Епрәч районы
| Епрәч районы | |
|---|---|
| чуаш. Йĕпреç районĕ | |
| Байрак | Илтамга |
| Нигезләнү датасы | 5 сентябрь 1927 |
| Рәсми исем | Йĕпреç районĕ |
| Дәүләт |
|
| Башкала | Епрәч[2] |
| Административ-территориаль берәмлек | Чуашстан |
| Сәгать поясы | MSD һәм UTC+03:00 |
| Халык саны | 20 699 (2021)[3] |
| Мәйдан | 1201,18 км²[4] |
| Рәсми веб-сайт | gov.cap.ru/main.asp?govid=60 |
| Җирле телефон коды | 83538 |
Епрәч районы (чуаш. Йӗпреҫ районӗ) — Чуашстанның үзәгендә урнашкан муниципаль район.
Административ үзәге — Епрәч шәһәр бистәсе.
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Епрәч районы Чуашстанның үзәгендә урнашкан. Район территориясе 1201,2 км².
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Район 1927 елның 5 сентябрьендә оеша. Районда ике тарихи урын бар: чуаш язучысы Семен Эльгер сурәтләгән «Кушлаваш уйе» һәм Камай кыры (Камай — Казанны 1552 елда Явыз Иван алганда, аңа ярдәм күрсәтүче кеше, ул Казан кирмәне диварларын шартлатуны билгеләүче мәгълуматны Казанны алучыларга тапшыра).
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Халык саны 22,9 мең кеше (2010 елга). Авыл халкы — 60%, шәһәр халкы — 40%. Шәһәр халкы Епрәч һәм Буа бистәләрендә яшиләр.
Милли составы: чуашлар — 83%.
Административ бүленеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Районда 2004 елдан 12 авыл һәм 1 шәһәр жирлеге бар.
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Сәнәгатьтә төп тармаклар: Чабаксар электр үлчәү приборлары заводы филиалы, агач эшкәртү, җиһазлар ясау.
Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: сөт, ит җитештерү.
Күренекле кешеләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Макар Евсевьев — галим.
- Лидия Григорьева — җиңел атлетика буенча спорт мастеры.
- Алексей Маресьев — Советлар Союзы герое.
- Семен Эльгер — чуаш язучысы.
- Николай Краснов — чуаш язучысы.
- Степан Илларионов — Советлар Союзы герое[5]
- Николай Ижутов — Советлар Союзы герое[6]
- Леонид Константинов — Россия герое[7]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ GEOnet Names Server — 2018.
- ↑ ОКТМО
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ http://www.gks.ru/dbscripts/munst/munst97/DBInet.cgi?pl=8006001
- ↑ Герой Советского Союза Илларионов Степан Илларионович
- ↑ Герой Советского Союза Ижутов Николай Степанович
- ↑ Герой России Константинов Леонид Сергеевич
