Иван Артоболевский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иван Артоболевский latin yazuında])
Иван Артоболевский
Туган 26 сентябрь (9 октябрь) 1905[1]
Мәскәү, Россия империясе[2]
Үлгән 21 сентябрь 1977(1977-09-21)[1] (71 яшь)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты һәм Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе[d]
Һөнәре инженер, сәясәтче
Эш бирүче Мәскәү дәүләт университеты, Мәскәү авиация институты[d], РФА машинабелем институты[d] һәм Русия химия-технология университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

 Иван Артоболевский Викиҗыентыкта

Иван Иванович Артоболевский (1905 елның 26 сентябре [9 октябре], Мәскәү, Россия империясе1977 елның 21 сентябре, Мәскәү, ССРБ) — совет галим-механигы, механизмнар һәм машиналар теориясе өлкәсендә белгеч, ССРБ Фәннәр академиясе академигы, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1969).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иван Артоболевский рухани гаиләсендә туа. 1938 елда әтисе Иван Алексеевич Артоболевский атып үтерелә.

1926 елда К. А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлый[3]. 1927 елда экстерн белән Мәскәү дәүләт университетының физика-математика факультетының математика бүлеген тәмамлый.

1927 елдан укытучы булып эшли. 1929—1932 елларда Д. И. Менделеев исемендәге Мәскәү химия-технология институтының теоретик механика кафедрасын җитәкли. Институт тарихында иң яшь профессор була[4].

1932—1949 елларда — Мәскәү дәүләт университеты профессоры (башта теоретик механика кафедрасында эшли). 1941 елда МДУ механика-математика факультетында (Б. В. Булгаков белән бергә) механизмнар һәм машиналар теориясе, гироскоплар теориясе, тирбәнешләр теориясе, идарә итү теориясе өлкәләрендә эшләрне активлаштыруны тәэмин иткән гамәли механика кафедрасын оештыра. Артоболевский бу кафедрада мөдир вазыйфаларын башкаручы була (1941—1944)[5]. Барлык студент-механиклар өчен мәҗбүри булган «Гамәли механика» курсын укыган[6]. 1942 елдан — Мәскәү авиация институты профессоры.

1937 елдан ССРБ Фәннәр академиясенең машина белеме институтында эшли; механизмнар һәм машиналар теориясе бүлеге мөдире, 1938—1941 елларда — фән буенча директор урынбасары булып эшли.

1939 елда — әгъза-корреспондент, ә 1946 елда ССРБ ФА хакыйкый әгъзасы итеп сайлана.

Бөек Ватан сугышы елларында Инженер-машина төзүчеләр Бөтенсоюз фәнни җәмгыяте рәисе була. 1947 елдан — рәис урынбасары, 1966 елдан — «Гыйлем» Бөтенсоюз җәмгыяте рәисе.

7-9 нчы чакырылыш (1966—1979) ССРБ Югары Советы Союзы Советы депутаты Винница өлкәсенең 430 нчы номерлы Тульчин сайлау округыннан. 9 чакырылыш ССРБ Югары Советы Президиумы әгъзасы (1974—1979)[7][8].

Теоретик һәм гамәли механика буенча ССРБ милли комитетының башлангыч составына керә (1956).

1969 елда 45 илдән торган Машиналар һәм механизмнар теориясе буенча халыкара федерация оештыру инициаторы һәм беренче президенты була, берничә тапкыр аның президенты итеп сайлана[9].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Социалистик Хезмәт Каһарманы (1969 елның 13 марты);
  • биш Ленин ордены (1954 елның 27 марты; 1965 елның 8 октябре; 1967 елның 8 августы; 1969 елның 13 марты; 1975 елның 8 октябре);
  • ике Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1945 елның 10 июне; 1945 елның 16 сентябре)
  • «Мәскәү оборонасы өчен» медале (1944);
  • «Фидакарь хезмәт өчен (Хәрби батырлык өчен). Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» юбилей медале (1970);
  • «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең утыз еллыгы» юбилей медале (1975);
  • РСФСРның Атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1945);
  • Пафнутий Чебышев исемендәге премия (1946);
  • Бөтендөнья Тынычлык Советы тарафыннан Жолио-Кюри исемендәге көмеш медаль бирелә (1959);
  • Чехословацкая Фәннәр академиясе тарафыннан «Фән һәм җәмгыять үсешендә казанышлары өчен» көмеш медале бирелә (1966);
  • Инженер-механиклар институты (Англия) тарафыннан Джеймс Ватт исемендәге халыкара алтын медале белән бүләкләнә (1967).

Фәнни эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Машина белеме институтында Иван Артоболевскийның кабинет-музее

Фәнни мәнфәгатьләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • машиналар һәм механизмнар теориясе;
  • эш машиналарының динамикасын өйрәнүнең теоретик һәм эксперименталь методлары проблемалары.

Фәнни нәтиҗәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • пространство механизмнарының классификациясен эшли һәм аларны кинематик анализлау ысулларын бирә,
  • катлаулы механизмнарның кинематик анализлау методларын булдыра (1939).

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Машина белеме институтының иске бинасында мемориаль такта урнаштырылган.
  • Иван Артоболевский эшләгән Машина белеме институтында музей оештырылган.
  • Академик Артоболевский исемен Латвия Диңгез Пароходчылыгының рефрижератор судносы йөртә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. 2,0 2,1 Артоболевский Иван Иванович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  3. Артоболевский Иван Иванович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохорова — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  4. Будрейко Е. Н., Жуков А. П. Профессора университета Менделеева: XX век. — Москва: РХТУ им. Д.И.Менделеева, 2006. — С. 43—44. — 756 с. — ISBN 5-7237-0513-X.
  5. Московский университет в Великой Отечественной войне. — 4-е, переработанное и дополненное. — М.: Издательство Московского университета, 2020. — С. 85. — 632 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-19-011499-7.
  6. Механика в Московском университете / Под ред. К. А. Рыбникова. — М.: Изд-во Моск. ун-та, 1992. — 168 с. — ISBN 5-211-01979-2.
  7. Список депутатов Верховного Совета СССР 7 созыва. әлеге чыганактан 2013-03-13 архивланды. 2017-03-07 тикшерелгән.
  8. Список депутатов Верховного Совета СССР 8 созыва. әлеге чыганактан 2013-03-13 архивланды. 2017-03-07 тикшерелгән.
  9. Из истории создания научного направления механики машин. mashinoved.ru. әлеге чыганактан 2012-10-28 архивланды. 2012-09-01 тикшерелгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Боголюбов А. Н. Иван Иванович Артоболевский. М., 1982 (в сер. «Научно-биографическая серия»)
  • Механика в Московском университете / Под ред. К. А. Рыбникова. — М.: Изд-во Моск. ун-та, 1992. — 168 с. — ISBN 5-211-01979-2..
  • Московский университет в Великой Отечественной войне. — 4-е, переработанное и дополненное. — М.: Издательство Московского университета, 2020. — С. 85. — 632 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-19-011499-7.
  • Первый состав Российского национального комитета по теоретической и прикладной механике. Составители А. Н. Богданов, Г. К. Михайлов / под редакцией д-ра физ.-мат. наук Г. К. Михайлова. — Москва: «КДУ», «Университетская книга», 2018. — 70 с. ISBN 978-5-91304-805-9

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]