Иван Стодола

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иван Стодола latin yazuında])

Иван Сто́дола(словак. Ivan Stodola; 1888 елның 10 марты, Липтовски-Микулаш, Австро-Венгрия - 1977 елның 26 марты, Пьештяни) — табиб, язучы һәм драматург.

ЧАССР халык артисты (1967).

Словакиядә профилактик медицина ярдәменә нигез салучы[1].

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтисе тире заводының хуҗасы, ә әнисе укытучы була. Мәктәпте тәмамлагач, евангелистика лицеенда укуын дәвам итә. 1906 елдан 1908 елга кадәр Будапешт университетының медицина факультетында укый, аннары Берлин университетына күчә. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Австрия армиясендә хәрби медик булып хезмәт иткән[2].

1933 елда санитар инспектор булып, 1938-1939 - Прагада Сәламәтлек саклау министрлыгында, ә 1951 елдан Братислава Сәламәтлек саклау институтында эшли. 1946 елдан - Братислава медицина мәктәбендә социаль патология кафедрасы доценты.

1951 елда коммунистик хакимият тарафыннан кулга алына.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иван Стодола - драма пьесалары, комедияләр, трагедияләр, тарихи һәм автобиографик романнар һәм мемуарлар авторы. 1925 елдан ул үзенең әдәби эшчәнлеген башлый.

1920-нче еллар ахыры - 1930 нчы еллар башында аның пьесалары словак профессиональ театрын формалаштыруга ярдәм иткән.

1930 нчы елларда, нигездә, милли-патриотик темаларга язган.

Сугыштан соң ул «Шагыйрь һәм үлем» (1946) һәм «Ян Панкрац» (1948) драмаларын язган[3].

Сайлап алынган әсәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Драматургия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Юләрлек» (1925);
  • «Безнең министр әфәнде» (1927);
  • «Көтүче хатыны» (1928);
  • «Комедия» (1944);
  • «Шагыйрь һәм үлем» (1946).

Проза[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Соңгы симфония» (1930);
  • «Марина Гавранова» (1942);
  • «Ян Панкрац» (1948)[4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. [1]
  2. [2]
  3. [3]
  4. [4]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]