Иван Егоров (эшкуар)
Бу мәкаләне Иван Егоров мәкаләсе белән берләштерергә тәкъдим ителә Сәбәпләр һәм бәхәс Википедия:Берләштерүгә сәхифәсендә.
Бәхәс бер атна бара (шулай ук озаграк була ала). Бәхәс башланган көн – 25.01.2022. |
Җенес | ир-ат |
---|---|
Туу датасы | 21 гыйнвар 1961 (62 яшь) |
Туу урыны | Cöri, Мамадыш районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Һөнәр төре | эшкуар |
Әлма-матер | Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты |
Бүләкләр |
Егоров Иван Михайлович (21 гыйнвар 1961, Татарстан Республикаһы Мамадыш районы, Җөри авылы) — Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры, Татарстан Республикасы Автомобиль спорты федерациясе һәм Татарстан Республикасы Самбо федерациясе президенты[1].
«Башлангыч хәрби белем һәм физик тәрбия» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын (1987), Мәскәү коммерция академиясен «менеджмент» (1994) белгечлеге буенча тәмамлый. Эшлекле идарә итү магистры дәрәҗәсе бар.
1987—1996 елларда сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә җитәкче вазыйфалар.
1996—2002 еллар — «Усад спирт заводы» дәүләт унитар предприятиесе, «Татспиртпром» җитештерү берләшмәсе филиалы директоры.
2002 елдан — «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ генераль директоры, Татарстанның сәнәгать, төзелеш, авыл хуҗалыгы, азык-төлек, транспорт һәм сәүдә предприятиеләре төркеме идарәче компаниясе. 1998 елда «АК БАРС» Банкның бүлендек структурасы буларак, аның Сәүдә-сәнәгать активлары белән профессиональ идарә итү өчен нигез салына. Холдинг составында 80 гә якын предприятие бар (хезмәткәрләрнең гомуми саны 40 меңнән артык кеше һәм еллык әйләнеше — 90 млрд. сумнан артык), шул исәптән «Ак Барс» судно төзү корпорациясе составына кергән А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы.
2009 елның мартыннан — Тататрстан Республикасы бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты[2]
Бердәм Россия партия әгъзасы[3], Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы. Төньяк Кавказ төбәге территориясендә Әфганстан Республикасында хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм террорчылыкка каршы операцияләр мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының координация советы рәисе.
Татарстан Республикасының атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре.
Татарстан Республикасының керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе[4].
Кызыл Йолдыз ордены (1981 ел), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел), «Казанышлар өчен» ордены (2006 ел), «Россия агросәнәгать комплексы үсешенә өлеш керткән өчен» алтын медале (2008 ел), икенче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, ветераннарга ярдәм иткән һәм яшьләр белән эшләгән өчен РФ Президенты Рәхмәте (2009 ел), РФ Эчке эшләр министрлыгының «Бурычка тугрылык өчен» билгесе (2009 ел) белән бүләкләнгән.
Өйләнгән, өч бала тәрбияли.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Страница Региональной физкультурно-спортивной общественной организации «Федерация Самбо Республики Татарстан» на сайте Всероссийской федерации самбо
- ↑ Депутаты Государственного Совета Республики Татарстан шестого созыва, archived from the original on 2020-02-25, retrieved 2022-01-25
- ↑ И. М. Егоров в единой базе депутатов партии «Единая Россия»
- ↑ «Кряшены — это часть меня…» Интервью с Председателем Правления общественной организации кряшен Татарстана Иваном Егоровым
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Официальная страница И. М. Егорова на сайте ФАМС РТ
- И. М. Егоров 2022 елның 25 гыйнвар көнендә архивланган. в Справочнике персоналий на сайте Официальный Татарстан
- «Мистрали» по-зеленодольски: Иван Егоров станет главным по вертолетоносцам?
- Кряшены Татарстана: "Мы - очень скромный народ"
- 21 гыйнвар көнне туганнар
- 1961 елда туганнар
- Мамадыш районында туганнар
- II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр
- Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары
- Әлифба буенча шәхесләр
- Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр