Иван Перегудов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иван Перегудов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Перегудов Иван Григорьевич (19301989) — ССРБ галим-педагогы һәм медигы, хирург, медицина фәне һәм сәламәтлек саклауны оештыручы, медицина фәннәре докторы (1977), профессор (1979), медицина хезмәте полковнигы (1979). ССРБ дәүләт премиясе лауреаты (1988).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иван Григорьевич Перегудов 1930 елның 23 октябрендә Воронеж шәһәрендә туган.

1953 елдан алып 1958 елга кадәр С. М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясендә укый. 1958 елдан академиянең гомуми хирургия клиникасында үзенең гыйльми-педагогик эшмәкәрлеген өлкән ординатор сыйфатында башкара. 1960 елдан алып 1964 елга кадәр бу клиника карамагында адъюнктурада укый, шуннан соң армияга китә һәм Вьетнамга Совет армиясе клиникаларының берсенә җибәрелә. Вьетнам сугышында катнашучы.

1981 елга кадәр — кече укытучы, укытучы, өлкән укытучы һәм профессор, 1981 елдан алып 1986 елга кадәр — гомуми хирургия кафедрасы җитәкчесе, 1986 елдан 1989 елга кадәр — С.М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясенең хәрби-диңгез һәм госпиталь хирургия кафедрасы начальнигы, аяк-кул артерияләрнең облитералияле зарарлану, шулай ук ашказаны сей ярасы һәм бөян эчәге операцияләр мәсьәләләрен өйрәнә[1][2].

Хирургия өлкәсендә казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

И. Г. Перегудовның төп гыйльми-педагогик эшчәнлеге аяк-кул артерияләрнең авырулары өлкәсендә мәсьәләләрне өйрәнү, кан тамырлары яраланган вакытта торгызу операцияләры белән бәйле.

1964 елда И.Г. Перегудов медицина фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп,«Ауто- и гомопластика кожи при лечении ран, простых и осложненных острой лучевой болезнью» темасына кандидатлык диссертациясе яклый, 1977 елда «Механизм огнестрельных ранений магистральных артерий и восстановительные операции при их повреждениях и окклюзионных поражениях» темасына докторлык диссертациясе яклый. 1979 елда И.Г. Перегудова гыйльми профессор исеме бирелә. 1888 елда үз хезмәтләренең җыелмасы өчен И.Г. Перегудовка ССРБ Дәүләт премиясе бирелә. И. Г. Перегудов йөздән артык тикшеренү, шул исәптән монографияләр авторы, җиде фән докторы һәм кандидаты әзерли[1].

Иван Григорьевич Перегудов 1989 елның 21 августында Ленинградта вафат була, Волков зиратында җирләнә.

Библиографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ауто- и гомопластика кожи при лечении ран, простых и осложненных острой лучевой болезнью / Воен.-мед. ордена Ленина акад. им. С. М. Кирова. - Ленинград : [б. и.], 1964. - 14 с.
  • Техника хирургических операций при ранениях и заболеваниях сосудов: Практ. пособие / В.А. Долинин, Л.В. Лебедев, И.Г. Перегудов. - Ленинград : б. и., 1978. - 146 с.
  • Диагностика и лечение гнойных хирургических заболеваний кожи и подкожной клетчатки в войсковом звене медицинской службы / И. Г. Перегудов, И. Д. Косачев, Ю. Н. Юсупов; Воен.-мед. акад. им. С. М. Кирова. - Л. : ВМА, 1988. - 72 с.
  • Техника хирургических операций на сосудах / В. А. Долинин, Л. В. Лебедев, И. Г. Перегудов. - СПб. : Гиппократ, 1996. - 139 с.: ISBN 5-8232-0112-5

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Профессора Военно-медицинской (медико-хирургической) академии (1798—1998) / Редкол.: Ю. Л. Шевченко (гл. ред.) и др. - Санкт-Петербург : Наука : С.-Петерб. изд. фирма, 1998 г. — 313 с. — ISBN 5-02-026061-4
  2. Кафедра и клиника военно-медицинской хирургии. 2021-09-23 тикшерелгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Знаменитые люди Санкт-Петербурга, 1703—2003: Биографический словарь / В. Д. Доценко. - 2. изд., испр. и доп. - СПб. : ДАРК, 2003 г. — 455 с. — ISBN 5-98004-004-8
  • Профессора Военно-медицинской (медико-хирургической) академии (1798—1998) / Редкол.: Ю. Л. Шевченко (гл. ред.) и др. - Санкт-Петербург : Наука : С.-Петерб. изд. фирма, 1998 г. — 313 с. — ISBN 5-02-026061-4
  • Памятные даты военной медицины: справочник-указатель / Военно-медицинский музей М-ва обороны СССР. - Санкт-Петербург : Военно-медицинская акад. им. С. М. Кирова, 1991 г. — С.77