Һенрик Ибсен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һенрик Ибсен latin yazuında])
(Ибсен Һенрик битеннән юнәлтелде)
Һенрик Иоһан Ибсен
Файл:Schaarwəchter Henrik Ibsen cropped.jpg
Һенрик Ибсен
Тугач бирелгән исеме: ингл. Henrik Johan Ibsen[1][2]
Туу датасы: 20 март 1828(1828-03-20)
Туу урыны: Шиен, Hapвигия
Үлем датасы: 23 май 1906(1906-05-23) (78 яшь)
Үлем урыны: Кристиания, Hapвигия
Ватандашлык: Hapвигия
Эшчәнлек төре: шагыйрь, драматург
Иҗат итү еллары: 1850-1906
Юнәлеш: критик реализм
Жанр: драма[d][3] һәм шигърият[3]
Бүләкләр: «Изге Олаф ypдиʜы», «Данеброг ypдиʜы», «Поләр йолдыз ypдиʜы»
Имза: Култамга
Яшәү җире Шиен[1][4]
Гримстад[d][1][4]

Һенрик Иоһан Ибсен (норв. Henrik Johan Ibsen; 20 март 1828 ел, Шиен23 май, 1906 ел, Христиания) – атаклы норвег драматургы, Яypyпa «яңа драма»сына нигез салучы. Шулай ук шигърият һәм публицистика белән дә шөгыльләнгән. Ул шул чорда Hapвигиянең әдәби теле булган дания телендә (аның норвег диалектында) язган.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗатның башлангыч чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һенрик Ибсен 1836 елда бөлгенлеккә төшкән бай коммерсант гаиләсендә 1828 елның 20 мартында туа.

1844 елдан башлап, Һенрик Ибсен аптекарь булып эшли. Ул вакытта ул беренче шигырьләрен һәм Борынгы Рум тарихы турында «Катилина» драмасын яза (Catilina, 1850). Драма тәхәллүс белән генә чыга һәм бик популәр булмый. 1850 елда Кристианиядә Ибсенның «Баһадир курганы» пьесасы куела. 1852-1857 елларда ул Бергенда беренче норвег милли ᴛияᴛыры белән җитәкчелек итә, 1857-1862 елларда исә Христианиядәге Норвег ᴛияᴛыры башлыгы була. Тормышының Берген периоды язучының сәяси миллләтчелек һәм Скандинавия фольклоры белән кызыксыну вакытына туры килә. Менә шулай «Эстроттан Фру Ингер», «Сульхаугта мәҗлес», «Ульф Лилиенкранс», «Хельгеландта сугышчылар» кебек «урта гасыр» пьесалары туа. 1862 елда Ибсен «Мәхәббәт комедиясе» әсәрен яза, анда ул чиновниклар-мешчаннар Hapвигиясен сурәтли. «Тәхет өчен көрәш» драмасында (1864) Ибсен прогрессив тарихи миссия башкаручы геройның җиңүен күрсәтә. Ләкин озакламый үзенең әдәби һәм әдәби булмаган сәбәпләр Ибсенны чит илләргә, яңа әдәби формалар эзләргә чыгып китәргә этәрә.

Драматик реформа башлану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ибсен 15 ел тормышын чит илдә үткәрә, Румда, Дрезденда, мүнхенда яши. Аның бөтен дөньяга билгеле әсәрләре «Бранд» (1865 ел) һәм «Пер гүнт» (1867) шигъри драмалары булып чыга. Алар Ибсенның һәм аның замандашының характерларының капма-каршы якларын сурәтлиләр. Дин әһеле Бранд – кеше иреге һәм динилегенең җитди һәм кырыс дәгъвәтчесе, аның максимализмында сөрен Кьеркегор тәгълиматы эзләре күренә. Пер гүнт, киресенчә, шәхси бәхетен эзли, ләкин тапмый.

