Иван Аджинджал

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иван Аджинджал latin yazuında])
Иван Аджинджал
Туган 30 апрель 1896(1896-04-30)
Кутаиси губернасы, Кавказ наместниклыгы[d], Россия империясе
Үлгән 1963
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Грузинский технический университет[d]
Һөнәре икътисадчы
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d] һәм икътисад фәннәре нәмзәте[d]

Иван Андреевич Аджинджал (1896 елның 30 апреле, Кутаиси губернасының Сухум округы Бедиа авылы - 1963, Сухум, Абхаз АССР) — абхаз галим-этнографы, тарих фәннәре кандидаты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1910 елда, Сухум тау мәктәбен тәмамлагач, Очамчира югары башлангыч мәктәбенә укырга керә, 1913 елдан укуын Ереван укытучылар семинариясендә дәвам итә, һәм аны 1917 елда тәмамлый. 1920-1924 елларда Тбилиси дәүләт университетының политехник факультетының икътисад бүлегендә укый; 1924 елда аны тәмамлагач, ул "Зур мөмкинлекләр иле" темасы буенча диссертациясен уңышлы яклый, һәм шул ук елның 19 октябрендәге институт Советы карары белән аңа тулы курсны тәмамлау дипломы бирелщ. Икътисад факультеты һәм Икътисад фәннәре кандидаты дәрәҗәсен ала.

1917 елдан ул Адзюбжинскийның ике класслы авыл мәктәбендә, аннары - Очамчираның ике класслы мәктәбендә укытучы булып эшли. Ул Очамчира төбәк башкарма комитетының халык мәгарифе бүлеге мөдире, Тбилисидагы Абхаз балалар йортында укытучы була.

1938-1949 елларда Гулиа Д.И. ис. Абхаз тел, әдәбият һәм тарих институтының кече фәнни хезмәткәре, аннары — Абхазия Дәүләт музее директорының фәнни бүлек буенча урынбасары. 1958 елдан алып гомере ахырына кадәр Абхаз тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

И. A. Аджинджала фәнни кызыксынулары өлкәсенә милли икътисад тарихы һәм матди мәмдәният, шулай ук дини ышанулар һәм революциягә кадәрге һәм Совет Абхазиясенең иҗтимагый тормышы сораулары кергән.

Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Аджинджал И. А. Жилища абхазов. — Сухуми: Абгиз, 1957. — 127 с. — 1000 экз.
  • Аджинджал И. А. Жилище абхазов: Автореф. дис. … канд. ист. наук. — Сухуми, 1950. — 12 с.
  • Аджинджал И. А. Из этнографии Абхазии: (Матер. и исследования). — Сухуми: Алашара, 1969. — 537 с. — 1000 экз.
  • Абхазская народная игра в мяч (амцакьачара). — 1948.
  • Взаимопомощь в абхазской деревне. — 1943.
  • Военная организация и военные обычаи абхазов в прошлом. — 1942.
  • Вооружение абхазов. — 1948.
  • Гостеприимство у абхазов. — 1944.
  • К изучению народной вышивки и ткачества у абхазов. — 1948.
  • Кровная месть у абхазов. — 1945.
  • Кузнечное ремесло и культ кузни и железа у абхазов. — 1947.
  • Кустарные и ремесленные промыслы в дореволюционной Абхазии. — 1940.
  • Материалы к изучению резьбы по дереву, рогу, кости, камню и металлу в дореволюционной Абхазии // Тр. / Абхазский гос. музей. — 1957.
  • Материалы по изучению одежды абхазов // Тр. / Абхазский гос. музей. — 1947, Вып. 1.
  • Материальный быт абхазской дореволюционной деревни. — 1939.
  • О земледельческих орудиях труда в Абхазии // Тр. / Абхазский гос. музей. — 1958.
  • Обычаи в дореволюционной Абхазии .— 1941.
  • Почитание старших у абхазов. — 1948.
  • Пчеловодство — сер. 1950-х г.
  • Хозяйственные постройки абхазов — сер. 1950-х г.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Инал-ипа Ш. Д. Энтузиаст этнографического изучения Абхазии (Вступит. ст.) // Аджинджал И. А. Из этнографии Абхазии: (Матер. и исследования). — Сухуми: Алашара, 1969.