Иван Лихачев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иван Лихачев latin yazuında])
(Иван Лихачёв битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Иван Лихачев
И.Ф.Лихачев.jpg
Туган телдә исем Иван Федор улы Лихачев
Туган 31 март 1826(1826-03-31)
Казан губернасы, Спас өязе, Пәләнкә
Үлгән 15 ноябрь 1907(1907-11-15) (81 яшь)
Париж
Милләт поляк-урыс
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
Әлма-матер Диңгез кадет корпусы[d]
Һөнәре хәрби диңгезче, вице-адмирал
Ата-ана
  • Ф.С. Лихачев (1796-1835) (әти)
  • Г.И. Панаева (1790-1864) (әни)
Катнашкан сугышлар/алышлар Кырым сугышы
Бүләк һәм мөкәфәтләре
Изге Александр Невский ордены
II дәрәҗә Изге Владимир ордены
II дәрәҗә Изге Владимир ордены
IV дәрәҗә Изге Владимир ордены
I дәрәҗә Изге Анна ордены
II дәрәҗә Изге Анна ордены
II дәрәҗә Изге Станислав ордены
II дәрәҗә Изге Станислав ордены
Хәрби дәрәҗә висе-адмирал[d]

Иван Лихачев, Иван Федор улы Лихачев, рус. Лихачев Иван Федорович (1826 елның 30 марты, Казан губернасы, Спас өязе, Пәләнкә1907 елның 15 ноябре, Париж) — Русия империясенең хәрби флоты вице-адмиралы (1874), коллекционер. Франция һәм Император Урыс география җәмгыятьләре әгъзасы. Төбәкне өйрәнүче археолог А.Ф. Лихачевның бертуган абыйсы, аның шәхси тупланмасын саклаучы һәм шәһәргә бүләк итүче. 1894 елда Казан шәһәр музеен (ТР милли музее) оештыручыларның берсе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1826 елның 31 мартында Казан губернасы Спас өязе (хәзерге Спас районы) Пәләнкә авылында атасының нәсел утарында туган. XVIII гасырның икенче яртысында Казан губернасында урнашкан Лихачевлар аксөякләр нәселенең кече тармагы вәкиле. Карт бабасы Александр Логин улы Лихачев (?-1812) масон була, китаплар һәм тимер акчалар тупланмасы җыю белән мавыга, тәрҗемә белән шөгыльләнә, Казанда Н.М. Карамзинның журналларының бердәнбер абунәчесе була. Улы Семенга мирас итеп бай китапханә һәм керем китерүче 8 утар калдыра. Семен Александр улы (?-1821) гвардиядә бераз хезмәт иткәч, отставкага чыга һәм Петербургка яшәргә күчә, атасыннан калган байлыкны туздырырга керешә: җиде утар сатыла, сигезенчесе (нәсел утары) залог итеп салына. Федор Семен улы Лихачевка (1796-1835), хәрби карьерасын өзеп, авылга кайтырга һәм атасыннан калган бурычлардан котылырга туры килә. Бабасына охшап, китаплар, борынгы кораллар һәм минераллар җыю белән мавыга, Петр I тарихын яза, үзе аксөякләрнең әйдәүчесе булып торган Спас өязенең планнары һәм сызымнары белән тулы тасвирламасын басмага әзерли. Үпкәләре ялкынсынып, 1836 елда, бик иртә, беренче улына 9 яшь булганда, вафат була. И.Ф. Лихачевның әнисе, Глафира Иван кызы Панаева (1790-1864), шагыйрь В.И. Панаевның бертуган апасы, үз вакыты өчен киң белемле һәм акыллы хатын була. Яшь килеш иреннән тол калып, 6 баланы үстерү һәм иреннән калган зур гына утар белән, опекун буларак, идарә итү кебек катлаулы вазифаларны намус белән башкарып чыга. Иван Лихачевка балачагында әнисенең шифалы йогынтысы зур була. Алты балалы гаиләдә баш бала буларак, Иван Федор улы тормышта матди хәлнең әһәмиятен аңлап үсә. Авылда чакта ук үзе сайлаган хәрби диңгезче һөнәренә әзерләнә.

