Бертуган Кадомцевлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бертуган Кадомцевлар latin yazuında])
(Иван Кадомцев битеннән юнәлтелде)

Бертуган Кадомцевлар — һөнәри инкыйлабчылар, бертуган Эразм (1881-1965), Иван (1884-1918), Михаил (1886-1918) Кадомцевлар. 1905-1907 елларда Уралда марксистик түгәрәкләр оештыручылар. Халык кораллануы сугышчан оешмаларының (боевикларның) (рус. Боевые организации народного вооружения, БОНВ) В.И. Ленин раслаган Уставын язучы, Зур Уралның сугышчан оешмаларының җитәкчеләре, экспроприаторлар.

Михаил Кадомцев

Эразм Кадомцев[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

(1881 елның 8 марты, Бөре1965 елның 6 марты, Мәскәү)
Уфа губернасы Бөре шәһәрендә асылзат, казначы чиновник Самуил Евминий улы гаиләсендә туган. Ырынбурда кадет корпусын, Петербургта Павел хәрби укуханәсен тәмамлаган. Офицер дәрәҗәсендә 1904-1905 елгы Рус-япон сугышында катнаша.
1901 елдан РСДРП әгъзасы. Уфадагы халык кораллануы сугышчан оешмаларының (боевиклар) штабын җитәкли. Урта һәм Көньяк Уралда хәрәкәт итүче боевикларның күп кенә куркыныч чараларын оештыра. 1906 елның мартыннан Петербургта большевиклар фиркасенең ҮК каршындагы хәрби-сугышчан үзәге әгъзасы, сугышчан дружиналарның үзәк инструкторлар мәктәбен оештыручы. 1908 елда кулга алына, бер елдан сөргеннән чит илгә кача.
1910-1915 елларда «Владимир» яшерен исеме астында Парижда яши. Февраль инкыйлабы һәм Октябрь инкыйлабы вакытында Уралда була. 1917 елдан соң РСДРПның Уфа губерна комитеты әгъзасы, Уфа губернасының хәрби комиссары, Төркистан армиясенең махсус бүлекчәсе башлыгы, 1919 елда Көнчыгыш фронт штабының разведка башлыгы, Урал буе округында ГПУ сәргаскәре, 1921-1922 елларда Төркистан АССР су хуҗалыгы баш идарәсе башлыгы, 1922 елдан Мәскәүдә ГПУ сәргаскәре, 1926-1929 елларда Госкино башлыгы, Автопромторг рәисе, 1930 елдан Союзтранс җитәкчесе. Бөек Ватан сугышы елларында җаваплы фирка-хуҗалык эшендә. 1965 елның мартында Мәскәүдә вафат. Мәскәүнең төньяк өлешендә урамга Эразм Кадомцев исеме бирелгән.

Иван Кадомцев[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

(1884, Уфа1918 елның 27 гыйнвары, Уфа)
Уфада асылзат, казначы чиновник Самуил Евминий улы гаиләсендә туган. Урта белемле. 1902 елда Казанда РСДРП әгъзасы була. Яшерен басмаханәләр оештыруда һәм большевиклар фиркасенең инкыйлаб листовкаларын бастыру һәм тарату эшендә катнаша. 1905 елдан РСДРПның Уфа шәһәр комитеты әгъзасы. Уралда халык кораллануы сугышчан оешмаларының (боевиклар дружинасы) командиры буларак, күп кенә чараларны (мәсәлән, почта поездларыннан акча талау һ.б.ш) җитәкли. 1906-1907 елларда Уралда, Петербургта, Киевта, Финляндиядә сугышчан дружиналарның инструкторлар мәктәбен һәм бомба ясаучы техник төркемнәрне, Финляндия һәм Австрия аркылы чит илләрдән корал кертүне оештыручы. Шрифт, басу станокларын, динамит, патрон табу эшләрендә куркусыз катнаша. 1908 елдан Швейцария һәм Франциядә мөһаҗирлектә, анда Максим Горький белән таныша. Язучы Иван Кадомцев биографиясен файдаланып, «Ул» (рус. Сын) романы язарга уйлаган була. 1914 елда Россиягә кире кайта. 1917 елда Мәскәү кирмәнен алуда катнаша, Мәскәү шурасына сайлана. 1918 елдан Уфада: РСДРПның Уфа губерна комитеты әгъзасы, Агыйдел елга флотилиясен дәүләткә алуда катнаша. Салкын тидереп, авырып, 1918 елның 27 гыйнварында Уфада үлә.

