Иван Базилев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иван Базилев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сурәт
Җенес ир-ат
Туу датасы 30 май 1800(1800-05-30)[1]
Туу урыны Пинзә, Саратов губернасы, Россия империясе[1][2]
Үлем датасы 3 декабрь 1873(1873-12-03)[1][2] (73 яшь)
Үлем урыны Уфа, Россия империясе[1]
Һөнәр төре галим
Эшчәнлек өлкәсе педагогика[d]
Әлма-матер Казан император университеты[1][2]
Бүләкләр

Базилев Иван Василий улы (30 май, 1800 ел, Пенза3 декабрь, 1873 ел, Уфа) — педагог, Ырынбур губернасы училищеләре директоры, Уфа кала думасы депутаты. Статский советник.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иван Василий улы Базилев Казан университетына укырга керә. 1819 ел да университет курсын филология фәннәре кандидаты булып тәмамлый. Казан губернасы уку йортларында укыта. 1820 елдан алып Сембер гимназиясында тарих, география һәм статистика буенча баш укытучы булып эшли. Укытучы Матвей Корниолин-Пинский белән бергә шәһәрдә ачык лекцияләр укуын оештыра, бу аны җирле җәмгыятьтә популярлаштыра.

1831 елның 25 октябрендә Базилев Иван Ырынбур губернасы училищеларының директоры итеп билгеләнә. Училищелар директоры буларак Русия халык мәгарифе министры тарафыннан раслана һәм губернаның бөтен урта һәм түбән уку йортлары өстеннән күзәтүне тормышка ашыра башлый.

19 гасырның 40 нчы елларында Базилевс Иван Ырынбур гимназиясе янында затлылар пансионын ачуда катнаша. Аның башлангычы белән берничә өяз калаларында, шул исәптән Бөредә дә, һөнәр училищелары оештырыла. Староверларның каршы булуына карамастан, Иван Базилев мондый училищены Уральск шәһәрендә да оештыруга ирешә.

Ул Уфаның иң иске уку йортына, Уфа ирләр гимназиясенә, хәзерге Аксаков гимназиясенә нигез салучы дип санала. Дәүләт хезмәтеннән тыш 1835 елдан алып 1857 елга кадәр бу гимназиянең директоры була. Уку йортларының 1804 елның 5 ноябрендәге Уставы нигезендә Иван Василий улы 1837 елда гимназияне дүрт сыйныфлыдан җиделегә үзгәртә алган. 1850 елда гимназиянең яңа бинасы төзелеше буенча комитетны җитәкли.

Базилев башлангычы буенча Уфага Казан университеты профессоры Савельев чакырыла, ул гимназия янында шул чакта ук заманча приборлар белән җиһазландырылган метеорологик обсерватория ача.

Гомеренең соңгы елларында Иван Василий улы Уфа шәһәренең җыен әгъзасы итеп сайлана (хәлиткеч тавыш хокукы белән Уфа кала думасы депутаты). Уфа шәһәренең мактаулы гражданы итеп сайлана.

1873 елның 3 декабрендә Базилев Иван вафат була һәм Уфада җирләнә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ахмерова Ф. Д. БАЗИЛЕВ Иван Васильевич // Башкирская энциклопедия — Башкирская энциклопедия, 2005. — Т. 1. — С. 276. — 624 с. — ISBN 978-5-88185-053-1