Иван Золин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иван Золин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Җенес ир-ат
Ватандашлык Flag of Russia.svg Россия империясе
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Туу датасы 21 апрель 1905(1905-04-21)
Туу урыны Биеш, Апас районы, Татарстан АССР
Апас районы, Татарстан АССР
Үлем датасы 28 май 1978(1978-05-28) (73 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, СССР
Һөнәр төре журналист
Хәрби дәрәҗә контр-адмирал
Сугыш Русия ватандашлар сугышы һәм Алман-совет сугышы
Бүләкләр
Ленин ордены Кызыл Байрак ордены Кызыл Байрак ордены Ватан сугышы ордены Кызыл Йолдыз ордены Кызыл Йолдыз ордены

Иван Иванович Золин (21 апрель 1905 — 28 май 1978) — совет хәрби журналисты, СССР Хәрби-диңгез флоты контр-адмиралы, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы катнашучысы. Контр-адмирал (18.02.1958)

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Золин Иван Иванович 1905 елның 21 апрелендә Биеш авылында (хәзер — Татарстанның Апас районы) туган. 1922 елда Эшче-крестьян Кызыл Армиясенә хезмәт итәргә алына, Урта Азиядә басмак формированиеләренә каршы Гражданнар сугышы сугышларында катнаша. 1927 елдан — СССР Хәрби-диңгез флотында хезмәт итә. 1931 елның июненнән - СССРның Хәрби-диңгез флоты басма органнарында, Балтыйк диңгезе диңгез көчләре яр буе оборонасының Политотдел матбугаты инструкторы, инструктор-әдәбиятчы, хәрби әзерлек бүлеге башлыгы, «Красный флот» газетасының тарих һәм библиография бүлеге начальнигы була. 1934 елда Кронштадта Марксизм-ленинизмның кичке университетын, 1938 елда В.И. Ленин исемендәге Хәрби — сәяси академиянең хәрби-диңгез факультетын тәмамлый.

Бөек Ватан сугышы башлануны Золин «Красный флот» газетасының тарих һәм библиография бүлеге начальнигы булып каршы ала. 1942 елның апрелендә ул «Правда» газетасының хәрби бүлеге җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнә. Сталинград, Севастополь, Кавказ, Ленинград блокадасын өзү, Польшаны азат итү, Германиядәге сугышлар һәм Берлинны штурмлау операцияләре турында материаллар булдырып, күп тапкырлар алгы сызыкка чыга. 1943 елның 10 февралендә, 1 нче танк бригадасына килгәч, ул үз теләге белән танк экипажы составында сугышка китә. Сугыш кызган чакта, сафтан чыккан орудиене алыштыра һәм, авыр яра алганчы, дошман өстенә ут яудыра. Аурупада сугышчан хәрәкәтләр тәмамланганнан соң Германиядәге Совет хәрби администрациясендә «Правда» редакциясе вәкиле булып хезмәт итә.

1948 елның июлендә СССРга кайта. Шул ук елның октябреннән «Красный флот» газетасында хезмәт итә, пропаганда бүлеге начальнигы, җаваплы мөхәррир урынбасары була. 1953—1954 елларда хәрби-диңгез бүлеге мөхәррире, «Красная Звезда» газетасының редакция коллегиясе әгъзасы була.1954 елның сентябреннән 1960 елның октябренә кадәр «Советский флот» газетасының баш мөхәррире була. 1961 елның февралендә запаска китә. 1978 елның 28 маенда вафат була, Мәскәүнең Кунцево зиратында җирләнә.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Лурье В. М. Адмиралы и генералы Военно-морского флота СССР: 1946—1960. — М.: Кучково поле, 2007. — 672 с. — 3000 экз. — ISBN 978-5-9950-0009-9.
  • Золин И. И. и др. Флот нашей Родины. — М.-Л., 1940.
  • Поленов Л. Л. Крейсер «Аврора». — Л., 1987.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]