Иван Аношин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иван Аношин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Иван Аношин
Туган 17 ноябрь 1904(1904-11-17)
Шепелевка[d], Чернавское муниципальное образование[d], Турки районы, Русия
Үлгән 1 синтәбер 1991(1991-09-01) (86 яшь)
Мәскәү, ССҖБ
Күмү урыны Троекуров зираты[d]
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Әлма-матер РФ КК Генераль штабы хәрби академиясе[d] һәм Кызыл профессура институты[d]
Һөнәре дәүләт эшлеклесе, сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм мөкәфәтләре Ленин ордены — 1944 Кызыл Байрак ордены — 1944I дәрәҗә Кутузов ордены  — 1945I дәрәҗә Богдан Хмельницкий ордены  — 1945I дәрәҗә Ватан сугышы ордены — 1985Кызыл Йолдыз ордены — 1956

Кызыл Йолдыз ордены

«Сугыш казанышлары өчен» медале — 1951«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале
«Будапештны алган өчен» медале
«Венаны алган өчен» медале
«Белградны азат иткән өчен» медале
Хәрби дәрәҗә янарал-литинан

Иван Аношин (рус. Иван Семёнович Аношин, 17 ноябрь 1904(19041117), Шепелёвка[1], Сарытау губернасы, Рәсәй империясе — 1 сентябрь 1991, Мәскәү), сәвит фирка‑дәүләт эшлеклесе. Генерал‑лейтенант (1945).

ССРБ һәм РСФСР ЮШның 1‑че һәм 2-че чакырылыш депутаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Керәстиян гаиләсендә туган. 10 яшьтән таза тормышлы керәстияннәрдә көтүче, батрак булып эшләгән. Башлангыч мәктәпне тәмамлаган.

1919-1926 елларда комсомол ячәйкәсе сәркәтибе, комсомолның вулыс комитеты җаваплы сәркәтибе. 1926 дан Кызыл Гаскәрдә, ББСИ чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә, аннары (1930 га хәтле) фирканең Махачкала шәһәр кәмититендә эшли. 1930-32 елларда БК(б)Ф ҮК каршысындагы Кадрлар әзерләү институтында укый. 1932—35 елларда БК(б)Фнең Чита шәһәр кәмититендә бүлек мөдире. 1937 дә Кызыл профессура икътисад институтын тәмамлый. 1938 дән алып — Идел буе алманнары АССРы БК(б)Ф өлкә кәмититенең, 1939 ның ноябреннән башлап Башкортстан өлкә кәмититенең беренче сәркәтибе. 1943 дә Фрунзе ис. Хәрби академиясе каршысындагы Махсус курсларны тәмамлый, аннары хәрәкәттәге әрмедә: 37‑че гаскәрнең Хәрби шурасы әгъзасы, 3‑че Украина фронты, Мәскәү хәрби бүлгесенең сәяси идарәлекәре җиткәчесе. 1947—68 елларда Одесса хәрби бүлгесе гаскәре командиры урынбасары, Ерак Көнчыгыш хәрби бүлгесенең Хәрби шурасы әгъзасы, ССРБ КК Генераль штабы Хәрби‑топография идарәлеге башлыгы урынбасары. 1939—52 елларда БК(б)Ф Үзәк рәвиз комиссиясе әгъзасы. 1968 елдан пинсәдә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]