Иван Фартуков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иван Фартуков latin yazuında])
Иван Фартуков
Туган 28 июль 1948(1948-07-28) (75 яшь)
Белоруссия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре рәссам

 

Фартуков Иван Иванович (28 июль 1948 ел) — рәссам, җәмәгать эшлеклесе. 1987-1989 елларда Башкорт АССРның Рәссамнар берлеге идарәсе җитәкчесе. 1983 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының халык (2017) һәм атказанган рәссамы (2002).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иван Иванович Фартуков 1948 елның 28 июлендә Белорус ССРның Скориничи авылында туган.

1969 елдан Уфада яши һәм эшли. 1977 елда Тагил педагогия институтын (хәзерге Түбән Тагил дәүләт социаль-педагогия академиясе)тәмамлый.

Фартуков Иван Иванович акварель техникасында рәссам булып, скульптура, монументаль сәнгать, графика өлкәсендә, пейзаж, портрет, натюрморт жанрында эшли; күп фигуралы тормышка бәйле сынлы сәнгать композицияләренә өстенлек бирә («Владыко Андрей», «В светлый день Воскресения», «Крестный ход на Урале»).

Фартуков Иван Иванович 2004 елдан алып Халыкара графика Академиясе әгъзасы (Санкт-Петербург шәһәре).

Рәссамның эшләре Уфада М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда, Татарстан Республикасы сынлы сәнгать музеенда (Казан), Красноярск, Чуаш сәнгать музейларында, «Урал» галереясында (Уфа), Новосибирск, Магнитогорск сәнгать галереялары коллекцияләрендә, Рәсәйдә һәм чит илләрдә шәхси җыелмаларда саклана.

Күргәзмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иван Иванович Фартуков — 1972 елдан республика сәнгать күргәзмәләрендә, 1994 елдан алып халыкара күргәзмәләрдә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Уфада (1984, 1996, 1998, 2008), Гамбургта (1995, 1997; Алмания), Күмертауда, Салаватта (1996), Нефтекамада (1997) үтә.

Төп эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Кара диңгезгә таба», 1984; «Век уходящий», 1998; «Тәүбә итү», 1992-1996; «Фатиха алу», 1993; «Рамазан аенда изге эшләр», диптих, 1997; «Җомга. Пятница», 1998; архиепископ Софроний портреты (1999), рәссам С. А. Лебедев портреты (2006), «Флорида» портреты, 2002.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (2002).
  • «Белые Интерночи» икенче бәйсез халыкара графика Биеннале дипломы
  • А. М. Петухов исемендәге премия (2004; Санкт-Петербург).

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Иван Фартуков. Дорога к храму: каталог.Уфа, 2008.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]