Эчтәлеккә күчү

Ибраһим диннәре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ибраһим диннәре latin yazuında])
Ибраһим диннәре
Нигезләнү датасы 2 тысячелетие до н. э.
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Ибраһим пәйгамбәр
Нигезләүче Ибраһим пәйгамбәр
Таралыш харитасы
Коллаж
Схематик иллюстрациясе
 Ибраһим диннәре Викиҗыентыкта

Ибраһим диннәре яисә Ибраһими диннәр (Авраамик диннәр) — тарихи яктан яһүдилеккә барып тоташкан монотеистик диннәр. Әлеге атама аларның Ибраһим пәйгамбәргә (христианлыкта — патриарх Авраам) барып тоташкан борынгы традициядән килеп чыгуын күрсәтә. Яратылыш Китабына[ru] күрә, Аллаһы Тәгалә Ибраһим белән вәгъдә килешүе төзегән һәм шул вакыттан бирле «Ибраһим Алласы» дип атала башлаган. Ибраһим диннәре — иң беренче чиратта ислам, яһүдилек һәм христианлык.

Өч зур Ибраһим диненең символлары: христиан тәресе, мөселман ярымае, яһүд йолдызы
Планетада Ибраһим (алсу төс) һәм дхармик (сары төс) диннәренең таралышын күрсәтүче харита

Охшашлыклар һәм аермалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Яһүдилектә Изге Язма буларак Танах таныла. Христианлыкта Изге Язмаларга Иске Гаһед[ru] (Танах һәм православие белән католик диннәрендәге өстәмә изге китаплар) һәм Яңа Гаһед[ru] керә, алар бергә Библияне тәшкил итә. Исламда исә Изге Язма буларак бары тик Коръән таныла, һәм ул Библиядән аермалы булып, Аллаһ илһамландырган кешенең сүзләре түгел, ә турыдан-туры Аллаһ сүзе булып санала.

https://old.bigenc.ru/religious_studies/text/1430123?ysclid=mh7y1rp0bf28718267