Хәрби диңгезче карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1839 елда Питырбур Диңгез корпусының югары сыйныфына укырга керә. 1843 елда гардемариннан мичман дәрәҗәсенә күтәрелә. 1844 елда башкаладан Кара диңгезгә күчә, биш ел буе данлыклы М.П. Лазарев флоты мәктәбен үтә. Кырым һәм Абхазия ярларында була. «Забияка» шкунасында (шхуна) чит илләргә йөзә: Константинополь, Архипелаг, Урта диңгез портларында була. Диңгез тарихын һәм хәрби тарихны өйрәнә, караблар төзү осталыгына төшенә, артиллерия эшен үзләштерә. Төрек телен өйрәнә, нәселдән килгән археологиягә һәвәслек буенча, җимерелгән борынгы кирмәннәрне тикшереп йөри. Аурупа белән якыннан танышып, тормышта белемнең мөһимлегенә төшенә. Шул көннән башлап, картайганчы белем эстәүдән туктамый.

1849 елда Балтыйк диңгезенә күчерелә, «Оливуца» корветы белән җитәкчелек итә. Кронштадтан Камчаткага һәм Урыс Аляскасына юнәлә. 3,5 ел Русия империясенең Көнчыгыштагы һәм Төньяк Боз океанындагы хәлен өйрәнә. 1853 елда Аяннан (Хабарау крае) Себер аркылы Севастопольгә кайта. Кырым сугышы (1853-1856) вакытында адмирал В.А. Корнилов И.Ф. Лихачевны үзенә флаг-капитан итеп ала, төньяк яр белән элемтә тотуны ышанып тапшыра, чигенергә туры килгән очракта, гаскәрне саклап калу планын бергәләп эшлиләр. 1854 елда «Бессарабия» пароход-фрегатында 3 инглиз-француз хәрби карабына каршы тора. Севастопольне саклауда катнаша, сугыш азагында башына контузия алып, лазаретка дәваланырга керә. Икенче дәрәҗә Изге Анна ордены, икенче дәрәҗә Изге Станислав ордены белән бүләкләнә, 30 яшендә I ранг капитаны дәрәҗәсе ала.

Севастополь кампаниясеннән соң, Кронштадтан Кара диңгезгә винтлы корветлар отрядын күчерүгә җаваплы була. Яңа флот техникасы, пар белән эшләүче карабларны өйрәнә. 1858 елда генерал-адмирал бөек кенәз Константин Николаевичка ярдәмче итеп билгеләнә. Диңгез гыйльми комитетына һәм караблар төзү техник комитетына әгъза итеп алынгач, җитди рәвештә урыс флотын яңарту эшенә катнашып китә, броняланган флот булдыру тәкъдимен алга сөрә.

1860 елның гыйнварында Александр II фәрманы белән И.Ф. Лихачев җитәкчелегендә Кытай диңгезендә аерым эскадра булдырыла. 1860 елгы Пекин трактаты буенча Амур һәм Уссури елгалары һәм алар артындагы җирләр (Уссури крае, Амур өлкәсе) Русия империясенә бирелә. И.Ф. Лихачев III дәрәҗә Владимир ордены белән бүләкләнә, 35 яшендә контр-адмирал дәрәҗәсе ала.

1858-1860 елларда Русия империясенә күчкән җирләр ал төстә

Англиянең нык каршы булуына карамастан, стратегик әһәмияткә ия Цусима утравында Русия империясе байрагы эленә. И.Ф. Лихачев Цусимада урыс хәрби-диңгез базасы төзергә тәкъдим итә, ләкин тәкъдиме кабул ителми. И.Ф Лихачев отставкага китү белән яный, отставкасы кабул ителми, резерв флотка билгеләнә.

1863 елда Балтик диңгезендә беренче броняланган эскадра белән җитәкчелек итәргә куела. Әлеге эскадраны булдырудагы хезмәтләре өчен I дәрәҗә Изге Анна ордены һәм I дәрәҗә Изге Станислав ордены белән бүләкләнә. Чиксез эшлекле, үзенә буйсынган чиннарга карата таләпчән булуы, көчле белемле И.Ф. Лихачевның артык мөстәкыйльлеге һәм башбирмәүчәнлеге ул вакыттагы диңгез министрын пошаманга сала, аның урынына адмирал Г.И. Бутаков билгеләнә.

Парижда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Контр-адмирал өчен берләштерелгән Лондон һәм Париждагы диңгез агенты (хәрби-диңгез атташесы) вазифасы булдырыла. И.Ф. Лихачев 17 ел Англия һәм Франциянең диңгез һәм хәрби эшен өйрәнә, Кронштадтка кайтаруларын көтә. Бүләкләр килеп тора (II дәрәҗә Изге Владимир ордены, Ак Бөркет ордены, Изге Александр Невский ордены). 1874 елда вице-адмирал дәрәҗәсе бирелә, ләкин чит илдә туплаган белемнәре Русиядә берәүгә дә кирәк булмауга борчыла. Ару-талуны белмәс диңгез агенты бик күп сәяси, иҗтимагый һәм гыйльми эшлеклеләр белән элемтәләр урнаштыра, буш вакытын чит телләрне, гомуми тарихны һәм сәнгатьләр тарихын тирәнтен өйрәнүгә багышлый.

