Ибу Пертиви (җыры)
Ибу Пертиви Исмаил Марзуки тарафыннан 1950-енче һәм 1960-ынчы еллар тирәсендә популяр Индонезия патриотик җыры. Җырның шигырьләре Индонезиянең милли шәхесләнеше Ибу Пертиви турында (ул шулай ук "ана ил" буларак персонификацияләнә). Гадәттә аны Индонезия балалары, башлангыч һәм урта мәктәп укучылары җырлыйлар, яки ул Индонезия Бәйсезлеге Көннәрен бәйрәм иткән вакытта уйнала. 2016 елда Индонезия классик композиторы Ананда Сукарлан пианино өчен бу җырга нигезләнгән юрамалар тупланмасын ясаган.
Шигырьләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Җырның шигырьләре түбәндәгечә яңгырый:
Оригиналь шигырьләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Беренче куплет:
- Kulihat ibu pertiwi
- Sedang bersusah hati
- Air matanya berlinang
- Mas intannya terkenang
- Hutan gunung sawah lautan
- Simpanan kekayaan
- Kini ibu sedang lara
- Merintih dan berdoa
Икенче куплет:
- Kulihat ibu pertiwi
- Kami datang berbakti
- Lihatlah putra-putrimu
- Menggembirakan ibu
- Ibu kami tetap cinta
- Putramu yang setia
- Menjaga harta pusaka
- Untuk nusa dan bangsa
Тәрҗемәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Беренче куплет:
- Күрәмен мин Ана Җырны (Ибу Пертиви: Индонезиянең шәхесләнеше)
- Ул сыкрана,
- Яше ага,
- алтын һәм алмазларыңны югалтуыңны искә төшереп
- Урманнар, таулар, фермалар һәм дингезләр
- Хәзинәләр (байлык) йорты
- Хәзер Җир сыкрана
- Ул көрсенә һәм дога укый
Икенче куплет:
- Күрәмен мин Ана Җирне
- Без сиңа хезмәт итәргә килгәнбез
- Бак угылларыңны һәм кызларыңны
- Алар Ананы бәхетле итәчәк
- Ана, без (сине) һаман яратабыз
- Синең тугъры угылларың
- Мирасны саклыйбыз
- Туган илебез һәм халкыбыз өчен
Христиан гимны музыкасын адаптациясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Гәрчә шигырьләр башта иҗат ителгән булса да, бу адаптациянең музыкасы һәм мелодиясе Гайсәдә без нинди дус табабыз Христиан гимнына охшаш булган, башта ул Джозеф М.Скривен тарафыннан шигырь буларак 1855 елда язылган булган. Гимн Индонезия телендә Yesus Kawan yang Sejati буларак җырлана һәм Тоба Батактелендә Исе до Алеалентабуларак җырлана һәм Батак Христиан Протестан Чиркәүләрендә һәм Протестант һәм Рим Католик чиркәүләрендә популяр. Гәрчә Индонезиядә статистика буенча күбрәк Мөселман җәмәгате булса да, гимн шактый популяр булып тора. 1958 елда үлеменә кадәр, музыка мелодиясе Ибу Пертиви җырының композиторы Исмаил Марзуки тарафыннан адаптацияләнгән булган.
Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- https://yandex.ru/video/preview?filmId=5142225847541779525&text=Ibu%20Pertiwi%20song&noreask=1&path=wizard&parent-reqid=1575490537622546-1690730741636358057000125-sas1-5661&redircnt=1575490542.1
- http://organisasi.org/ibu-pertiwi-lirik-lagu-anak-anak-musik-nasional-lawas-indonesia 2010 елның 17 сентябрь көнендә архивланган.