Михаил Кадомцев[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

(1886, Уфа1918 елның 4 июне, Самар губернасы)
Уфада асылзат, казначы чиновник Самуил Евминий улы гаиләсендә туган. Сембердә кадет корпусында укыганда, инкыйлаб хәрәкәтендә катнашкан өчен, әлеге уку йортыннан куылган, Уфага кире кайткан. 1905 елдан РСДРП әгъзасы. Уфадагы халык кораллануы сугышчан оешмаларының (боевиклар) күп кенә чараларын җитәкли. Хәрби округ суды тарафыннан мәңгелек каторгага хөкем ителә, 11 ел утыра.
Февраль инкыйлабыннан соң азат ителеп, Уфага кайта, Ватандашлар сугышында катнаша. Атаман Дутовның казаклар гаскәренә каршы көрәштә, Самар шәһәрен яклауда катнаша. Самарга якын урында ак чехларга каршы көрәшкәндә һәлак була.

Минзәлә Ниловнасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А.Ф. Кадомцева балалары белән

М.С. Кадомцевның исеме Минзәлә төрмәсе белән бәйле. Сәяси тоткын буларак, Беренче рус инкыйлабыннан соңгы эзәрлекләүләр вакытында Минзәлә төрмәсенә ябыла. 1908 елда Урал һәм Уфаның фирка оешмалары үлемгә хөкем ителгән тоткыннарга төрмәдән качарга булышырга уйлыйлар. Михаил Кадомцевның әнисе Анна Федор кызына җаваплы һәм куркыныч бурыч тапшырыла: ул, итәк астына яшереп, төрмәгә бомба һәм корал алып керә. 16 июльдә төрмә сакчысы Мозаффаровны үтереп, Михаил һәм аның иптәше Головкин төрмәдән качалар. 17 июльдә Пучыдан Иске Байсар авылына килеп җиткәч, качкыннарны урядник Сәлимов тоткарлый. Ярдәмгә килгән стражниклар белән атыш башлана, Головкинны атып үтерәләр, Михаилны да тотып алалар һәм яңадан төрмәгә ябалар. Атыш нәтиҗәсендә стражник Санников һәм җинаятьчене тотарга булышкан авыл кешесе Мөхәммәтшин һәлак булалар.[1][2] Анна Федор кызы һәм аның кызы Ольга кулга алына һәм Уфа төрмәсенә озатыла. Тиздән Михаилны да Уфа төрмәсенә күчерәләр.
8 ай төрмәдә булганнан соң, хәрби-кыр суды Анна Федор кызын аклый[3].

1966 елда Минзәлә шәһәренең элекке Солдат урамын (1881 елда шулай аталган; 1917 елда Хәрби урам (рус. Военная), 1946 елда Тынычлык (рус. Мирная) урамы итеп үзгәртелгән) Кадомцев урамы итеп үзгәртәләр.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А.М. Горький үзенең «Ана» романының төп каһарманы Ниловна образының прототибы итеп Анна Федор кызы Кадомцева (Буталова)ны (1860-1942) алган. Анна Федор кызы төрмәдә улына бомба тапшырган чакта, кулга алынып, каторгага сөрелергә, хәтта атып үтерергә дә мөмкиннәр икәнлекне аңлаган, ләкин үзенә тапшырылган бурычны төгәл үтәгән, баласы өчен үзен корбан итәргә әзер булган.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәүдә, Новокуйбышевскида, Уфада, Зылатауста, Минзәләдә, Благовещенскида һ.б. шәһәрләрдә Бертуган Кадомцевлар урамнары бар.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кадомцев Э.С. Воспоминания о молодости. М., 1937.
  2. Хвостов Л.А. Братья Кадомцевы. Уфа, 1970.
  3. Узиков Ю.А. Уфимских улиц имена. Уфа, 2007.
  4. Бедарева А.Г. В названиях улиц - наша история. Минзәлә, 2014.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]