Иван Антипов-Каратаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иван Антипов-Каратаев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Җенес ир-ат
Ватандашлык Flag of Russia.svg Россия империясе[1]
Flag of the Soviet Union.svg СССР[1]
Туу датасы 1 (13) сентябрь 1888
Туу урыны Стәрлетамак өязе, Уфа губернасы, Россия империясе[1]
Үлем датасы 3 июль 1965(1965-07-03)[2] (76 яшь)
Үлем урыны Бакы, СССР[2]
Җирләнгән урыны Вострәков зираты[d]
Һөнәр төре агранум
Эшчәнлек өлкәсе почвоведение[d]
Эш урыны Почвенный институт имени В. В. Докучаева[d]
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Академик дәрәҗә авыл хуҗалыгы фәннәре докторы[d]
Бүләкләр

Антипов-Каратаев Иван Николаевич (1888 елның 13 сентябре1965 елның 3 июле) — совет туфрак белгече, профессор. Беренче дөнья һәм Ватандашлар сугышларында катнашучы. Таҗик ССРы Фәннәр академиясе академигы (1951). Таҗик ССР‑ның атказанган фән эшмәкәре. Дүрт Кызыл Байрак Хезмәт ордены кавалеры.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иван Николаевич Антипов-Каратаев Уфа губернасының Стәрлетамак өязе[3] Тәнәй авылында туган. Беренче дөнья сугышында һәм Ватандашлар сугышларында катнашкан. 1927 елда Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган.

1926 елдан алып, кырык ел дәвамында, В. В. Докучаев исемендәге Туфрак институтында (Мәскәү) эзләнүче булып эшли. 1931 елда институтта туфракның физика-химия лабораториясен оештыра.

1936-1951 елларда — Вахш туфрак-мелиорация станциясенең, ә 1951 елдан — Таҗик ССРы елда Фәннәр академиясенең туфракны өйрәнү институтының гыйльми җитәкчесе.

20 елдан артык Мәскәү дәүләт университетының профессоры. Халыкара туфракны өйрәнүчеләр җәмгыяте әгъзасы (1957 елдан). Таҗик ССР-ның атказанган фән эшмәкәре (1946).

Иван Николаевич Антипов-Каратаев 1965 елның 3 июлендә Бакы шәһәрендә вафат була.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дүрт Кызыл Байрак Хезмәт ордены (шул исәптән 10.06.1945)
  • медальләр
  • Таҗик ССРның атказанган фән эшмәкәре
  • В. В. Докучаев исемендәге бүләк (1964)
  • Г. М. Димитров исемендәге бүләк (Болгар)
  • «Ватандашлар эшчәнлеге өчен» ордены (Болгар, 1961) — «Болгария туфраклары» эше өчен (1960)

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Туфрак коллоидлары һәм аларны өйрәнү методлары, Л., 1930 (А. И. Робинерсон белән бергә)
  • Кырым дәүләт корсагы һәм аның эргәсендәге җирнең туфрагы, «В. В. Докучаев исемендәге туфрак институты хезмәтләре», к. 7, 1932 (Л. И. Прасолов белән бергә)
  • ССРБдә тозлы туфраклар мелиорациясе, М., 1953 (В. Н. Филиппова һ. б. белән бергә)
  • Туфракның физик-химик үзчәлекләрен заманча карау ысуллары, вып. 1-3, М.—Л., 1945-1948 (мөхәррир һәм автордаш).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Башкорт энциклопедиясеБашкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит — ISBN 978-5-88185-053-1
  2. 2,0 2,1 Антипов-Каратаев Иван Николаевич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  3. (хәҙер Башҡортостан Республикаһының Фёдоровка районы[[Категория:Фёдоровка районыда туганнар ]]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Иван Николаевич Антипов-Каратаев // Почвоведение. — 1965. — № 9.
  • Симулин А. М. Антипов-Каратаев // Чувашская энциклопедия. К. 1: А—Е. — Чебоксары, 2006. — С. 112.
  • Антипова-Каратаева И. Н., Мотова Г. В. Иван Николаевич Антипов-Каратаев. — М.: Наука, 2008. — 178 с. ISBN 978-5-02-036123-2

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]