Иван Егоров
Бу мәкаләне Иван Егоров (эшкуар) мәкаләсе белән берләштерергә тәкъдим ителә Сәбәпләр һәм бәхәс Википедия:Берләштерүгә сәхифәсендә.
Бәхәс бер атна бара (шулай ук озаграк була ала). Бәхәс башланган көн – 25.01.2022. |
Иван Егоров | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Иван Михаил улы Егоров |
Туган | 21 гыйнвар 1961 (61 яшь) ТАССР Мамадыш районы Җөри авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | холдинг җитәкчесе |
Балалар | өч баласы |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Иван Егоров, Иван Михаил улы Егоров — ширкәт җитәкчесе, иҗтимагый эшлекле. «Ак Барс» Холдинг компаниясе» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры (2012). ТР Дәүләт Советының IV-VI чакырылыш депутаты. Татарстан Республикасы азык-төлек сәнәгатенең атказанган хезмәткәре.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1961 елның 21 январенда ТАССР Мамадыш районы Җөри авылында туган. «Башлангыч хәрби белем һәм бәдән тәрбиясе» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтын (1987) һәм «менеджмент» белгечлеге буенча Мәскәү коммерция академиясен (1994) тәмамлый.
Хәрби хезмәтен Әфганстан сугышында разведка-десант ротасының десант-һөҗүм взводы командиры урынбасары булып үтә.
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1987 елдан алып 1996 елга кадәр сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә җитәкче урыннарда эшли.
- 1996-2002 елларда – «Татспиртпром» җитештерү берләшмәсе филиалы «Усады спирт заводы» дәүләт унитар предприятиесе директоры.
- 2002 елдан «Ак Барс» холдинг компаниясе» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры.
Иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2009-2014 ТР Дәүләт Советының IV чакырылыш депутаты.
- 2014 елның октябреннан ТР Дәүләт Советының V чакырылыш депутаты[1].
- Татарстан Республикасының автомотоспорт, самбо федерацияләре президенты.
- Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының идарә җитәкчесе.
- Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт ансамблен оештыруда[2], Тихвин чиркәвен яңартуда ярдәм итә.
- 2019 елның 9 сентябреннан ТР Дәүләт Советының VI чакырылыш депутаты[3].
Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Өйләнгән, өч бала тәрбияли.
Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2011 елда «Татарстанның 50 иң тәэсирле шәхесе» исемлегендә 38- урынны били[4].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татарстан Республикасы азык-төлек сәнәгатенең атказанган хезмәткәре.
- Кызыл Йолдыз ордены (1981).
- «Казанның 1000 еллыгы» медале (2005).
- «Русиянең агросәнәгать комплексы үсешендәге хезмәтләре өчен» алтын медале (2008).
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены.
- Ветераннарга ярдәме һәм яшьләр белән эшчәнлеге өчен Русия Федерациясе президентының Рәхмәт хаты (2009).
- Русия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының «Тугърылык өчен» билгесе (2009).
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ сайты 2016 елның 6 август көнендә архивланган.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 5 нче чакырылыш депутатлары (2014-2019) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 4 нче чакырылыш депутатлары (2009-2014)
- 21 гыйнвар көнне туганнар
- 1961 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Мамадыш районында туганнар
- Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары
- 2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 6 нчы чакырылыш депутатлары
- Ширкәт җитәкчеләре
- Казан оешмалары җитәкчеләре
- «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- Бердәм Русия фиркасе әгъзалары