1860 еллар ахыры-1870 еллар башында, социаль-сәяси каршылыклар көчәйгәндә, Ибсен иске дөньяның җимерелүен, «кеше рухы инкыйлабын» көтә. Юлий Апостат турындагы «Кесарь һәм галилеялы» драмасында (1873) ул кешедә рухи һәм матди башлангычларның киләчәк синтезы турында сөйли.

Курчак йорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ибсенның Россияда иң популәр пьесасы «Курчак йорты» (1879). Хельмер һәм Нора фатирының декорацияләре тамашачы яки укучыны мешчан идиллиясенә чумдыралар. Тик аны Норага аның ялган векселе турыда искә төшерүче «поверенный» Крогстад боза. Торвальд Хельмер хатыны белән талаша һәм аны теләсә ничек гаепли. Кинәт кенә Крогстад акылына килә һәм вексельны Норага җибәрә. Ә Хельмер шунда ук тынычлана һәм хатынына кире нормаль тормышка кайтырга тәкъдим итә. Ләкин Нора инде үзенең ире өчен нинди дәрәҗәдә булуын аңлый. Ул мешчан гаиләсе төзелешенең начарлыгын ачып бирә.

Пьеса Нораның китүе белән тәмамлана.

1880-еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ибсен «Курчак йортыннан» соң беренче язган драма «Өрәкләр» була. Анда «Брандның» мотивлары күп кулланыла: варислылык, дин, идеализм. Ләкин «Өрәкләрдә» тәнкыйтьчеләр фpанcыз натурализмы тәэсирен дә билгеләп үтәләр.

«Халык дошманы» пьесасында (1882) тагын бер максималист Стокман курорт шәһәре өчен бик мөһим булган, ләкин төрле сулар белән пычранган чыганакны ябуны таләп итә. Әлбәттә, шәһәрлеләр чыганак турында хакыйкатьне таратмаска тырышалар һәм Стокманны шәһәрдән куып чыгаралар. Үз чиратында, Стокман монологларында күпчелек идеясе хакимлеген сүгә.

Импрессионизм һәм Шекспир тәэсирендә язылган «Кыргый үрдәк» драмасында (1884) идеалист Грегерс кешеләргә тормышта булган бар нәрсәне дә ачарга кәрамый, дип санаган гуманист-дyктыpга каршы куелган. «Яңа Гамлет» Грегерс табиб киңәшләренә игътибар итми һәм үз гаиләсенең серләрен ача, ә бу исә нәтиҗәдә аның сеңлесе Хедвиганың үз-үзен үтерүенә китерә.

Соңгы чор иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ибсенның соңгы пьесаларында астекст катлаулана, психологик сурәтнең нечкәлеге арта. «Көчле кеше» темасына алгы планга чыгарыла. Ибсен инде үз геройларына карусызга әйләнә. Мондый пьесаларның мисаллары - «Төзүче Сольнес» (1892), «Йун Габриель Боркман» (1896).

«Төзүче Сольнес» - әдипнең соңгы чор драмалары арасында иң әһәмиятлесе. Сольнес, Ибсен кебек үк, тормыш уңайлылыгы һәм югары дәрәҗәләр өчен җан тырмаша. Ә яшь Хильда аның манаралар төзү эшенә кире кайтуын таләп итә. Пьеса төзүченең егылуы белән тәмамлана. Бу әдәбиятчылар тарафыннан хәзергәчә аңлатылмаган тәмамлану: бер версия буенча, иҗат һәм тормыш бергә була алмыйлар, икенчесе буенча – чын рәссамның тормышы бары шулай гына туктарга тиеш.

Ибсен 1906 елда бәрелү аркасында вафат була.

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Зур сәвит энциклопедиясе, 3 нче басма. Т.9. Евклид — Ибсен. 1972 (рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Henrik Ibsens skrifter
  2. IbsenStage
  3. 3,0 3,1 The Virtual Ibsen Centre
  4. 4,0 4,1 Henrik Ibsens skrifter