Ивановка төзелеше (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ивановка төзелеше (Казан) latin yazuında])
Ивановка төзелеше
Дәүләт  Россия
Халык саны 354 (1908)[1],
1029 (1924)[2]
Карта

Ивановка төзелеше (шулай ук Иваново бистәсе) — Казан шәһәренең хәзерге Мәскәү районы территориясендә урнашкан бистә.

Атаманың килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бистә Казан Иоанн-Предтеченск монастыре җирләрендә урнашу сәбәпле «Ивановская» исемен ала[3]; XIX гасыр азагы — XX гасыр башында Казан белән чиктәш җирләрдә барлыкка килгән бистәләр «төзелеш» дип атала: Удел төзелеше, Яңа (Яңа-Кизик) төзелеше һ.б.[4]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бистә 1906 елдан да соңга калмыйча барлыкка килгән[5]

1920 елда Казан өязенең Каймар вулысы Ивановка төзелеше бистәсендә: балалар бакчасы, 1 нче баскыч мәктәбе, наданлыкны бетерү мәктәбе, Казан өяз совет милициясенең 3 нче районы штаб-фатиры булган[6]

Иваново төзелеше Казанның берләштерелгән Бистәсе районына ТАССР Үзәк Башкарма Комитетының һәм Халык Комиссарлары Советының 1924 елның 2 ноябрендәге карары белән кушыла[7]

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1908[1]1924[2]
3541029

1923 һәм 1926 елларга алынган мәгълүматлар буенча, Кизик бистәсендә, Яңа төзелеш һәм Иваново төзелеше бистәләрендә 1829 һәм 1780 кеше яши, шулардан руслар — 1645 кеше (89,40%), татарлар — 119 кеше (6,47%), чуашлар һәм марилар — 2 кеше, башкалар —12 кеше[8].

Урамнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Постановленія 44-го, 45-го чрезвычайнаго и 45-го очередного собраній Казанскаго уѣзднаго земства 1909 годаКазан: 1909.
  2. 2,0 2,1 Государственный архив Республики Татарстан
  3. Просмотр документа - dlib.rsl.ru. 2020-09-11 тикшерелгән.
  4. Ленинский район: «большая дорога» и Нью-Йорк (англ.).kazanfirst.ru.Дата обращения: 11 сентября 2020.
  5. Просмотр документа - dlib.rsl.ru. 2020-09-11 тикшерелгән.
  6. Национальная библиотека Республики Татарстан..kitap.tatar.ruДата обращения: 11 сентября 2020.
  7. Просмотр документа. 2020-09-11 тикшерелгән.
  8. История Казани в документах и материалах. XX век. — Магариф.
  9. О РЕЕСТРЕ НАЗВАНИЙ УЛИЦ ГОРОДА КАЗАНИ (с изменениями на: 15.02.2017), Постановление Исполнительного комитета города Казани Республики Татарстан от 03 февраля 2016 года №286. 2020-08-31 тикшерелгән.
  10. Султанбеков, Булат Файзрахманович - Не навреди : Размышления историка : (Ист.-публицист. очерки, новые открытия) - Search RSL. 2020-08-31 тикшерелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]