Тәхеткә Александр III утыргач, И.Ф. Лихачев белән бер вакытта хезмәт иткән һәм кыенлыклар күргән, аның дусты булган адмирал И.А. Шестаков диңгез министры итеп билгеләнә. И.Ф. Лихачев элекке дусты үзен искә төшерер дип өмет итә. Чыннан да, 1883 елда аңа Русия хәрби флотының техник өлешен җитәкләү эше тәкъдим ителә. Петербургка кайтып, Шестаков белән берничә көн буе Кронштадта флот техникасына ревизия үткәргәч, кискен рәвештә отставкага китүе турында белдерә. Отставка шундук кабул ителә. Отставкага чыккач, гаиләсе булмаган И.Ф. Лихачев Парижда яшәвен дәвам итә. Урыс диңгез флоты һәм караб төзелешендәге кимчелекләр турында «Дело о гибели броненосца «Гангут»» (Париж, 1899), «Служба генерального штаба во флоте» (СПб, 1888), «Реформы, в которых нуждается личный состав флота» (Ницца, 1899) исемле брошюралар яза.

Төп эшеннән мәҗбүри аерылгач, нәселдән килә торган археология белән кызыксыну һәм белем эстәү теләге алга чыга. Берничә ел грек, латин, чех, поляк телләрен өйрәнә. Л. Лежэ курсларында славян сөйләшләрен, чиркәү-славян һәм урыс әдәби телен өйрәнә. Археология өлкәсендә анда Көнчыгышның борынгы эшләнмәләре, Византия, Урта гасырлар, урыс археологияләре бердәй кызыксыну уята. Аурупаның зур һәм кече музейлары белән даими таныша. Бик күп галимнәр белән аралашып, берничә корылтай эшендә катнашып, археология курслары тыңлап, археология буенча күп санлы китапларны укып, археология өлкәсендә чын мәгнәсендә эре белгечкә әйләнә, бик күп эреле-ваклы мәгълүматны хәтерендә тота. Үзен һаман үзешчән археолог (автодидакт) дип санауны дәвам итеп, фәнни хезмәтләр язмый (язган берничә брошюрасын сирәк кешегә тарата).

Бертуган энесе археолог һәм нумизмат А.Ф. Лихачевның вафатыннан соң (1890), аның бай тупланмасын (Бөек Болгар археологиясе буенча бердәнбер) сатып ала һәм Казан шәһәренә бүләк итә. 1894 елда Казанда шәһәр музеен (ТР милли музее) ачуда катнашкан төп фигураларның берсе. Соңрак үзенең бай шәхси тупланмаларын һәм китапханәсен дә музейга тапшыра.

«Кунак йорты» бинасы. 1820 еллар.
ТР милли музее

Соңгы еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урыс-япон сугышында җиңелү һәм урыс хәрби флотының тар-мар ителүе И.Ф. Лихачевка авыр тәэсир итә, күңеленә яра сала. Энесенең улы Н.П. Лихачев (1862-1936) истәлекләреннән[1] күренгәнчә, «карт диңгезченең кулыннан эш төшә, 3 ел буе бернәрсә белән дә шөгыльләнә алмый». 1907 елның 15 ноябрендә Парижда вафат була. Җәсәде Казан губернасы Зөя ирләр монастырена кайтарылып җирләнә, хәзер кабер урыны билгесез.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Изге Александр Невский ордены
  • 2 дәрәҗә Изге Владимир ордены
  • III дәрәҗә Изге Владимир ордены
  • IV дәрәҗә Изге Владимир ордены
  • I дәрәҗә Изге Анна ордены
  • II дәрәҗә Изге Анна ордены
  • I дәрәҗә Изге Станислав ордены
  • II дәрәҗә Изге Станислав ордены
  • Төркия, Норвегия, Дания орденнары

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тын океанда Охот диңгезендә Тауйя култыгында, Анадырь һәм Бөек Петр култыкларында борыннарга исеме бирелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 17 (Ла-Ло). М.: НИ БРЭ, 2011. ISBN 978-5-85270-350-7
  2. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Г.Р. Назипова. Казанский городской музей. Очерки истории 1895-1917 годов. К.: Kazan-Казань, 2000. ISBN 5-85903-019-3

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ежегодник Казанского городского научно-промышленного музея. Отчет совета музея за 1908 год. К., 1909.