Иван Богомолов
Иван Богомолов | |
---|---|
Туган | 6 сентябрь 1911 Косякау авылы, Норлат районы, Татарстан АССР |
Үлгән | 1 март 1966 (54 яшь) |
Ватандашлыгы | ССРБ |
Иван Васильевич Богомолов (1911 елның 6 сентябре, Косякау авылы, Норлат районы, Татарстан АССР — 1966 елның 1 марты) — совет хәрби башлыгы, контр-адмирал, Бөек Ватан сугышында катнашучы.
Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Иван Богомолов 1911 елның 6 сентябрендә Татарстан АССРның Норлат районы (хәзер — Яшел Үзән районы) Косякау авылында туа[1]. 1937 елда Ленинград индустриаль институтын тәмамлый, шул ук елны К. Е. Ворошилов исемендәге Хәрби-диңгез академиясенең минно-торпед факультетына укырга керә. 1940 елда аны тәмамлаганнан соң Балтыйк флотының тыл идарәсендә хезмәт итә, минно-торпед складының торпед аппаратларын ремонтлау буенча остаханәдә инженер була. Бу вазыйфада Бөек Ватан сугышы башланганда да була.
Бөек Ватан сугышы елларында Балтыйк флотының тыл идарәсендә хезмәт итүен дәвам итә, инженердан минно-торпед бүлеге җитәкчесенә кадәр юл үтә. Ленинград камалышы вакытында идарәдә эшләү белән беррәттән, Кронштадт диңгез оборонасы районының матди-техник тәэмин итү бүлегенең җитештерү буенча инженер вазыйфаларын да башкара. Бу районда су өсте корабларның һәм су асты көймәләрнең торпед коралларын ремонтлау буенча җитештерү предприятиеләре эшенә шәхсән җитәкчелек итә. Аның тырышлыгы белән 1943 елгы социалистик ярыш нәтиҗәләре буенча районның ремонт предприятиеләре ССРБ Хәрби-диңгез флотының матди-техник идарәсе арасында икенче урынны яулаган.
Сугыштан соң ССРБ Хәрби-диңгез флотында хезмәт итүен дәвам итә. Кронштадт диңгез оборонасы районының минно-торпед бүлеген җитәкли, техник часть буенча сәүдә арсеналы начальнигы ярдәмчесе була. 1950 елның июленнән ССРБ Хәрби-диңгез флотының Баш матди-техник идарәсенең Техник идарәсендә хезмәт итә. 1955—1960 елларда Балтыйк флотының матди-техник идарәсен җитәкли, ә аннары үлеменә кадәр Хәрби-диңгез флотының 15 нче Диңгез арсеналы башлыгы була.
1966 елның 1 мартында вафат була, Санкт-Петербургның Төньяк зиратында җирләнә.
Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1945)[2];
- Кызыл Йолдыз ордены (1944, 1953);
- «Ленинградны саклаган өчен» медале (1942);
- «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале (1945).
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Лурье В. М. Адмиралы и генералы Военно-морского флота СССР: 1946—1960. — М.: Кучково поле, 2007. — 672 с. — 3000 экз. — ISBN 978-5-9950-0009-9.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 6 сентябрь көнне туганнар
- 1911 елда туганнар
- 1 март көнне вафатлар
- 1966 елда вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүчеләре
- Сугышчан хезмәтләре өчен медале белән бүләкләнүчеләр
- Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- Санкт-Петербургта вафатлар
- Норлат районында туганнар