkina Faso's latest coup? (2022-10-04).
  19. ↑ Russian troops deploy to Burkina Faso, Reuters (2024-01-25).
  20. ↑ Какие иностранные гости приехали на Парад Победы в Москве. Фоторепортаж (2025-05-09).
  21. ↑ 'General mobilisation' declared in Burkina Faso after series of terrorist attacks. France24 (2023-04-14).
  22. ↑ 'No elections without security': Burkina Faso's 2024 vote in question after 40 killed in attacks. France24 (2023-05-30).
  23. ↑ Burkina Faso's junta Damiba agrees to step down: Religious mediators. Agence France-Presse. Al Arabiya (2022-10-02).
  24. ↑ Four officers arrested in Burkina Faso as junta thwarts coup attempt (en) (2023-09-28).
  25. ↑ Sey, Abdoulie (2023-11-23). Burkina Faso to build first gold refinery (en-US). әлеге чыганактан 2025-01-20 архивланган. 2026-07-17 тикшерелгән.
  26. ↑ Christensen, Sofia (2024-02-21). Burkina Faso suspends export permits for small-scale gold production.
  27. ↑ Burkina Faso junta extends its transition term by 5 years (2024-05-25).
  28. ↑ Burkina : Le Président Traoré met fin aux fonctions du Premier ministre Kyélem de Tambèla (fr) (2024-12-06).
  29. ↑ Adeoye, Aanu. ‘The cult of Saint Traoré’: how a Russia-backed junta leader became an icon (2025-05-22).