Иван Кузнецов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иван Кузнецов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Иван Кузнецов
Иван Кузнецов
И.Кузнецов.jpg
Туган телдә исем Иван Данила улы Кузнецов
Туган 11 июнь 1906(1906-06-11)
Ялчык районы Кыр Бортасы авылы
Үлгән 1 февраль 1991(1991-02-01) (84 яшь)
Чабаксар
Милләт чуаш
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Кызыл профессура институты[d]
Һөнәре язучы, тарихчы
Бүләк һәм мөкәфәтләре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Халыклар дуслыгы ордены
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Иван Кузнецов (Иван Данила улы Кузнецов, чуаш. Иван Данилович Кузнецов) – язучы, профессор, тарих фәннәре докторы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1906 елның 11 июнендә Казан губернасы Тәтеш өязе (хәзерге Чуашстанның Ялчык районы) Кыр Бортасы авылында туган.[1] Ялчык мәктәбен (1916), чуаш рабфагын, Мәскәүдә кызыл профессура институтын (1931) тәмамлый. 1926-1932 елларда Мәскәү, Нижгар вузларында укыта. ВКП(б) Чуаш өлкә комитетында бүлек мөдире. Сәяси репрессиягә эләгә (1937-1955). Иреккә чыккач, Чабаксарда китап нәшриятында (1956-1958), дәүләт университетында (1967-1980), фәнни-тикшеренү институтында (1980-1991) эшли.

1920 елларда Куршанак, Ким, Тимрĕç псевдонимнары астында «Канаш» газетасында, «Сунтал», «Ěç хĕрарăмĕ», «Тӑван Атӑл» (Туган Идел) журналларында языша. 1925 елда беренче чуаш яшьләр газетасы - «Çамрǎк хресчен» (Яшь крестьян) газетасын оештыруда башлап йөри.[2]

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1905-1907 елгы инкыйлабта чуашлар катнашу тарихын өйрәнеп, «Чуашлар арасында 1905-1907 еллардагы инкыйлаб» китабын (1930) яза. Чуаш крестьянары тарихы турында 1957, 1961 елларда фәнни хезмәтләр яза. М. Сеспель, К. Иванов, П. Хузангай иҗатларын өйрәнә. «Чăваш культурипе литературин хăшпĕр ыйтăвĕсем тавра» (Чуаш мәдәнияте һәм әдәбияты мәсьәләләре) җыентыгы (1961) нәшер ителә.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кузнецов И. Д. Из истории Чувашии. — Чабаксар, 1933.
  • Кузнецов И. Д. Крестьянство Чувашии в период капитализма. — Чабаксар, 1963.
  • Кузнецов И. Д. Очерки по истории и историографии Чувашии. — Чабаксар, 1960. .
  • Кузнецов И. Д. Очерки по истории чувашского крестьянства. — Чабаксар, 1957.
  • Кузнецов И. Д. Очерки по истории чувашского крестьянства. — Чабаксар, 1969.
  • Кузнецов И. Д. Эволюция сельского хозяйства и крестьянства Чувашии XIX — начала XX веков // Исследования по истории Чувашии. — Чабаксар, 1985.
  • Чуваши. Этнографическое исследование // Под ред. И. Д. Кузнецова, Н. И. Иванова и др. — Т. 2: Духовная культура. — Чабаксар, 1970.
  • Кузнецов И. Д. Очерки по истории чувашского крестьянства. 4.2. Развитие капитализма в деревне. — Чабаксар , 1969.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1930)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Михайлов, Е.П. Наш учитель / Е.П. Михайлов, Г.Б. Матвеев // Молодой коммунист. - 1981. - 11 июнь.
  • Румянцев, М.В. Классик чувашской исторической науки / М.В. Румянцев // Ульяновец. - 1996.-20 июнь.
  • Хлебников, Г.Я. Хватка «железного» критика / Г.Я. Хлебников // Советская Чувашия. - 1993. - 2 февраль.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]